Байбулат Батулла
Байбулат Батулла, Байбулат Роберт улы Батуллин (1993 елның 16 марты, РФ, ТР, Казан) ― кинорежиссер, актер, сценарий авторы, продюсер, оператор, стендап-комик. Кыска метражлы фильмнар һәм берничә сериал авторы буларак билгеле. Беренче тулы метрлы фильмы ― «Ядәч! Истә!» (рус. Бери да помни) комедиясе (2023).[1][2] Дамир Сираҗиев исемендәге премия (2024) лауреаты.
Байбулат Батулла | |
Туганда бирелгән исеме: |
Байбулат Роберт улы Батуллин |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
кинорежиссер, актер, сценарий авторы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2007-х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Дамир Сираҗиев премиясе (2024) |
Байбулат Батулла |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1993 елның 16 мартында[3] Казанда язучы Роберт Мөхлисулла улы Батуллин (Рабит Батулла) гаиләсендә туган. Әнисе Рузия. Бертуган абыйсы Нурбәк (1988, биюче, хореограф, балетмейстер); ата бер, ана икенче туганнары: абыйсы Илдар Ерак Көнчыгышта, апасы Ирина Казанда яши.[4] 1995 елга кадәр гаиләсе белән Казанның Зорге урамында, аннары Кварталда (Яңа Савин районы) яшәгән. Казан хореография училищесында «ансамбль балет артисты» булырга өйрәнә (2012 елда Казан хореография училищесының халык-сәхнә биюе факультетын тәмамлаган)[5], ләкин һәрвакыт кино төшерү турында хыяллана. Моның өчен Мәскәү кино мәктәбенә[6] Алексей Попогребскийның[d] режиссерлык курсына укырга керә. 2016 елда Мәскәү кино мәктәбенең «Режиссура» программасын тәмамлаган. [7] Киномәктәптә төшерелгән документаль курс эше (2015) ― «Нуль ярым» (рус. 0 ½, Нуль с половиной, 38:04) ― режиссер коллегасы турында, ул Робер Брессонның[d] «Наудачу, Бальтазар» шедеврының ремейкын төшерергә уйлый, ләкин төшерми.[8]
2010-елларда җәйге «Сәләт» аланнарында (шул исәптән, Австралиядә) әйдаман булып эшли.
Белеме буенча актер Байбулат республика КВН хәрәкәтенең актив катнашучысы, КВН миниатюраларындагы юмористик образлары белән таныла.[9]
Ислам Вәлиев белән бергә татар телендә «Фәрһәт һәм Фәрһәд» исемле юмористик интернет-шоу оештыра, ул бик популяр була, аның һәр сериясе үз вакытында 100 меңнән артык карау җыйган.[9][10]
Актерлык эше
үзгәртү- 2007 ― малай ― Дилемма (режиссёр Рамил Төхвәтуллин, мелодрама)[11]
- 2007 ― малай (баш рольләрнең берсе) ― Зәңгәр күбәләк (рус. Мотылек «Зангар», режиссеры Фәрит Дәүләтшин, балалар маҗаралы фильмы)[12][13]
- 2010 ― Денис (баш рольләрнең берсе) ― Зөбәрҗәт лотос сере рус. (Тайна изумрудного лотоса, режиссеры Фәрит Дәүләтшин, продюсер Владимир Мун; балалар өчен маҗаралы фильм) [14]
- 2013 ― Рөстәм ― Кабан күле хәзинәләре[d] (рус. Сокровища О. К., режиссёр Дмитрий Коробкин)
- 2015–2017 ― ? ― Таш джунглилар кануны (рус. Закон каменных джунглей, драма) [15]
- 2017 ― Камил, сукыр малай ― Бичаракай (рус. Сиротинушка, сценарий авторы Рабит Батулла, режиссеры Фәрит Дәүләтшин, продюсер Миләүшә Айтуганова; мелодрама 3 сериядә) [16]
- 2020 ― печенег ― Искитмәле Яңа ел! (рус. Чумовой Новый год!)[17]
- 2020 ― печенег ― Чума[18]
Режиссер эше
үзгәртү- 2015 ― Нуль ярым (рус. Ноль с половиной)[19]
- 2016 ― Яртылар (рус. Половинки, романтик комедия, кыска метражлы фильм, картина Россия һәм халыкара фестивальләрдә катнашкан, 28 нче «Кинотавр»да махсус бүләкләр алган).[20]
- 2016 ― Кыскарту (рус. Сокращение)[21]
- 2018 ― Зур уен (рус. Большая игра, сериал, комедия), СТС телеканалында Байбулат Батулланың дебют сериал проекты.[22]
- 2019 ― Мәхәббәт өчпочмагы (рус. Любовный треугольник; өч новелла)[23]
- 2020 ― Көтел(мә)гән вакыйгалар (рус. (Не)случайные истории; биш киноновеллдан торган киноальманах)[24]
- 2020 ― Чума (сериал)[25]
- 2020 ― Күзенә күренгән (рус. Показалось; кыска метражлы фильм)[26]
- 2021 ― Тездән (рус. По колено, Саша Абдуллаев белән бергә; сериал)[27]
- 2023 ― Ядәч! Истә! (рус. Бери да помни, тулы метражлы фильм)[28][29]
- 2023 ― Күрше (рус. Соседка, сериал; эшләнә)[30]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2016 ― XXVIII Кинотаврда[d] махсус бүләк — «Половинки» кыска метражлы фильмы өчен[20]
- 2017 ― «Короче» фестивале лауреаты ― «Половинки» кыска метражлы фильмы белән ― иң яхшы сценарий өчен[2]
- 2023 ― IX «Короче» фестивале җиңүчесе (Калининград) ― «Ядәч! Истә!» (Бери да помни) фильмы белән ― тулы метражлы дебют фильмнар программасында баш приз[31].
- 2024 ― Дамир Сираҗиев премиясе[32]
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рустем Шакиров, Регина Яфарова. «И тут Роза Хайруллина говорит: «А драматург Батулла жив?» Татар-информ, 29.07.2023
- ↑ 2,0 2,1 Фильм Байбулата Батуллина «Бери да помни» вошел в конкурсную программу фестиваля «Короче». Татар-информ, 26.07.2023
- ↑ Байбулат Батулла ВКонтакте
- ↑ Камилә Закирова. Байбулат Батулла: «Безнең әти бик миһербанлы». «Татарстан яшьләре», № 39, 26.03.2013
- ↑ Казанский режиссер Байбулат Батулла попал в лонг-лист премии «Золотой орел». Инде, 14.11.2017
- ↑ Режиссура. moscowfilmschool.ru
- ↑ Байбулат Батуллин – Режиссер. moscowfilmschool.ru
- ↑ Антон Сазонов. Кино на «Снобе»: документальная комедия о кризисе, кино и самовыражении «Ноль с половиной». snob.ru, 16.10.2015(рус.)
- ↑ 9,0 9,1 Байбулат Батулла. Tataram.ru
- ↑ Фэрхэт хэм Фэрхэд Вконтакте
- ↑ Дилемма (2007). Кинопоиск
- ↑ Любовь Порываева. «Синие бабочки» - привет из детства. «Казанские ведомости», 26.11.2013(рус.)
- ↑ Мотылек «Зангар» (фильм, 2007)
- ↑ Тайна изумрудного лотоса, 2010. Кинопоиск
- ↑ Закон каменных джунглей (2015 – 2017). kinorium.com
- ↑ 1 серия «Бичаракай» (Сиротинушка) [татарский сериал.] YouTube, 40:14
- ↑ Чумовой Новый год! (фильм, 2020). kinorium.com
- ↑ Чума! (сериал, 2020 – ...). kinorium.com
- ↑ Ноль с половиной (фильм, 2015). kinorium.com
- ↑ 20,0 20,1 Радиф Кашапов. «А она думала сова»: Байбулат Батуллин снимает кино про бабушку из мема. 2023 елның 30 июль көнендә архивланган. «Реальное время», 31.01.2022(рус.)
- ↑ Сокращение (фильм, 2016). kinorium.com
- ↑ Большая игра (сериал, 2018). kinorium.com
- ↑ Любовный треугольник (фильм, 2019). kinorium.com
- ↑ (Не)случайные истории (фильм, 2020). kinorium.com
- ↑ Чума! (сериал, 2020 – ...). kinorium.com
- ↑ Показалось (фильм, 2020). kinorium.com
- ↑ По колено (сериал, 2021). kinorium.com
- ↑ Бери да помни, 2023, Россия. Кинопоиск
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Казан бомжын актриса иткән Байбулат Батулла: «Әтине яшәртәсе килгәнгә кино төшердем». Интертат, 16.08.2023
- ↑ Соседка (сериал). kinorium.com
- ↑ Сусанна Альперина. Фильмы "Мне надо вам что-то сказать" и "Бери да помни" получили главные призы XI фестиваля "Короче" Российская газета, 21.08.2023
- ↑ Министерство культуры Республики Татарстан
Сылтамалар
үзгәртү- Байбулат Батуллин. Кинопоиск.ру(рус.)
- Байбулат Батуллин. kinorium.com(рус.)
- Байбулат Батуллин (Байбулат Батулла). Кино-Театр.Ру(рус.)