Казакъ теле

Казакъстан Җөмһүриятенең дәүләт теле. Төрки телләрнең кыпчак астөркеменә керә
(Казак теле битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Каза́къ теле́ (тат.лат. Qazaq tele, каз. qazaq tili, қазақ тілі, قازاق ءتىلى) — Казакъстан Җөмһүриятенең дәүләт теле. Төрки телләрнең кыпчак астөркеменә керә. Казакъ теле кыргыз теле белән аеруча бәйле тел булып тора.

Казакъ теле
Үзисем:

Қазақ тілі, qazaq tili, قازاق ءتىلى

Илләр:

Казакъстан, Кытай, Россия, Үзбәкстан, Монголия, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия һ. б.

Төбәкләр:

бөтен дөнья

Рәсми халәт:

Казакъстан Казакъстан,
Россия байрагы Россия Федерациясе

Алтай Республикасы[1]
Күзәтүдә тора:

Казакъстан мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы[d]

Сөйләшүчеләр саны:

~11 млн.

Халәт:

иминлектә[d]

 Классификация
Төркем:
Язу:

кирилл язуы, гарәп әлифбасы, латин язуы һәм казахский шрифт Брайля[d]

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

каз 255

ISO 639-1:

kk[2]

ISO 639-2:

kaz[2]

ISO 639-3:

kaz[2]

Казакъ теле Алтын Урданың көньяк өлеше таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән Казакъ ханлыгында формалашкан. Казакъ ханлыгының теле — Алтын Урданың дала теле булып санала, шуңа күрә татар теленә — Алтын Урданың шәһәр теленә якын, ләкин аермасы бар.

Мәсәлән:

Татарча Казакъча
Идән Еден
Ел Жыл
Ерак Жырақ
Якын Жақын
Йөз Жүз
Йөрәк Жүрек
Бүлмә Бөлме
Кош Құс
Иртән Ертен
Ил Ел
Эшләде Істеді
Беренче Бірінші
 
Казакъ кирилл язуы клавиатурасы

Казакъ телендә ү, ө, ә, ң авазлары татар телендә кебек, қ, ғ татар авазларына къ (q), гъ (ğ), ұ — татарныкы о туры килә: Болгар (тат.) — Бұлғар (каз.) (язылышы төрле, әйтелеше бертигез — Bolğar).

Септіктер (Килешләр)

үзгәртү

Казакъ телендә 7 килеш бар. Түбәндә һәр килешнең сораулары, кушымчалары һәм мисаллары китерелгән:

Септік (Килеш) Сұрағы (Соравы) Жалғауы (Кушымчасы) Мысалы (Мисалы)
Атау (Баш килеш) кім? не? (кем? нәрсә?) (жоқ) кісі, ат, біз
Ілік (Иялек килеше) кімнің? ненің? (кемнең? нәрсәнең?) -ның/-нің, -дың/-дің,
-тың/-тің
кісінің, аттың, біздің
Барыс (Юнәлеш килеше) кімге? неге? қайда? (кемгә? нәрсәгә? кайда?) -ға/-ге, -қа/-ке, -на/-не, -а/е кісіге, атқа, бізге
Табыс (Төшем килеше) кімді? нені? (кемне? нәрсәне?) -ны/-ні, -ды/-ді,
-ты/-ті, -н
кісіні, атты, бізді
Жатыс (Урын-вакыт килеше) кімде? неде? қайда? (кемдә? нәрсәдә? кайда?) -да/-де, -та/-те кісіде, атта, бізде
Шығыс (Чыгыш килеше) кімнен? неден? (кемнән? нәрсәдән?) -нан/-нен, -дан/-ден,
-тан/-тен
кісіден, аттан, бізден
Көмектес (Күмәклек килеше) кіммен? немен? (кем белән? нәрсә белән?) -мен/-бен/-пен кісімен, атпен, бізбен

Латин язуына күчү проекты

үзгәртү

1992 елдан Казакъстан галимнәре казакъ телен латин имләсенә күчүне тикшерә. 2012 елда Казакъстан президенты латин әлифбасына күчүне раслый, ләкин карар күп бәхәсләр тудырды һәм шактый күп әлифбаның проектлары уйлап чыгарылды (50дән артык). 2017 елның 12 апрелендә Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев янә хөкүмәткә казакъ әлифбасын латин имласына күчү графигын төзергә кушты.[3] Шул ук елның 26 октябрендә «Казакъ теле әлифбасын латыйн графикасына күчерү турында» фәрманына кул куелган.[4]

  • 2018 елдан яңа әлифбага өйрәтә алучы белгечләр һәм дәреслекләр әзерли башларга.
  • 2025 елга барлык эш документлары, төп басмалар һәм китаплар латин язуында булырга тиеш.
  • Латиницага күчкән чорда латин язуы белән беррәттән кириллица да кулланылачак[5][6].

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
 
Википедия

Википедиянең
казак телендә бүлеге бар!
kk:Басты бет