Вил Усманов — профессиональ татар җырчысы, композитор. Татарстанның халык артисты (2018)[1]

Вил Усманов
Туган телдә исем Вил Нургали улы Усманов
Туган 18 март 1968(1968-03-18) (55 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы районы, Хансүәр
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре композитор
Җефет Усманова Гөлфия Мәгруф кызы
Балалар Усманова Гөлнар һәм Усманова Гөлгенә
Бүләк һәм премияләре ТР халык артисты

Биографиясе үзгәртү

Вил Кандыз елгасы буенда урнашкан Хансөяр авылында, 1968 елның 18 мартында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Нургали абый – данлыклы балта остасы, шуның өстенә батыр көрәшче дә әле. Әтисе Вилне үзе кебек көрәшче булуын тели. Әнисе Рәсимә апа хуҗалыкның иң алдынгы сыер савучыларының берсе. Үзе дә мәҗлес-бәйрәмнәрдә җырларга яраткангамы, улын киләчәктә җырчы итеп күрергә тели. Энесе Фәнил ― нефтьче, Баулы сабантуеның берничә тапкыр абсолют батыры. Сеңлесе Рәмзия ― авыл клубы мөдире.

Бала чактан ук бик шук һәм шаян була ул. Җитешмәгән җире, уйнамаган уены, эшләмәгән эше калмый. Һәрвакытта да үзеннән ике-өч яшькә олы малайлар белән уйный. Җәен велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда шуарга ярата. Әтисе һәр җәй саен улына бер велосипед алып бирергә мәҗбүр була. Авылдашларының бу чаклы да әрсез, тиктормас егеткә башта исләре китсә дә, соңыннан күнегәләр.

Сабан туендагы көрәш мәйданына аны, беренче классны тәмамлагач, тәүге тапкыр әтисе алып чыга.

Хансөярдә 8 классны тәмамлап, Вил Әлмәт физкультура техникумына (хәзерге Әлмәт физик культура көллияте) укырга керә. Әтисенең көрәшеп алган гармунына үзлегеннән уйнарга өйрәнгән Вил бирегә килгәч гитарада уйнау серләренә төшенә, шул ук вакытта авыр атлетика һәм татарча көрәш белән дә шөгыльләнә. Укулардан бушаган арада бер төркем курсташ егетләр-кызлар белән күрше-тирә авылларда концертлар куеп йөри.

17 яше тулгач студент егет Баулы районы сабан туенда көчен сынап карарга тели. Беләге юан берне генә егамы, көндәшләрен, авыл агайлары әйтмешли, "чиста"га бәреп, батыр кала һәм иңенә зур тәкә салып кайтып китә.

Техникумны тәмамлап Яңа Чүте мәктәбенә физкультура укытучысы булып килгәч, Вил – энергиясе ташып торган яшь укытучы – тулысынча мәктәп эшенә бирелә: укучы егетләр өчен татарча көрәш түгәрәге оештырып җибәрә, җыр дәресләре алып бара, район буенча уздырылган үзешчәннәр ярышларында катнаша. Авыл һавасы илһам бирәме, әллә күңелеңдәге моң чишмәсе агар юлын табамы, 1987 елда егет дәртле җырлар иҗат итә башлый.

В.Усманов Баулы шәһәренә килә һәм спорт комплексына тренер булып эшкә урнаша. "Шәкертләрем бүгенге көндә дә районда гел призлы урыннарга лаек була", – дип горурлана ул. Җитез егет бер үк вакытта Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында баянчы булып эшләргә дә өлгерә. Җиде кешелек төркем авылларда, районнарда, шәһәрләрдә концертлар куя.

Вил Усмановка Казан шәһәрендә үзешчән композиторлар фестивалендә катнашырга насыйп була. Шунда ул Риф Гатауллин белән таныша. Күренекле композитор аны Казанга укырга килергә чакыра. Вил, тәвәкәлләп, 1991 елны Казан музыка училищесына укырга керә.

1995 елдан бирле ул – «Казан» милли-мәдәни үзәгендә профессиональ җырчы. Яңа җырлары белән тамашачыны әледән-әле сөендереп тора.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Гөлфия Мәгруф кызы (Баулы районы Хансөяр авылыннан), татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Олы кызы Гөлгенә «Транснефть» оешмасында икътисадчы, кече кызы Гөлнар Татаркинода хезмәт куя. [2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Вил Усманов, җырчы: «25 ел бергә!» «Ирек мәйданы», 2018 ел, 30 август, 32нче бит.
  2. Атлас Гафиятов. Вил Усманов: «Мәктәптә укыганда шигырьне дә көйләп йөри идем». «Татарстан яшьләре», 1.06.2023, № 21, 8нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү