Ак чәчәкләр (фильм, 2015)
(Ак чәчәкләр (фильм) битеннән юнәлтелде)
Ак чәчәкләр (рус. Белые цветы) — ун серияле татарча телевизион фильм. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы (1965) буенча 2015 елда Казанда төшерелгән. Фильм «Татарстан Республикасы телләрен саклау дәүләт программасы (2020 елга кадәр)» кысаларында Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Татарстан — Яңа Гасыр» студиясендә төшерелә.
Ак чәчәкләр (фильм, 2015) | |
Композитор |
Айрат Шәйхетдинов |
---|---|
Оригинал теле | |
Җитештерү | |
Продюсер | |
Оператор |
Алмаз Нургалиев |
Хронометраж |
тулы метражлы, 10 серия |
Экраннарда |
кадәр |
Тарих
үзгәртү- 1970 елда роман буенча фильм төшерелгән, ләкин ул сакланмаган, архивтан югалган.
- Фильм «Ак чәчәкләр» романы язылуга 50 ел тулуга багышланган. Мәхәббәт, намус, профессиональлек, җәмгыять алдындагы бурыч кебек сыйфатларга багышланган әсәр төрле телләргә тәрҗемә ителеп, үз укучыларын таба, вакытында бик популяр була.
- Фильмда да сугыштан соңгы чор кешеләренең күңел яктылыгы, моннан 50 ел элек яшәгән табибларның эш принциплары, авыруларга мөнәсәбәте, профессионализмга карашы турында бәян ителә.
- Күпчелек кадрлар Казанның тимерьюлчылар хастаханәсенең ремонтланмаган өлешендә төшерелә.
- Бюджеты — 6 млн сум[1].
- 2015 елның 5—11 сентябрендә узган XI Казан мөселман киносы фестивалендә, ноябрь аенда ТНВ һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары буенча күрсәтелә.
Куючылар
үзгәртү- Продюсер — Миләүшә Айтуганова, ТНВ каналы җитәкчесе урынбасары, Татаркино оешмасы җитәкчесе.
- Күпсерияле телевизион фильмны куючы режиссер — Ренат Әюпов, ТР халык артисты.
- Оператор — Алмаз Нургалиев.
- Фильмның сценарий авторлары — Айгөл Әхмәтгалиева һәм Илсур Мортаза (аерым язалар, соңрак сенарийлары берләштерелә).
- Музыка — Айрат Шәйхетдиновныкы. Фильмда халык җырлары («Гөлҗамал», «Умырзая» һ. б.), «Гөлшаһидә җыры» һәм Вил Усманов иҗат иткән 5 җыр яңгырый.
Бу фильмның максаты – бүгенге җәмгыятьтә табиб hөнәренең дәрәҗәсен күтәрү. Әбүзәр Таhиров образы аша чын табибның нинди булырга тиешлеген күрсәтергә теләдек. |
Сценарий авторы буларак ике төп юнәлешкә игътибар бирдек: Әбүзәр Таһиров образында табиб намусы һәм, әлбәттә инде, Гөлшаһидә-Мансур мәхәббәте. Шәхсән үзем әлеге ике юнәлешне дә бертигез бирергә тырыштым[2] |
Рольләрдә
үзгәртүКинода төшәр өчен республиканың 10 театрыннан актерлар сайлап алынган.
- Профессор Әбүзәр Таһиров — Әзһәр Шакиров, РСФСР халык артисты, Г. Камал театры артисты.
- Гөлшаһидә — Резидә Сәләхова, К. Тинчурин театры артисты,
- Мансур — Динар Хөснетдинов, Әлмәт драма театры артисты.
- Яңгура Фазылҗан — Рамил Төхвәтуллин, ТР халык артисты, Качалов театры артисты (2014/2015)[3]
- Юматша — Рөстәм Гайзуллин, К. Тинчурин театры артисты.
- Сәхибҗамал җиңги — Хәния Фәрхи, ТР халык артисты.
- Чибәркәева — Гөлназ Нәүмәтова, К. Тинчурин театры артисты.
- Фирдәвес — Рәмзия Закирҗанова, Г. Кариев театры артисты.
- Маһирә ханым (табибә) — Лилия Низамиева, Г. Кариев театры артисты.
Фильмда шулай ук Наил Дунаев, Ирек Баһманов (1932—2015), Нуриәхмәт Сафин, Хәлимә Искәндәрова, Гүзәл Гаффарова (Әтнә театры) һ. б. катнаша.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Матбугат.ру сайтында
- ↑ Интертат.ру сайтында
- ↑ Рамиль Тухватуллин. Кино-Театр.Ру(рус.)
Әдәбият
үзгәртү- Г. Зиганшин. Белые цветы. «Звезда Поволжья», 2015, № 43.
- Л. Хәбибуллина. «Ак чәчәкләр» буенча төшерелгән яңа фильм. «Шәһри Казан», 04.04.2015
Сылтамалар
үзгәртү- Филармониядә «Ак чәчәкләр» киносын тәкъдир итү кичәсе 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Бизнес-онлайн, 28.10.2015 2015 елның 27 декабрь көнендә архивланган.