Рабит Батулла
Рабит Батулла (чын исем Роберт Мөхлис улы Батуллин, 1938 елның 26 мартында туды) – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе.
Батулла | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Роберт Мөхлис улы Батуллин |
Туган | 26 март 1938 (84 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Түбән Олыҗы |
Яшәгән урын | Габдулла Тукай урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе |
Җефет | Рузия (III никахы)[2] |
Балалар | уллары Нурбәк, Байбулат (III никахтан) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, ![]() |
БиографияҮзгәртү
Роберт Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, ике ел Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.
ИҗатҮзгәртү
Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай» һ.б. пьесалары Казан, Донецк, Сарытау, Кемерово, Барнавыл курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: курчак театрларының Бөтенрусия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.
Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылды.
БүләкләрҮзгәртү
- 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул:
- 1991 елда Гаяз Исхакый исемендәге һәм
- 2006 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы булды.
ХөрмәтләүҮзгәртү
- 2023 елның февралендә Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбендә язучының музей-бүлмәсе ачыла.[3]
Шулай ук карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ Адилә Борһанова. Түбән Биштә Рабит Батулла исемендәге музей булдырылды. Зәй хәбәрләре, 17.01.2023
СылтамаларҮзгәртү
- Әдәби мирас сайты
- Китапханә сайты 2016 елның 18 март көнендә архивланган.
- Батулланың официаль сайты