Әзһәр Шакиров

татар актеры

Әзһәр Шакиров, Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров (1940 елның 22 феврале, Яңа Ташлыяр, Тымытык районы, ТАССР, РСФСР, СССР) – күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты[2], ТАССР һәм РСФСР халык артисты — 1974, 1988, Та­тарс­тан­ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт (1998), «Тантана» (2024) премияләре лауреаты. Азнакай районының мактаулы гражданы (2012)[3].

Әзһәр Шакиров
Туган телдә исем Әзһәр Шәфикъ улы Шакиров
Туган 22 февраль 1940(1940-02-22) (84 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Тымытык районы, Яңа Ташлыяр
Яшәгән урын Жуковски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе
Һөнәре артист, актер
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Җефет Саҗидә
Балалар Рөстәм Шакиров
Ата-ана
  • Шәфигулла Шакиров (әти)
  • Миңҗиһан Шакирова (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — Тукай бүләге(1998) Татарстанның халык артисты(1974)РСФСР халык артисты(1988)«Тантана» премиясе - 2024

 Әзһәр Шакиров Викиҗыентыкта

Күктау, Бөркетләр, Зөләйха фильмнарында төшә, Татарстан радиосында әсәрләр укый[4].

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Әзһәр Шакиров 1940нчы елның 22 февралендә ТАССРның Тымытык районы Яңа Ташлыяр (Буклы) авылында [5][6] гаиләдә 5 нче бала булып дөньяга килә[7]. Кечкенә авыл бары 24 йорттан гына тора. Мәктәпне тәмамлап, ике яшькә өлкәнрәк авылдашы Нәҗибә Ихсанова белән 40 чакрымдагы Тымытык авылына паспорт алырга китә[7].

Паспорт алгач, Казан университетына керергә өмет баглап, иптәше белән юлга чыга[7]. Рангазар авылы аша Яр Чаллыга, аннан Казанга пароходта юл тоталар. Университетка документ бирергә кергәндә, Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесының ачылачак курсына татар артистларын эзләп җыю бәйгесе турында хәбәр ишетәләр[7]. Әзһәр Шакиров кечкенә буе аркасында гариза тапшыручыларның сафына чак кына кертелмичә кала[7]. Бәйгедә 600 дән артык яшүсмер катнаша, шулардан 25 генә 1956 елда Мәскәүгә җибәрелә[7]. 1957 елдагы Татар декадасы вакытында «вак-төяк» рольләрне башкару өчен щепчинчы татар студентларын кулланалар[7].

Щепкинчылар төркеме 1961 елда Казанга кайта, шуларның егермесе, шул исәптә Ә. Шакиров, Татар академия театрына эшкә алына[2].

1990 елларда актер, татар актерларыннан беренче булып, милли хәрәкәтнең алгы рәтләренә баса. Әзһәр Шакиров Ирек мәйданында бүтән шәһәрләрдән килгән 30-40 автобусны каршы ала. Кулына микрофон тотып, халык каршында чыгышлар ясый[7].

 
Әзһәр Шакиров "Бичура" спектаклендә Аксак ролендә

Иҗаты үзгәртү

Татар академия театрында Әзһәр Шакиров башкарган беренче роль - Ш.Шаһгалинең «Без аерылышабыз» спектаклендә Котлыбай роле[7].

1960 елларда Казан телестудиясе зур алгарышлар кичерә[7]. Аның тарафыннан академия театрының күп спектакльләре тасмаларга төшерелеп, төрле районнарда, шәһәрләрдә телевидение аша халыкка күрсәтелә башлый. Телевидение режиссерлары Г. Хөсәенов һәм Х. Арсланов тарафыннан яңа спектакльләр дә "экранлаштырыла": Ә.Шакиров Ш. Маннурның «Муса Җәлил»ендә Гайнан Кормаш ролен, Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» нигезендә куелган әсәрдә Җолкынбай ролен, Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ендә Мансур ролен башкара[7].

Вакытлыча Фәридә Кудашева концертлары алып баручысы вазифасын үти[8].

  Театрның бүгенге бурычы – милләткә үз фаҗигасен аңлату, халыкны берләштерү.
Әзһәр Шакиров[9]
 
 
Әзһәр Шакиров

Гаиләсе үзгәртү

Шәфигулла Шакиров, актерның атасы, 1886 елда Мөслим районының Иске Ташлыяр авылында дөньяга килә[9]. 1890 елда авыл яңа җиргә күчерелә һәм Яңа Ташлыяр авылы төзелә[9]. Бервакыт авылда чыккан янгынны сүндергәндә, Шәфигулла абзый салкын тидерә[9]. Гомерлеккә бер үпкәсен югалта. Донбасста шахталарда күмер чапкан, Себердә, Златоуст якларында урман кискән. Улын укытыр өчен җан атып йөргән[9].

Миңҗиһан апа, актерның анасы, 1896/1897 елда туган[9]. 16 яшендә ятимә буларак хатыны үлеп киткән байга кияүгә чыгарга мәҗбүр булган[9]. Башта ире чирдән җан биргән, аннары 1921 елгы ачлыкта 2 үз һәм 5 үги балалары да дөнья куйган[7]. Бу вакыйгалардан соң, аны гаиләле иргә - Шәфигулла абзыйга - икенче хатын булып бирәләр[9].

Әзһәр Шакировның хатыны - Саҗидә[8]. Бергә Рөстәм улларын тәрбияләп үстергәннәр. Рөстәм хәрби комиссар булып хезмәт итә, ике баласы бар: Камилә белән Руслан[9].

Рольләре үзгәртү

Каһарман Әсәр Автор
Ра­май «Чат­кы­лар» Т.Гыйз­зәт
Ри­нат   «Кай­да соң син?» X.Ва­хит
Зө­фәр «Соң­гы хат»
Ка­риб   «Ша­мил Ус­ма­нов» А.Гый­лә­җев, А.Яхин
Анд­же­ло «Ча­ма­сы­на кү­рә ча­ра­сы» У.Шекс­пир
Ай­дын «Ай­дын» Җ.Җаб­бар­лы
Дят­лов   «Ба­һа­дир­лар» Н.По­го­дин
На­дир мәх­дүм «Сүн­гән йол­дыз­лар» К.Тин­чу­рин
Та­ла­нов   «Я­бы­ры­лу» Л.Ле­о­нов
Га­риф «На­мус хө­ке­ме» Д.Вә­ли­ев
Са­ма­тов   «Чик­лә­век тө­ше» Г.Аху­нов
Ва­си­лий «Ә­гәр таш­лап кит­сәң» М.Сто­ро­же­ва
Боль­шов   «А­гай-эне ак мы­ек» А.Ост­ровс­кий
Па­ра­тов   «Бир­нә­сез кыз»
На­ил   «Си­нең уры­ны­ңа кайт­тым» Р.Хә­мид
Дәр­виш   «Ай то­тыл­ган төн­дә» М.Кә­рим
Сат­тар «Мон­да ту­дык мон­да үс­тек» Т.Миң­нул­лин
Гай­нул­ла «Дус­лар җы­ел­ган җир­дә»
Га­ли­мул­ла «Ху­шы­гыз!»
Нур­хә­мәт   «Ил­ги­зәр + Ве­ра»
Хә­сән Ак­чу­рин   «Без ки­тә­без, сез ка­ла­сыз»
Бос­тан


«А­хыр­за­ман» Ч.Айт­ма­тов
Ак­сак «Би­чу­ра» М.Гый­лә­җев
Фа­тих бай «Боз ас­тын­да дул­кын» Ә.-Т.Рах­ман­ку­лов
Тук­та­мыш хан «И­де­гәй» Ю.Са­фиул­лин
Бо­га­ты­рев «Бер төн» Б.Гор­ба­тов
Әл­мө­хәм­мәт «Әни кил­де» Ш.Хө­сә­е­нов
Хә­нә­ви «Кү­рә­зә­че» З.Хә­ким
Зариф «Телсез күке»
Мөхәммәт «Яра» А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев
Солтан Кадерхөрмәтов «Суган чәчәге» И.Зәйниев
... ... ...

Китабы үзгәртү

  • Шакиров Ә.Ш. Язмыш: уйланулар, истәлекләр, әңгәмәләр, чыгышлар / Әзһәр Шакиров. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2007. - 201с.; ISBN 978-5-298-01495-3

Хөрмәтләү үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://jitely.info/kazan
  2. 2,0 2,1 Ша­ки­ров Әзһәр Шәфикъ улы kamalteatr.ru
  3. Шакиров Азгар Шафикович
  4. Тирән мәгънәле беркатлылык 2021 елның 23 август көнендә архивланган. tatyash.ru
  5. Яңа Ташлыяр ― Чубар Абдул авыл советына караган, 1980-елларда юкка чыккан авыл
  6. Шакиров Әзһәр Шәфигулла улы // Язмышыбыз Азнакай. К., 2014, Б. 412
  7. 7,00 7,01 7,02 7,03 7,04 7,05 7,06 7,07 7,08 7,09 7,10 7,11 Очар кош иреккә омтыла 2020 елның 6 апрель көнендә архивланган. madanizhomga.ru
  8. 8,0 8,1 Әзһәр Шакиров: "Гомер буе буйсынырга яратмадым" 2020 елның 6 апрель көнендә архивланган. shahrikazan.ru
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 9,6 9,7 9,8 "Ир-егет - көрәшче ул" syuyumbike.ru «Сөембикә», № 2, 2010.
  10. Рузилә Мөхәммәтова. Алмаз Нургалиевның Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмының трейлеры чыкты.(үле сылтама) Татар-информ, 29.01.2023
  11. Рузилә Мөхәммәтова. «Җылак»: Әзһәр Шакиров турында фильм төшерелде – нәфис тә кебек, түгел дә кебек. Интертат, 21.08.2023
  12. Р. Мөхәммәтова. Камал театрының легендар артистларына «Тантана» премиясе тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2024

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Шакиров Ә.Ш. Язмыш: уйланулар, истәлекләр, әңгәмәләр, чыгышлар / Әзһәр Шакиров. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2007. - 201с.; ISBN 978-5-298-01495-3

Шулай ук карагыз үзгәртү