Сабир Өметбаев
Сабир Өметбаев, Сабир Гаделҗан улы Өметбаев (1908 елның 15 (27) октябре, РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Олы Кариле ― 1982 елның 18 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт) ― Минзәлә татар дәүләт драма театрын оештыручы, 1935―1966 елларда театрның баш режиссёры, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1960).
Сабир Өметбаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Сабир Гаделҗан улы Өметбаев |
Туган | 15 октябрь 1908 Олы Кариле, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия |
Үлгән | 18 май 1982 (73 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ СССР |
Һөнәре | театр режиссёры |
Бүләк һәм премияләре | (1957) (1960) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1908 елның 15 (27) октябрендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Олы Кариле авылында туа. 1982 елның 18 маенда Әлмәттә вафат.
Казанның театр техникумын (1929), Мәскәүнең Луначарский исемендәге театр институтын (ГИТИС) (1935) тәмамлый. ГИТИСта укыган вакытта Мәскәү татар театрында рольләр башкара.
1929―1935 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында.
Казан кооперация клубы каршында театр студиясе оештыра. Әлеге студияне тәмамлаган бер төркем яшьләр Чистай (1936 елдан Минзәлә) драма театры коллективының төп өлешен тәшкил итә[1].
1935―1966 елларда Минзәлә татар дәүләт драма театрының оештыручысы, баш режиссёры.
Бөек Ватан сугышында
үзгәртү1941 елда театрның ирләр составы тулысынча фронтка китә. Мидхәт Рафиков, Габдулла Мәкъсутов, Гомәр Бикмуллин, Газиз Мөхәммәдиев, Хәмит Үтәгәнов, Габдулла Ибраһимов сугышта һәлак булалар. Башка артистлар белән берлектә, Сабир Өметбаев фронтка алына. Владивостокка җибәрелә һәм билгеләнү буенча Тын океан флотының хәрби корабына эләгә. I Украина фронтының сугыш юллары буйлап аңа Мәскәүдән Алманиягә кадәр барып җитәргә туры килә.[2]
Иҗаты
үзгәртүМинзәлә татар дәүләт драма театрын оештыручы, 30 елдан артык аның җитәкчесе булып эшләгән Сабир Гаделҗан улы Өметбаев - татар театры сәнгатендә бик якты эз калдырган шәхес.
Танылган артист Газиз Айдарский аны Казанга чакыра. Казанда артист, драматург һәм режиссёр Кәрим Тинчурин кул астында Татар дәүләт академия театрында режиссёр ярдәмчесе булып эшли. 1935 елда ГИТИСның режиссёр дипломын алгач, Татарстан АССР Наркомпрос юлламасы буенча авыл кешеләре, колхоз һәм совхоз эшчеләре арасында мәдәни-агарту эшчәнлеген җанландыру өчен Чистай шәһәренә җибәрелә. 1935 елда Сабир Өметбаев коллектив туплап, биредә беренче тапкыр “Зәңгәр шәл” спектаклен сәхнәгә куеп,эшчәнлеген башлый.[3] Минзәлә шәһәренең татар театры шул труппадан оешып китә. Баштарак Минзәлә колхоз-совхоз театры дип атала. 1934 - 1941 елларда театр белән 40 спектакль әзерли: “Биктимер” (Сәләх Хөсни)[4], “ Чаткылар” (Таҗи Гыйззәт), “Гөлзадә” (Риза Ишморат), “Туй” (Әнәс Камал), “Намус” (Г.Мдивани) һ. б. рус һәм чит ил классикасын сәхнәләштерә: Ф. Шиллер “Мәкер һәм мәхәббәт”, Н. Гоголь “Өйләнү”, А. Островский “Гаепсездән гаеплеләр”, Биль – Белоцерковский “Ай – сулдан”.һ.б.
- Мәскәүдә Бөтенсоюз колхоз – совхоз театрлары фестивалендә (1939) “ Чаткылар” (Таҗи Гыйззәт), “ Беренче
театр”ны (Галиәсгар Камал) күрсәтә. Диплом һәм йөк автомашинасы белән бүләкләнә.[5]
1946 елда сугыштан кайткач, Сабир Өметбаев татар, рус һәм чит ил драматургларының әсәрләрен сәхнәгә куя: “Язылмаган законнар” (Юныс Әминов), “Тамырлар” (Юныс Әминов), “Васса Железнова (Максим Горький). Казан театр училищесыннан һәм Алабуга культура-агарту училищесыннан яшь артистларны җәлеп итә. 1960-1970 елларда Ленинградта , Үзбәкстанда, Таҗикстанда, Төркмәнстанда зур гастрольләр оештыра: 70 тән артык спектакль, концерт куела, очрашулар уза.
Хәтер
үзгәртү- С.Өметбаев 1982 елда вафат була һәм Әлмәттә җирләнә.
- 1995 елдан Татарстанда С.Өметбаев исемендәге премия тапшырыла.
- 1996 елда Минзәлә театрына Сабир Өметбаев исеме бирелә.
- 2005 елда аның каберенә Минзәләнең Сабир Өметбаев исемендәге татар театры яңа һәйкәл куя.
- 2006 елда театрда Сабир Өметбаевка бюст ачыла, ул яшәгән йортка мемориаль такта куелган.[7]
- 2012 елның 20 декабрендә Минзәләдә, театр каршында Сабир Өметбаевка бюст – һәйкәл куелды.[8]
- 2021 елның 14 сентябрендә туган ягында – Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында режиссерга бюст ачылган[9]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1954).
- Хөрмәт Билгесе ордены (1957).
- Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1960) — Татарстанның Минзәлә татар дәүләт драма театрында «Язылмаган законнар» һәм «Тамырлар» спектакльләрен сәхнәгә куйганы өчен.[10]
Гаиләсе
үзгәртү- I хатыны - Хәдичә (Сәлимова), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты.
- II хатыны - Эля, Минзәлә, Әлмәт театрлары актрисасы[6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Б. Гыйззәт. Минзәлә татар дәүләт драма театры. Фотоальбом. Казан: «Татполиграф», 196?
- ↑ Минзәлә музееның сайты
- ↑ http://www.azatliq.org/content/article/24469993.html
- ↑ җомга» гәҗите сайты(үле сылтама)
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2007-08-21, retrieved 2014-08-14
- ↑ 6,0 6,1 Әхтәм Зарипов.Минзәләм мизгелләре.Безнең мирас.2014, № 6, 80 бит.
- ↑ «Мәйдан» журналы сайты(үле сылтама)
- ↑ «Минзәлә» гәҗите сайты(үле сылтама)
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова.' 'Кариев театрына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Татар-информ, 27.08.2024
- ↑ Габдулла Тукайга багышланган сайт
Чыганаклар
үзгәртү- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
- Д.А. Гимранова «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
- Әхтәм Зарипов. Минзәләм мизгелләре. Безнең мирас, 2014, № 6.
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Минзәлә театрының сайты 2020 елның 19 февраль көнендә архивланган.
- Минзәлә музееның сайты
- Милләттәшләр.ру сайты
- Габдулла Тукайга багышланган сайт
- «Мәдәни җомга» гәҗите сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Илмир Хәбибуллин. «Касса»га» эшләмәсәң яшәп буламы яки кече театрлар ни хәлдә? «Сәхнә», № 6, 2010 ел[1].
Моны да карагыз
үзгәртү- ↑ Чаллы театры сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-08-14