Григорий Елманов

Григорий Фёдорович Елманов (1925 елның 6 октябре, Дегтяное авылы, Рязань өлкәсе2020 елның 27 марты, Балакау, Саратов өлкәсе) — отставкадагы эчке хезмәт полковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтының беренче башлыгы (1974—1978).

Григорий Елманов
Туган 6 октябрь 1925(1925-10-06)
Ряжский район[d]
Үлгән 27 март 2020(2020-03-27) (94 яшь)
Балакау, Сарытау өлкәсе, Россия
Әлма-матер Русия ЭЭМның идарә итү академиясе[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Григорий Елманов 1925 елның 6 октябрендә[1] Рязань өлкәсенең Дегтяное авылында туа[2].

1943 елдан хәрби хезмәттә. Бөек Ватан сугышында һәм совет-япон сугышында катнашкан: 1943 елның гыйнварыннан 1946 елның гыйнварына кадәр аерым сапер батальонында хезмәт иткән[3]. Совет армиясендә 1951 елга кадәр хезмәт итә.

1953 елда ССРБ Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының Львов милиция мәктәбен һәм 1961 елда ССРБ Эчке эшләр министрлыгының Югары мәктәбен (хәзер Россия ЭЭМ идарә академиясе) тәмамлап, югары юридик белем ала. 1961 елда Рязань өлкәсе эчке эшләр министрлыгы идарәсендә төрле вазыйфаларда эшли[4].

1961—1969 елларда РСФСР ЭЭМның Алабуга махсус урта милициясе мәктәбедә махсус дисциплиналар циклының өлкән укытучысы булып эшли. 1969—1974 елларда оператив-хезмәт әзерлеге бүлеге башлыгы, кадрлар бүлеге башлыгы урынбасары һәм бер үк вакытта Татарстан АССР ЭЭМның хәрби һәм хезмәт әзерлеге бүлеге башлыгы була. 1974—1978 елларда ССРБ ЭЭМ академиясе каршындагы Мәскәү читтән торып юридик белем бирү филиалының Казан укыту-консультация пункты (хәзер Россия ЭЭМ Казан юридик институты) башлыгы булып эшли. 1978—1985 елларда әлеге югары уку йортының өлкән укытучысы булып эшли.

1985 елдан Григорий Фёдорович пенсиядә була һәм Саратов өлкәсенең Балакау шәһәрендә яши.

2020 елның 27 мартында вафат була.

Бүләкләр үзгәртү

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнгән, шул исәптән «Сугышчан казанышлары өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен».

2021 елның сентябрендә Россия ЭЭМ Казан юридик институтында институтның беренче башлыгы Григорий Фёдорович Елмановка бюст ачыла (скульптор — Вячеслав Носов)[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Елманов Григорий Федорович
  2. Книга «ОНИ ВЕРНУЛИСЬ С ПОБЕДОЙ», ISBN 978-5-900018-34-8. (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-10-26, retrieved 2022-01-04 
  3. 90-летие сегодня отмечает участник Великой Отечественной войны Григорий Елманов 2021 елның 26 октябрь көнендә архивланган.
  4. Ушел из жизни первый начальник КЮИ МВД России, archived from the original on 2021-10-26, retrieved 2022-01-04 
  5. В Казанском юридическом институте МВД России состоялось открытие бюста первого начальника института, archived from the original on 2021-10-26, retrieved 2022-01-04 

Сылтамалар үзгәртү