Аяз Гыйләҗев

татар язучысы, драматург

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев (1928 елның 17 гыйнвары, Чукмарлы, Сарман (Әлмәт-Мулла) вулысы, Чаллы кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР2002 елның 13 марты, Казан, Россия) – татар язучысы, драматург.

Аяз Гыйләҗев
Туган телдә исем Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев
Туган 17 гыйнвар 1928(1928-01-17)
Чукмарлы, Сарман (Әлмәт-Мулла) вулысы, Чаллы кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 13 март 2002(2002-03-13) (74 яшь)
Казан, Россия
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Восстание урамы, Казан[1][2]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре язучы
Җефет Нәкыя Илһаметдин кызы
Балалар уллары Искәндәр (1958), галим
Мансур, язучы
Рашат (1968)[3]
Ата-ана
  • Мирсәет (әти)
  • Мөгаттәрә (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеМ.Горький исемендәге премияТатарстан Республикасының халык язучысыТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесеРСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Тормыш юлы үзгәртү

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.

19481950 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казакъстанда тоткынлыкта була. Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә.

1957 елның мартыннан 1961 елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: «Чаян» һәм «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Совет әдәбияты» ("Казан утлары") журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.

1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат булды.

Иҗат үзгәртү

Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. Ләкин аның актив иҗат эшчәнлеге 1956 елдан башлана дияргә була.

Беренче әсәрләрендә үк анык сиземләнгән язу манерасы – кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен анализлау – А.Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил иткән сыйфатлар.

"Өч аршин җир" (1962 ел), "Зәй энҗеләре" (1963 ел), "Урталыкта"(1969 ел), "Язгы кәрваннар"(1972 ел), "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" (1973 ел), "Җомга көн кич белән" (1979 ел), "Әтәч менгән читәнгә" (1979 ел-1980 ел) әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев үзен повестлар остасы итеп танытты.

Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгегенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы да. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән.

Соңгы елларда А.Гыйләҗев роман жанрында иҗат итүгә күп көч куйды. Аның бер-бер артлы "Балта кем кулында" (роман), "Йәгез, бер дога!" (роман-хатирә) кебек зур күләмле әсәрләре дөнья күрде.

Мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре үзгәртү

"Җомга көн кич белән" һәм "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары өчен А.Гыйләҗев 1983 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1978 елда Татарстанның, ә 1985 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул – М.Горький исемендәге премия лауреаты да.

Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 1993 елда, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Аяз Гыйләҗевкә Татарстан Республикасының халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде.

 
Викиөзек эчендә Аяз Гыйләҗев темасы буенча бит бар

Гаяз Исхакый премиясе лауреаты (1995).

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү