Гаилә һәм мәктәп (журнал)
«Гаилә һәм мәктәп» — Казанда 2013 елның августыннан татар телендә нәшер ителүче айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-популяр әтиләр һәм әниләр журналы.
Гаилә һәм мәктәп | |
Tөр |
әти-әниләр журналы |
---|---|
Формат |
А3 |
| |
Гамәлгә куючы |
«Татмедиа» АҖ |
Нәшер итүче |
«Татмедиа» АҖ |
Нигезләнде | |
Тел | |
Төп офис |
Казан, Декабристлар ур., 2 |
Тиражы | |
| |
язылу индексы |
П2429 |
Веб-сайт: http://magarif-uku.ru |
ТарихҮзгәртү
- 2013 елның августыннан нәшер ителә. Беренче баш мөхәррире — Илдар Миргалимов.
- «Гаилә һәм мәктәп» журналының элгәресе – «Мәгърифәт» газетасы.
- «Басманың исемен һәм җисемен алмаштыруның максаты - үзенә күбрәк укучы туплау, аларның ихтыяҗларына һәм заман таләпләренә җавап бирү, матбугат мәйданында үзенә лаеклы урын алу»[1].
- Беренче саннары «Мәгърифәт» газетасы абүнәчеләренә таратылган[2]
- 2017 елның май санына кадәр баш мөхәррир — Закирова Гөлүсә Рәүф кызы, «Мәгърифәт» газетасының элекке бүлек мөдире[3].
- 2017 елның июнь-июль айларында баш мөхәррир — Ркаил Зәйдулла[4][5].
- 2017 елның август аеннан баш мөхәррир — Ландыш Равил кызы Нәсыйхова[6][7].
БурычыҮзгәртү
Ата-аналарга, әби-бабайларга, яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп күрергә теләүчеләргә төпле киңәш бирү, аларның тәҗрибә уртаклашуын оештырып җибәрү, журнал битләрендә белгечләр белән очраштыру.
КыйбласыҮзгәртү
Төп тәрбия гаиләдә бирелә. Гаилә институты ныклы булган җәмгыятьтә, гомумән, социаль, әхлакый, милли проблемаларны хәл итү җиңелрәк, җинаятьчелек кимрәк, икътисадый активлык та көчлерәк.
Контент-юнәлешеҮзгәртү
Ата-аналар, укытучылар, милли мәгариф өчен борчылган кешеләр өчен.
РубрикаларҮзгәртү
Файдалы җәй | Киңәшмә | Яшәеш | Атаклы мәгърифәтчеләребез | Гаилә бюджеты | Һөнәр |
Йолдызлы гаилә | Әңгәмә | Гыйбрәт | Иманлы бала | Сәлам юллый каләм | Четерекле тема |
Тәҗрибә | Язмыш сынавы | Хәрәкәттә – бәрәкәт | Сәламәтлек | Психолог киңәше[8] |
СылтамаларҮзгәртү
Моны да карагызҮзгәртү
- "Гаилә һәм мәктәп" язмалары
- "Гаилә һәм мәктәп" журналы “Күркәм гаилә – 2015” бәйгесе уздыра 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Рәсми сайтта «Баш бит»тә «Журнал турында» бүлегендә, archived from the original on 2015-12-12, retrieved 2015-07-23
- ↑ «Республика Татарстан», 17.08.2013, № 123, archived from the original on 2013-10-12, retrieved 2015-07-23
- ↑ Газетаның рәсми сайтында «Мөхәррият» бүлегендә, archived from the original on 2016-01-22, retrieved 2021-08-15
- ↑ Редакция. «Мәгариф» журналы редакциясе
- ↑ Ркаил Зәйдулла "Гаилә һәм мәктәп" журналыннан китәргә мәҗбүр итүләрен белдерде. Азатлык Радиосы, 28.07.2017
- ↑ «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе. «Мәгариф» журналы сайтында
- ↑ «Гаилә һәм мәктәп» журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде. Азатлык Радиосы, 02.08.2017
- ↑ 2015 елгы 7 сан рубрикалары (сәхифәләр саннан-санга үзгәрергә мөмкин)