Мәгърифәт (газета)

«Мәгърифәт» газетасы1991 елның февраленнән Казанда татар телендә нәшер ителүче атналык республика басмасы. 2013 елның августында чыгудан туктады[1].

Мәгърифәт
Tөр

укучы яшьләр, укытучылар өчен

Формат

А3; 8 битле


Гамәлгә куючы

ТР мәгариф министрлыгы

Нәшер итүче

«Татмедиа» АҖ

Баш мөхәрир

Хөсәен Вәлиәхмәтов

Нигезләнгән

1991

Тел

татар

Публикацияләр туктату

2013

Төп офис

420066, Казан ш., Чистай ур., 5.

Тиражы

~7 000


язылу индексы

54195

Веб-сайт: http://магарифат.рф/

Тарих үзгәртү

  • Университет гәзите «Ленинец»ның татарча варианты буларак 1989 елда «Ленинчы» гәзите чыга башлый. Беренче баш мөхәррире — КДУ аспиранты Рифат Фәттахов.
  • 1991 елның февралендә Татарстанның вузара гәзите буларак «Мәгърифәт» исеме белән нәшер ителә башлады. Оештыручысы - Татарстанның мәгариф министрлыгы.
  • Нәшер ителә башлаганда күбесенчә югары һәм урта махсус уку йортларында укучы татар яшьләренә, соңыннан педагогик белемле кешеләргә (укытучыларга, тәрбиячеләргә) адресланды. «Мәгърифәт» республикада мәгариф системасын яктыртты һәм киң аудиториягә юнәлдерелгән иде.
  • 2013 елда «Татмедиа» моңарчы 20 елдан артык мәгариф өлкәсендә уңышлы эшләп килгән, тиражы 8-10 меңнән төшмәгән басманы яшәүдән туктатырга карар кыла. Фәрит Шәяхмәтов исемле ТР матбугат һәм гаммәви багланышлар агентлыгы («Татмедиа») җитәкчесенең беренче урынбасары (2013): «Газета «Магрифат» сейчас не может соответствовать тем задачам, которые перед ней стояли», дигән «сәбәп» китерә.
  • 2013 елның августыннан яртыеллыкка «Мәгърифәт» газетасына язылган абүнәчеләргә «Мәгърифәт» газетасы урынына «Гаилә һәм мәктәп» журналы таратыла башлады[2].

Сәхифәләр үзгәртү

  • Икътисад
  • Мәгариф
  • Киңәш-табыш
  • Безнең мөнбәр
  • Ял сәгате һ. б.


Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү