Миләүшә Айтуганова

Миләүшә Айтуганова, Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова (1963 елның 5 апреле, Казан) — журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты (1996), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013). Казан дәүләт мәдәният институты профессоры (2005 елдан). Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты. 2017 елның апреленнән ― «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры. 1998-2002 елларда Татарстан дәүләт теле-радио комитеты рәисе урынбасары, 2002-2016 елларда Татарстан — Яңа Гасыр компаниясе җитәкчесе урынбасары, баш продюсер.

Миләшә Айтуганова
Туган телдә исем Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова
Туган 5 апрель 1963(1963-04-05) (61 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Четаев урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист, кинопродюсер
Балалар улы, кызы
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Дамир Сираҗиев премиясе
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1963 елның 5 апрелендә Казанда танылган җырлар авторы, шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор Ләбиб Айтуганов (1935―1964) гаиләсендә туган. Балачакта балалар табибы булырга хыялланган. Журналистикага Венера Якупова (ул вакытта Яшел Үзәннең «Зеленодольская правда» газетасында практика үтүче) этәргеч биргән. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган (1987).

1986-1998 елларда радиода эшли.

1998-2002 елларда Татарстан дәүләт теле-радио комитеты рәисе урынбасары.

2002-2016 елларда Татарстан — Яңа Гасыр компаниясе җитәкчесе урынбасары, баш продюсер.

2017 елның апреленнән ― «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры.[2] [3]

2005 елданКазан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөдире, доцент, профессор.

Иҗат проектлары үзгәртү

  • «Башваткыч» телевизион уены
  • «Аулак өй» телетапшырулар шәкеле
  • «Җырлыйк әле» телетапшырулар шәкеле
  • «Җомга киче» тапшырулар шәкеле
  • «Караоке татарча» тапшырулар шәкеле
  • «Кара каршы» телетапшырулар шәкеле
  • «Күчтәнәч» балалар өчен тапшыруы
  • «Татар моңы» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсы
  • «Яланаяклы кыз» телевизион нәфис фильмы
  • «Ерактагы йолдызым» телевизион нәфис фильмы
  • «Уеннан уймак» телевизион нәфис фильмы
  • «Сөюләрем хак минем» телевизион нәфис фильмы
  • «Бәхетлеме син?» телевизион нәфис фильмы
  • «Сиңа кайтам» телевизион нәфис фильмы
  • «Ак чәчәкләр» ун серияле татарча телевизион фильмы
  • «Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмы (2016)
  • «Сөмбел» нәфис фильмы (Татаркино + Ozbekkino, 2020)
  • «Тарлан» нәфис фильмы (Татаркино + Казахфильм, 2021)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Шәхси тормышы үзгәртү

Балалары: улы Тимур Казанда, «Гауга» төркемендә гитарада уйный, аранжировщик. Кызы – Питерда[4].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Безнең кавем. Миләүшә Айтуганова. «Сөембикә», 2018 ел, апрель, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү