Газиз Айдарский

актер, режиссер, театр теоретигы

Газиз Айдарский (сәхнә псевдонимы[1], чын исеме Газиз Исхак улы Вәлитов, рус. Айдарский (Валитов) Газиз Исхакович (18981933) — актер, режиссер, театр теоретигы. Казанда Беренче үрнәк татар театры артисты (1922-1924), Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры (19241933).

Газиз Айдарский
Туган телдә исем Газиз Исхак улы Вәлитов
Туган 23 ноябрь 1898(1898-11-23)
Казан губернасы Чуел өязе Айдар авылы
Үлгән 30 октябрь 1933(1933-10-30) (34 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре актер, режиссер
Җефет Сара Садыйкова, композитор
Балалар кызы Әлфия Айдарская (1925), балерина
Ата-ана
  • Исхак (әти)
  • ?, төрек кызы (әни)

 Газиз Айдарский Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Сара Садыйкова, Газиз Айдарский. 1924. Мәскәү
 
Әсәдуллаев йортында куелган тактаташ. Мәскәү. 29.10.2014
 
Таһир ролендә. «Таһир-Зөһрә». Фәтхи Бурнаш. 26.11.1921
 
Артистка багышланган китап

1898 елда Казан губернасы Чуел өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Айдар авылында туган. Әстерхан губернасы Красный Яр шәһәрендә гимназиянең 8 сыйныфын (инкыйлабка кадәр), Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган (1926).

Хезмәт юлы үзгәртү

Куйган спектакльләре үзгәртү

Мәскәү үзәк татар эшче театрында үзгәртү

Казанда үзгәртү

Уйнаган рольләре үзгәртү

Беренче татар үрнәк театрында үзгәртү

  Газиз Айдарскийның вакытсыз вафаты татар совет сәнгате өчен авыр һәм хәсрәтле югалту булып тора... Ул театр сәнгате теориясе буенча эш алып барган аз санлы белгечләрнең берсе булып санала иде. Аның тарафыннан «Театр сәнгате хакында» исемле хезмәт нәшер ителде. Газиз Айдарскийның шәкертләре аннан үзеңне багышлаган хезмәтне башкару, фидакарьләрчә бирелеп эшләү сыйфатларын мирас итеп алырлар. Безнең яхшы эшләребез сөекле дустыбызның истәлегенә кадерле бүләк булыр
 

Г. Айдарскийның иң кадерле сыйфатларыннан үз хезмәтенә фидакарьләрчә бирелгәнлек, шуңа зур мәхәббәт һәм туктаусыз сәнгать өчен яну иде. Артист сәхнә эшчәнлеге белән генә канәгать яшәмәде. Ул, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе буларак, үзенең бурычы итеп театр тамашалары куюны гына түгел, ә театрны күтәрүгә хезмәт иткән барлык эшләрдә армый-талмый эшләде. Мәскәүдә татар эшче театрын оештыру, зур сәнгать отряды итеп үстерү юлында аның хезмәте биниһая зур булды. Эш өчен янып яшәү ялкыны Г. Айдарскийда чиксез иде[3].

Хезмәтләре үзгәртү

  1. Театр сәнгате. Казан: Татиздат, 1931.
  2. Авыл сәхнәсе. Казан: Татиздат, 1932.
  3. Беренче татар операсы. «Советское искусство», 1925 ел, № 6.(рус.)

Хәтер үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014

Әдәбият үзгәртү

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Стрельникова О. Звезда и смерть Газиза Айдарского. «Республика Татарстан», 1999 ел, 11 ноябрь.
  3. Айдарская А.Г. Память сердца. Казань, 2002.
  4. Юныс Сафиуллин. Газиз Айдарский: фәлсәфи язмалар, хатирә-уйланулар, хатлар, истәлекләр, роман. Казан: Идел-пресс, 2011.
  5. Л. Хәбибуллина. Сагыну хисләре яңарды. «Шәһри Казан», 21.01.2010.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү