Казан юридик институты
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты (кыскача РФ ЭЭМ КЮИ) — Казанда урнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының югары уку йорты.
Казан юридик институты | |
Нигезләнү датасы | 1974 |
---|---|
Дәүләт | Россия[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Ана ширкәт | Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы[2] |
Рәсми веб-сайт | kui.mvd.ru |
Тарих
үзгәртү«Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты» федераль дәүләт казна мәгариф учреждениесе ССРБ ЭЭМ академиясе каршындагы Мәскәү читтән торып юридик белем бирү филиалының Казан укыту-консультация пункты (УКП) төзү юлы белән 1974 елның 21 мартында гамәлгә куела[3]. Ул елны беренче 105 тыңлаучы җыела. 1999 елдан мөстәкыйль югары уку йорты[4].
Факультетлар
үзгәртү- Югары белем бирү программалары буенча белгечләр әзерләү факультеты;
- Читтән торып уку факультеты;
- Профессиональ әзерлек, яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү факультеты
Башлыклар
үзгәртү- 1974—1978 — Григорий Федорович Елманов (1925) — отставкадагы эчке хезмәт полковнигы.
- 1978—1984 — Салих Җәләлетдин улы Япиев (1914—1993) — эчке хезмәт генерал-лейтенанты.
- 1984—1993 — Рафаэль Шәрип улы Мөгыйнов (1929) — отставкадагы эчке хезмәт полковнигы, атказанган ЭЭМ хезмәткәре.
- 1993—2008 — Наил Хәмит улы Сафиуллин (1948) — Татарстан Республикасының Атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, профессор, милиция генерал-майоры. ТР буенча ЭЭМ коллегиясе әгъзасы, ТР Куркынычсызлык советы әгъзасы.
- 2008 елдан — Фоат Канафиевич Зиннуров (1959) — полиция генерал-майоры, педагогик фәннәр докторы, профессор.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ GeoNames — 2005.
- ↑ Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Россия ЭЭМның Казан юридик институтында булды
- ↑ Рөстәм Миңнеханов Казанның юридик институтындагы шартлар белән танышты
Сылтамалар
үзгәртү- Россия ЭЭМ КЮИ рәсми сайты 2022 елның 6 гыйнвар көнендә архивланган.