Восстание урамы (Казан)

Восстание урамы (рус. улица Восстания) — Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарда урнашкан алты юлаклы транспорт магистрале.

Восстание урамы
Карта
Озынлык ~4,13 км [1]
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Яңа Савин, Мәскәү, Киров
Почта индексы 420095[2], 420080[2], 420039[2] һәм 420044[2]
Кисеп үтә
Коләхмәтов урамы, Тунаков урамы, Исаев урамы һәм Әйләнеч урам
Халәт урам

Исем чыганагы үзгәртү

Урам исемен 1905 елның беренче рус революциясе барышында Казан Заречьеның эшчеләренең фетнәсе хөрмәтенә 1949 елда алган.

Урнашуы үзгәртү

Урам Голубятников, Короленко һәм Чуйков урамнары кисешү урынында (Яңа Савин районы) башланып, Мәскәү районы аша үтә, һәм Фрунзе, Болотников һәм Горький шоссесы белән боҗра хәрәкәтле чатында тәмамлана.

Октябрь, Воровский бистәсе, Фурманов, Тунаков, Партизаннар, Декабристлар, Восход, Исаев, Коләхмәтов, Васильченко, Бакалея, Окольная, Краснококшайск урамнарын һәм Ибраһимов проспектын кисеп үтә.

Урамда урнашкан объектлар үзгәртү

  • Восстание мәйданы — Декабристлар урамы белән кисешү урынында.
  • Васильченко исемле скверы — Васильченко урамы белән кисешү урынында.
  • Галимҗан Ибраһимовка куелган һәйкәл — Г. Ибраһимов исемле 17-нче татар гимназиянең ишегалдында, Восстание урамы, 48.
  • Мәскәү районының прокуратурасы — Восстание урамы, 33.
  • Мәскәү районының администрациясе — Восстание урамы, 55.
  • «Тасма» фәнни-җитештерү предприятиесе — Восстание урамы, 100.
  • «Пороховое» зираты һәм чиркәү — Восстание урамы, 131 йорты артында.

Иҗтимагый транспорт үзгәртү

Восстание урамы буенча 19 (10,10а,18,20,22,36,44,45,46,47,48,49,53,62,76,79,92,97,98) автобус маршруты, 4 һәм 10 номерлы боҗра маршруты буенча йөрүче троллейбуслар баралар.

19501959 елларда урам буенча трамвай да йөрергән.

Кызыклы фактлар үзгәртү

1980 елның 26 ноябрендә Восстание һәм Декабристлар урамнары кисешү урынында Күмертаудан Североморскка очкан Ка-27 вертолёты җиргә төшкән.[5]

Урам белән бәйле шәхесләр үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү