Зөләйха Богданова
татар театры артисты
Зөләйха Богданова, Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова (вариант: Багданова[1]), рус. Богданова Зулейха Гиззатулловна (1886, Казан губернасы Казан өязе Орнашбаш авылы -1950, Буа) — татар театрының беренче артисткаларыннан. Буа татар театры җитәкчесе (1926-1947). Хезмәт Батыры (1926).
Зөләйха Богданова | |
---|---|
Туган телдә исем | Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова |
Туган | 18 сентябрь 1886 Орнашбаш, Олы Мәңгәр вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1950 Буа, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | актриса |
Бүләк һәм премияләре | Хезмәт Батыры |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1886 елның 18 сентябренда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Орнашбаш авылында туган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1909 елда Габдулла Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппасында спектакльләрдә катнаша башлый.
- 1912 елда Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкләгән «Нур» труппасына күчә.
- Ватандашлар сугышы елларында фронт театр труппаларында уйный.
- 1920 елдан Уфада Үрнәк татар-башкорт театрында (хәзерге Гафури театры) эшли.
- 1922-1924 елларда Казанда Беренче үрнәк театрда (хәзерге Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) хезмәт итә.
- 1924 елдан Габдулла Кариев исемендәге Буа татар театрында уйный. 1926-1947 елларда, театрга нигез салучы һәм беренче җитәкчесе Барый Тарханов Казанга киткәннән башлап, Буа театрының (Буа колхоз-совхоз театры) сәнгать җитәкчесе һәм директоры. Буа театры ябылгач (1949), Буа районы мәдәният йортында үзешчән театр җитәкчесе.
Уйнаган рольләре
үзгәртүХарактерлы образларны да, көлкеле образларны да, драматик рольләрне дә бердәй оста башкаручы актриса. Чит ил һәм рус классикасында җитди образларны уйный.
- Гайни — «Бәхетсез егет» Галиәсгар Камал
- Факиһә — «Беренче театр» Галиәсгар Камал
- Мәгълүфә — «Фахишә» Галиәсгар Камал
- Нәзифә — «Саран Хәмит» (Ж.-Б. Мольер пьесасы буенча)
- Пешекче хатын — «Хуҗа һәм приказчик» Идрис Богданов
- Гөлҗамал — «Ир туганнары» Галиәсгар Камал
- Сәлимә — «Тигезсезләр» Фатих Әмирхан
- Кабаниха — «Яшенле яңгыр» А.Н. Островский
- Галчиха- «Гаепсездән гаеплеләр» А.Н. Островский
- Квашня — «Тормыш төбендә» Максим Горький
- Мәгълүфә — «Кызганыч» Мирхәйдәр Фәйзи
- Бәдигыльҗамал — «Каениш» Галиәсгар Камал
- Леди Мильфорт, фрау Миллер — «Мәкер вә мәхәббәт» Ф. Шиллер һ. Б
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1926 Хезмәт Батыры
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
- Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.
Әдәбият
үзгәртү- Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.
- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-30