Илдар Гыйльметдинов

Илдар Гыйльметдинов (Илдар Ирек улы Гыйльметдинов, 3 сентябрь 1962(1962-09-03) (61 яшь), Келәнче, Кама Тамагы районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — сәясәт эшлеклесе, ВЛКСМның Кама Тамагы район комитетының икенче, Актаныш район комитетының беренче сәркатибе, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары (2001-2003), Татар федераль милли-мәдәни автономиясе шурасы рәисе, РФ Дәүләт думасы депутаты (4-7 чакырылышлары). РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе (2016—2020), рәиснең беренче урынбасары (2020 елдан)[2].

Илдар Гыйльметдинов
Туган 3 сентябрь 1962(1962-09-03) (61 яшь)
Келәнче, Кама Тамагы районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Восстание урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Төньяк-Көнбатыш идарә итү институты һәм Мәскәү һуманитар үнивирситите[d]
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Илдар Гыйльметдинов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1983 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын «физика укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган. 1982-1984 елларда Казан консерваториясе каршындагы музыка мәктәбендә физика укытучысы, Олы Бортас урта мәктәбе директоры булып эшли.

1985-1986 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, аннары комсомол эшендә: ВЛКСМның Кама Тамагы райкомының икенче секретаре, ВЛКСМның Актаныш райкомының беренче секретаре. 1989 елда «политолог» белгечлеге буенча ВЛКСМ ҮК каршындагы югары Комсомол мәктәбенең көндезге-читтән торып уку бүлеген тәмамлый[3]. 1990 елдан-ВЛКСМның Татар Өлкә Комитеты секретаре. 1992 елдан бирле - «Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары Советы» идарәсе рәисе.

1994 елдан-Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары; 2001 елдан-Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары. 2003 елдан-4 нче (2003-2007), 5 нче (2007-2011), 6 нчы (2011-2016), 7 нче (2016 елның 18 сентябреннән) чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясеннән кандидатларның федераль исемлеге буенча сайланган. 2007 елда «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен, шулай ук РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. 4 һәм 5 нче чакырылыш Дәүләт думасында Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары ; 6 нчы Дәүләт Думасында Мәгариф комитеты составына керә; 7 нче чакырылыш Дәүләт Думасында милләтләр эшләре комитеты рәисе һәм хисап комиссиясе рәисе булып тора[4] Является членом фракции «Единая Россия»[5]. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы булып тора, фракциянең Эксперт-консультатив Советында тора.

"ТР яшьләр оешмалары Советы" рәисе.

"Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе" ҖЧҖ Советы Рәисе (2007 елдан)[6].

Закон чыгару эшчәнлеге үзгәртү

2003 елдан 2019 елга кадәр, IV, V, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында 293 закон чыгару инициативасы һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр авторы булды.

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, улы бар.

Бүләкләр һәм танылу үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү