Төп менюны ачу

Кама Тамагы районы


Кама Тамагы районыТатарстан Республикасы районы, Идел елгасы белән Чулман елгасы кушылган урында урнашкан. Кама Тамагы районының үзәге булган Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистә Идел елгасының уң як ярында, Чулман елгасының коя торган урынына каршы якта, Казаннан көньяк-көнбатышка таба 117 чакрым ераклыкта урнашкан.

Кама Тамагы районы
Flag-Kamsko-Ustinsky-region.jpg
Байрак
Gerb-Kamsko-Ustinsky-region.gif
Илтамга
Башкала Кама Тамагы
Халык исәбе 15 157 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 12 гыйнвар 1965
Җәгърафия
АТБ Татарстан
Мәйдан 1,199 дүрткел киламитер
Координатлар 55.27°N 49.03°E, 55.16667°N 49°E Edit this on Wikidata

Район 1930 елның 10 августында оеша. Район территориясендә хәзерге вакытта 20 муниципаль берәмлек, 53 торак пункты урнашкан, шул исәптән 3 шәһәр тибындагы бистә (Кама Тамагы, Куйбышев исемендәге Затон, Тенеш) бар.

Кама Тамагының рельефы калкулы тигезлекләрдән тора (диңгез өслеге тигезлегеннән 170-190 метр биеклектә). Район территориясе буйлап Идел, Коры Үләмә, Ишем, Карамал, Мордва елгалары уза. Туфрагы башлыча соры, ачык-соры, кара соры, коңгырт-соры. Урманлы җирләр – 8,7%.

ХалкыҮзгәртү

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
33 728 28 138 23 280 18 630 18 518 16 904

Хәзерге вакытта районда 16,9 мең кеше (2010 елгы халыкны исәпкә алу буенча) яши. Шәһәр халкы - 7,96 мең, авылда – 8,94 мең ; хезмәткә яраклы – 7,8 мең, укучылар -1,8 мең, пенсионерлар- 5,75 мең. Халык тыгызлыгы уртача – 1 кв.метрга 14 кеше.

Милли составҮзгәртү

Милләт 1930[9] 1970[10] 1979[10] 1989[10] 2002[11] 2010[12]
татарлар 61,3% 49,1% 49,5% 49,3% 53,6% 54,1%
урыслар 34,0% 48,6% 48,2% 48,1% 43,2% 42,8%

Район белән бәйле шәхесләрҮзгәртү

# А Ә Б В Г Д Е Ё Ж Җ З И К Л М Н О Ө П Р С Т У Ү Х Һ Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

АҮзгәртү

ӘҮзгәртү

БҮзгәртү

  • Әнвәр Баһаветдинов (Әнвәр Бәдретдин улы Баһаветдинов, 1925, Җәмәки) — ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе (1983-1986).
  • Әхәт Беляев (Әхәт Габделхак улы Беляев, 1918, Уразлы) — кино төшерүче, РСФСР, ТАССР атазанган мәдәният хезмәткәре.
  • Ислам Беляев (Ислам Габделхак улы Беляев, 1926, Уразлы) — шагыйрь, журналист.

ВҮзгәртү

ГҮзгәртү

ДҮзгәртү

ИҮзгәртү

КҮзгәртү

МҮзгәртү

ӨҮзгәртү

  • Сабир Өметбаев (Сабир Гаделҗан улы Өметбаев, 1908, Олы Кариле) — Минзәлә театры режиссеры, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай бүләге иясе.

РҮзгәртү

СҮзгәртү

ТҮзгәртү

УҮзгәртү

ХҮзгәртү

ШҮзгәртү

ЮҮзгәртү

  • Ф. Юнысов, галим

Идарә-җир төзелешеҮзгәртү

  1. Кама Тамагы
  2. Затун
  3. Тенеш
  4. Балтач авыл җирлеге: Балтач авылы (үзәк);
  5. Олы Бортас авыл җирлеге: Олы Бортас (үзәк), Балчыклы, Кече Бортас авыллары;
  6. Олы Карамалы авыл җирлеге: Олы Карамалы (үзәк), Келәр, Бәрлегуҗа, Малаевка авыллары;
  7. Олы Кариле авыл җирлеге: Олы Кариле (үзәк), Бәби, Кече Кариле, Чаллы авыллары;
  8. Олы Салтык авыл җирлеге: Олы Салтык (үзәк), Олы Мәрәтхуҗа, Даныш, Абыз авыллары;
  9. Варварино авыл җирлеге: Көрәле (үзәк), Варварино авыллары;
  10. Кирельское авыл җирлеге: Кирельское (үзәк), Ишем, Мордва Каратае авыллары;
  11. Келәнче авыл җирлеге: Келәнче (үзәк), Бәки авыллары;
  12. Красновидово авыл җирлеге: Красновидово (үзәк), Антоновка, Урыс Бортасы авыллары;
  13. Кече Салтык авыл җирлеге: Кече Салтык (үзәк), Кече Мәрәтхуҗа, Яшелчә авыллары;
  14. Осинники авыл җирлеге: Осинники поселогы (үзәк);
  15. Иске Барыш авыл җирлеге: Иске Барыш (үзәк), Кыртапа авыллары;
  16. Иске Казиле авыл җирлеге: Каратал (үзәк), Иске Казиле, Атабай, Бишалаб авыллары;
  17. Сөйки авыл җирлеге: Сөйки (үзәк), Сөйки Кичүе поселогы;
  18. Тәмте авыл җирлеге: Тәмте (үзәк), Лабыш, Тукай, Ясная Звезда, Ясная Поляна авыллары, Свободный Труд поселогы, Татар зональ тәҗрибә станциясе поселогы ;
  19. Уразлы авыл җирлеге: Уразлы (үзәк), Кече Карамалы, Салтыйган авыллары;
  20. Яңасала авыл җирлеге: Олы Яңасала (үзәк), Шәпкә авыллары.

МәдәниятҮзгәртү

2011 елның 1 гыйнварында районда үз эченә 3 мәдәният йортын, 21 авыл мәдәният йортын, 11 авыл клубын берләштергән «Халыкның ялын оештыру һәм мәдәни хезмәт күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе оешты. Шулай ук 27 китапханә, 2 музыка мәктәбе, Туфан Миңнуллин исемендәге иҗат йорты, 2 халык театры, 1 вокал-инструменталь ансамбль, 1 ветераннар хоры эшләп килә.

МузейларҮзгәртү

ДинҮзгәртү

Район территориясендә 19 мәчет, 6 храм бар.

МатбугатҮзгәртү

Районда урыс һәм татар телләрендә “Идел таңнары” газетасы чыгып килә.

МәгарифҮзгәртү

Районда гомуми белем бирү мәктәпләренең саны – 24, шуларның 10 – урта, 4 – төп, 10 башлангыч, 14 –мәктәпкәчә яшьтәгеләр, 2 – өстәмә белем бирү учреждениесе. Шулай ук штурманнар, мотористлар, механик ярдәмчеләре, электр белән эретеп ябыштыручылар, бухгалтерлар, киң профильле тракторист-машинист, машина йөртүчеләр, умартачылар хәзерләүче 1 башлангыч профессиональ белем бирү учреждениесе “72 нче номерлы профессиональ училище» (2015 елдан Чистай күппрофильле көллиятенең филиалы)[13] бар.

Сәламәтлек саклауҮзгәртү

Районда медицина хезмәтен үзәк район сырхауханәсе, 3 амбулатория, 35 фельдшер-акушерлык пунктлары күрсәтә. Хәзерге көндә районыбызда 3 даруханә эшли (Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәдә, Куйбышев исемендәге Затонда һәм Тәмте авылында). Дарулар, медицина кирәк-яраклары белән шулай ук өлешчә фельдшер-акушерлык пунктлары да тәэмин итә.

СәнәгатьҮзгәртү

Районда барысы 6 промышленность предприятиесе исәпләнә. Аларга гомуми территориаль продукт күләменең 20% туры килә.

Арада иң эреләрдән булып «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖ, «Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ЯАҖ санала.

2009 елда район Сөйки җирлегендәге ятмаларны үзләштерү белән бәйле промышленностьны үстерү планын тормышка ашыруга керешә.

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Районда төп җитештерү тармагы булып авыл хуҗалыгы санала. Хәзерге вакытта аграр җитештерү комплексы структурасына авыл хуҗалыгы өчен яраклы җирләрнең 94,5% биләп торган ООО “Кама Тамагы СХП” (инвесторы ОАО “АК БАРС” холдинг компаниясе), Ленин исемендәге ООО, шулай ук 128 крестьян-фермер хуҗалыгы керә. Башлыча бодай, арыш, солы, борчак культуралары үстерелә. Терлекчелекнең төп нигезе - сөт-ит бирүче терлекләр үрчетү.

Ял, туризмҮзгәртү

Районда күп кенә саклауга мохтаҗ урыннар күп: Карамал күле, Тау күле, Юрьев, Зимовье, Богордское, Коннодол мәгарәләре, Тәмте кылган даласы, Лобач тавы, Лабыш таулары, Антон чокырлары. Кылган даласының үсемлекләре Татарстан республикасының Кызыл китабына кертелгән. Ә Лабыш тауларында Татарстанда сирәк санда калган хайваннар очрый.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү