Искәндәр Гыйләҗев

Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев (31 август, 1958, Казан шәһәре) − татар халкы тарихы белгече, галим, педагог.

Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев
Туган телдә исем Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев
Туган 31 август 1958(1958-08-31) (65 яшь)
Казан, ТАССР
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер 94 нче гимназия һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тарихчы, галим, педагог
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты[2] һәм Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
Җефет Тәскирә
Балалар кызы; оныклары Бәхтияр, Баязит [3].
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Гаяз Исхакый премиясе (2009)
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

 Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Tатар тарихы белгече, галим, педагог Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев 1958 елның 31 августында Казан шәһәрендә язучы Аяз Гыйләҗев гаиләсендә дөньяга килә. Казанның 94 нче мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1979 елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мәскәүдә аспирантурада укып, 1983 елның маенда «XVIII йөзнең икенче яртысында Урта Иделдә татар крестьяннары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Искәндәр Гыйләҗев 1982-1985 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1985 елдан Казан дәүләт университетының СССР тарихы кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент, 1999 елдан татар халкы тарихы кафедрасында доцент булып эшли. 2000 елның ноябрендә Казан дәүләт университетында «Икенче бөтендөнья сугышы елларында төрки-мөселман хәрби әсирләре һәм эмигрантлары арасында коллаборационизм хәрәкәте» темасына докторлык диссертациясе яклый. 2011 елга кадәр Искәндәр Гыйләҗев университетның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, татар халкы тарихы кафедрасы мөдире. Казан университетының яңа җитәкчелеге студентларның татар факультетын яклау пикетына чыгуын деканга сылтап, аны эшеннән алалар.[4] Бүгенге көндә И. Гыйләҗев - Татар энциклопедиясе институты директоры.

Аның төп фәнни кызыксыну өлкәсе ХIХ-ХХ йөзләрдә Европа, Азиядәге татар диаспорасы тарихы, татар иҗтимагый хәрәкәте һәм иҗтимагый фикер үсеше. Галимнең туксаннан артык фәнни хезмәте, өч монографиясе басылып чыга. Ул археографик экспедицияләрдә катнашып килә һәм җитәкчелек итә. Ике тапкыр Германиядә фәнни стажировкада була. Искәндәр Гыйләҗев милләтебезең киләчәге булган татар теле, татар әдәбияты, татар тарихы белгечләре әзерләүнең үзәгендә тора. Мәктәпләр өчен тарих буенча дәреслекләр яза. Татар теле язмышына караган публицистик мәкаләләр бастыра, чыгышлар ясый. 2008 елда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә сайлана.

Татарстан Җөмһүриятенең атказанган фән эшлеклесе.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  • Әдипләр(үле сылтама)
  • Искәндәр Гыйләҗев «Татарлар» тапшыруында: 1, 2

Шулай ук карагыз үзгәртү