Буа дәүләт драма театры
Буа дәүләт драма театры, Буа сатира театры — Сембер губернасы Буа өязе (1920 елдан ТАССР Буа кантоны, 1930 елдан Буа районы) Буа шәһәрендә 1918-1949 елларда эшләп килгән, 2007 елдан эшчәнлеген яңартып җибәргән татар театры.
Урынлашу | Буа |
---|---|
Нигезләнгән | 1918, 2007 |
Ябылган | 1949 |
http://buateatr.nethouse.ru/ |
Тарих
үзгәртүИнкыйлабка кадәр үк Буа шәһәрендә үзешчәннәр дәрәҗәсендә татарча спектакльләр әзерләнгәне мәгълүм. 1915 елда Әкрәм Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә «Казанга сәяхәт» спектакле әзерләнә, ләкин (шәһәрнең үзендә цензор булмау сәбәпле) «спектакль цензура тикшерүе узмаган» дигән сылтау белән аны тамашчыларга күрсәтергә рөхсәт бирелми.
- 1917 елның 4 маенда «Казанга сәяхәт» спектакле куела.
- 1918 елда шәһәрдә Салих Сәйдәшев, Ситдыйк Айдаров һәм Фәйзи Биккинин җитәкчелегендә сәнгать мәктәбе һәм 20 кешедән торган драма труппасы оеша, аңа шәһәрдәге иң матур бина бирелә һәм труппа Буа шәһәр театры исемен ала. Театрда төрле елларда «Сәйяр» труппасы актерлары булган Камал I, Камал II, Барый Болгарский, Гөлсем Болгарская, Шакир Шамильский, Галия Камская, Ситдыйк Айдарский, Зөләйха Богданова һ.б. уйный. Театр атнага 4 спектакль күрсәтә.
- 1924 елдан театрны татар театрына нигез салучыларның берсе Барый Тарханов җитәкли, аның башлангычы белән 1924 елда Буа драма театры өчен махсус бина төзелә. Театрга Габдулла Кариев исеме бирелә[1].
- 1926 елдан театрны Зөләйха Богданова җитәкли.
- 1930 еллар башында театр исемен үзгәртә: Буа колхоз-совхоз театры статусын ала.
- Бөек Ватан сугышы елларында (1942 елның октябреннән 1944 елның октябренә кадәр) Татар академия театры филиалы буларак эшли. Соңыннан Республика татар күчмә театры (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры) статусы ала. Театрның сәнгать җитәкчесе — Ә. Г. Мәҗитов, труппада артистлар — А. Әхмәтҗанова, Б. Д. Галиуллина, Г. М. Гыйматов, Х. Исмәгыйлов, З. Г. Камалова, С. Сәгыйтова, М. Рәхмәтуллина, С. Хөснетдинова һ.б. эшли. 1944 елда Күчмә театр Казанга күчерелә[2].
- 1949 елда Буа драма театры эшчәнлеген туктата. Театр бинасы башта кинотеатр итеп, соңрак пионерлар һәм мәктәп балалары йорты буларак файдаланыла.
Буа сатира театры
үзгәртү- 2002 елның 16 февралендә үзешчәннәр «Гөргөри кияүләре» репетициясенә җыела.
- 2003 елда Раил Садриев җитәкчелегендә 15 кешедән торган Буа халык театры оеша. Замана авылы кешеләрен көлкеле итеп сурәтләүче 11 спектакль әзерләп, республика районнарына гастрольләргә чыгалар, Казанда 26 тапкыр чыгыш ясыйлар.
- 2007 елның 30 мартында М.Ш. Шәймиев халык театрына дәүләт театры (Буа дәүләт драма театры) статусы бирү турында указ чыгара[3].
Куелган спектакльләр
үзгәртү- «Арыслан булса Сарбай» Хәбир Ибраһим
- «Тылсымлы төрән» Р. Шәрипов
- «Тулай торак» Илфак Шиһапов
- «Кодалар, кодачалар» Сөлайман Латыйпов
- «Эх, кызлар!» Туфан Миңнуллин
- «Кияүләр» Туфан Миңнуллин
- «Бәхеткә биш минут» Ләбиб Лерон
- «Квартет» Хәбир Ибраһим
- «Алсу томан» Рәдиф Сәгъди
- «Люкс № 13» Рей Куни
- «Примадонна» Кив Людвиг
- «Бер сәгатькә ир кирәк» Айгөл Әхмәтшина[4]
Глазов шәһәренең «Парафраз» театры баш режиссеры Дамир Сәлимҗанов Буа театры сәхнәсендә «Урам себеркесе» спектаклен куйган. [5]
Бина
үзгәртүБуа шәһәре, Карл Маркс урамы, 68 йорт адресы буенча урнашкан бина 1924 елда хөкүмәт биргән 12 мең сумга махсус театр өчен төзелгән. 2007 елда төзәтү эшләре башкарылган. Тамаша залында 194 урын. Коллективта 100 кеше хезмәт куя.
Театр елга 170-180 тамаша күрсәтә, 25 мең тамашачы җыя[6]
Яңа бина
үзгәртү2023 елның декабреннән театр эшчәнлеген реконструкциядән соң ачылган район мәдәният йортында алып бара. Әлеге бина «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни тирәлек» федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән. Театр бинасы ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирадә Әюпова һ.б. катнашкан[7].
Яңа бина мәйданы 3,5 мең кв.метрны тәшкил итә. Залда 400гә якын тамашачы урыны, биредә 2 мәйданчык – очрашулар өчен зал һәм зур зал бар[8].
Артистлар
үзгәртүРаил Садриев, Татарстанның атказанган артисты (2023) Гөлназ Гыйззәтуллина, Илдар Латыйпов, Зөһрә Морзаханова, Әминә Шәрәфетдинова, Лилия Галиуллина, Чулпан Хикмәтова, Илшат Гайсин, Ренат Әкбәров, Рамил Шәрәпов, Вилдан Ибраһимов, Айгөл Сәгиева, Алсу Шиһабетдинова, Гөлзадә Камәретдинова, Фәнил Кулеев, Вилнур Шәйхетдинов, Рәзилә Мөхлисуллина (2017-2018) һ.б.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Буа районы сайтында, archived from the original on 2017-11-26, retrieved 2015-12-27
- ↑ «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-12-27
- ↑ «Мир театра» сайтында
- ↑ «Байрак» газетасы, 06.10.2015, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-12-27
- ↑ Рузиля Мухаметова. Дамир Салимзянов: «В Буинске каждый татарин – артист!» Идел, 29.03.2019
- ↑ Буа муниципаль районы (PDF), archived from the original (PDF) on 2019-06-05, retrieved 2015-12-27
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Рөстәм Миңнеханов: Буада театр бинасы ачылу белән үзебезне котлыйк. Татар-информ, 5.12.2023
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Буада иң затлы бина театрга бирелде: «Биредә тормыш кайнасын!» Интертат, 7.12.2023
Әдәбият
үзгәртү- Рифат Каюмов. Буа театры / Буинский театр. 1917-2017. Әдәби-нәфис басма. К.: Мәгариф-Вакыт, 2017, 107 бит. ISBN 978-5-906894-17-5 (рус.)(тат.)
Сылтамалар
үзгәртү- Буа районы сайтында 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Буа – театраль шәһәр(үле сылтама)
- Театр сайты