Наил Хәмит улы Сафиуллин (1948 елның 23 сентябре, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — милиция генерал-майоры, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары (1988—1993), РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты башлыгы (1993—2008).

Наил Сафиуллин
Туган 23 сентябрь 1948(1948-09-23) (75 яшь)
Казан, Татарстан АССР, ССРБ
Әлма-матер Казан авиация институты
Һөнәре институт башлыгы

Биография үзгәртү

Наил Сафиуллин 1948 елның 23 сентябрендә Казанда туа. 1964 елда хезмәт эшчәнлеген оборона заводында слесарь-җыючы булып башлый[1].

1976 елда Казан авиация институтының авто төзелеше факультетын тәмамлый. Аннан соң «Союз» Казан моторлар төзү заводының инженер-конструкторы булып эшли. 1986 елда ССРБ ЭЭМ академиясен тәмамлый.

1976—1978 елларда оборона заводының конструкторлык бюросында инженер булып эшли. 1978—1988 елларда-дәүләт автоинспекторы, өлкән дәүләт автоинспекторы, ТАССР ДАИ бүлеге башлыгы урынбасары. 1988 елдан 1993 елга кадәр Татарстан Эчке эшләр министрының урынбасары, беренче урынбасары вазифасын башкара.

1993 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының юридик институтының Казан филиалы башлыгы итеп билгеләнә.

1999 елдан РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты башлыгы, Россия Федерациясе Президентының 2008 елның 3 октябрендәге Указы белән әлеге вазифадан азат ителә. 2008 елдан Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы[2].

2000 елның 14 июнендә Россия Президенты Указы белән милиция генерал-майоры исеме бирелә[3].

Татарстан югары уку йортлары ректорлары советы әгъзасы, Татарстан ЭЭМ коллегиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы әгъзасы.

60 тан артык фәнни һәм методик эшләр авторы. Өйләнгән, ике улы бар.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • КАИ - национальный исследовательский университет/Г.Л. Дегтярев, Ю.Ф. Гортышов, М.С. Сафариев; под ред. докт. техн. наук, профессора, президента КНИТУ-КАИ Ю.Ф. Гортышова. - 2-е изд., испр. и доп. - Казань: Изд-во КНИТУ-КАИ, 2017. - 568 с.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү