Галиәсгар Камал

Галиәсгар Камал, тулы исеме Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов (1879 елның 6 гыйнвары1933 елның 16 июне) — татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. Хезмәт Батыры (1923). 1926 елда Г. Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә һәм ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе» дип бәяләнә. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.

Галиәсгар Камал
Галиәсгар Камал.jpg
Туган телдә исем Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов
Туган 6 гыйнвар 1879(1879-01-06)
РИ, Казан губернасы, Казан
Үлгән 16 июнь 1933(1933-06-16) (54 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Галиәсгар Камал йорты[1]
Милләт Татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре драматург, журналист
Җефет I хатыны Бибигайшә (18??-1918)
II хатыны Әсма (1887-1941)
Балалар I никахыннан: Әхмәт, Әминә, Фәһимә, Әнәс (1908-1978), Мөхәммәт, Зөфәр
II никахыннан: Фаикъ (1919-1941), Фәрит, Наил, Рәфыйка.
Ата-ана
Кардәшләр Зәйнәп Камалова
Бүләк һәм мөкәфәтләре Geroy Truda Znak.png  Хезмәт Батыры
Сайт galiaskar.php

Commons-logo.svg Галиәсгар Камал Викиҗыентыкта

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Галиәсгар Камал нәселе фотосурәтләре.
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Галиәсгар Камал белән бәйле фотосурәтләр.

БиографияҮзгәртү

Галиәсгар Камал 1879 елның 6 гыйнварында (искечә – 1878 елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче (камчатчы) хезмәткәр Галиәкбәр һәм Мәүгыйзә гаиләсендә беренче бала булып туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге «Касыймия», «Госмания» һәм «Халидия» мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»дә укый, бер ук вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем ала.

 
Галиәсгар Камал тормыш иптәше Бибигайшә ханым һәм улы Әнәс белән. 1911 ел

Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша. Ниһаять, аның үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда ул үзенең «Бәхетсез егет» (беренче варианты) дигән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла («Өч бәдбәхет»). Бу ике әсәр һәм шул чорда Г.Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы (прогрессив төрек язучысы Намык Кәмал әсәре) 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга.

1900 елда Харитонов матбагасы хуҗасы Иван Харитонов шәхси хәреф кою җитештерүе ачкач, аңа, каллиграф буларак, татар (гарәп) шрифтларын камилләштерергә булыша. Г. Камалның инкыйлабка кадәр иҗат ителгән барлык әсәрләре дирлек әлеге басмаханәдә басылган.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Галиәсгар Камал, халык арасында аң-белем таратуга булышлык итү максаты белән, 1901 елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елгы революция көннәренә кадәр бу ширкәтнең эшенә җитәкчелек итә.

1905 елның 29 октябрендә Казанда беренче татар газетасы «Казан мөхбире» чыга. Галиәсгар Камал бу газетада иң күп катнашучыларның берсе була. «Азат», «Азат халык» газеталарын, «Яшен» сатирик журналын чыгаруда да Галиәсгар Камалның өлеше зур.

1906 елның 5 маенда Казанда беренче рәсми ачык спектакль уйнала. Төрекчәдән Г. Камал тарафыннан ирекле рәвештә татарчага тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы һәм Габдрахман Кәрам тәрҗемәсендә «Гыйшык бәласе» комедиясе куела. Шул көннәрдән башлап Галиәсгар Камал үзенең төп игътибарын татар театрын үстерүгә бирә.

1923 елда Галиәсгар Камалга "Хезмәт Батыры" исеме бирелә.

1929 елда ул «Хафизаләм иркәм» исемле комедиясен яза. «Күзсез мастерлар», «Өч тормыш» кебек пьесалары һәм күп кенә шигъри әсәрләре дөньяга чыга.

Галиәсгар Камал, инде әйтелгәнчә, оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була. Аның гәүдәсе Казанда Максим Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркындагы туганнар каберлегендә күмелгән.

ИҗатҮзгәртү

 
"Беренче театр" комедиясенең кулъязма бите (факсимиле)


Галиәсгар Камал тәрҗемә иткән әсәрләр:

БүләкләрҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

ГаиләсеҮзгәртү

I хатыны (унсигез ел бергә яшәгән хатыны) Бибигайшә Садыйк кызы Хәйбуллина (18??—1918). Әтисе сәүдәгәр Садыйк хаҗи, әнисе Бибикамал, абыйсы Хәбибрахман, энесе Габделмәҗит. Бибигайшә 1918 елның 22 февралендә салкын тиеп Казанда вафат булган. 6 балалары туган (дүрт балалары сабый вакытта вафат булган):

  • Әхмәт (туган вакыты билгесез, 1902 елның 5 сентябрендә үлгән),
  • Әминә (1902 елның 17 февралендә туган, шулай ук сабый чагында вафат),
  • Фәһимә (1904 елның 4 мартында туган, 1910 елның 20 августында вафат),
  • Әнәс (19081978), артист, язучы.
  • Мөхәммәт (1914 елның 1 ноябрендә туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыштан соң Казанда яшәгән),
  • Зөфәр (1916 елның 3 ноябрендә туган. Бөек Ватан сугышы башыннан фронтка китә. 1942 елда Орел өчен барган сугышларда һәлак була).

II хатыны Әсма Мифтахетдин кызы Сәгъдиева (18871941). Әсма 1941 елда Казанда үпкәсенә салкын тиюдән үлгән. Дүрт балалары туган:

  • Фаикъ (19191941), артист, язучы. 1941 елдан Бөек Ватан сугышында, Ростовны икенче кат азат итү сугышында һәлак була.
  • Фәрит (1921 елның 11 октябрендә туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугыштан соң Әлмәттә Миңлебай газ-бензин заводында техник-механик булып эшли. 1976 елның 15 ноябрендә Әлмәттә вафат),
  • Наилә (1924 елның 6 ноябрендә туган. 1925 елның 26 маенда үлгән),
  • төпчек кыз Рәфыйка (1926 елның 27 мартында туган. Медицина фәннәре кандидаты. Казанда яшәгән)[4].

Моны да карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/255.pdf
  2. Указ Президиума Верховного Совета РСФСР от 9 июня 1939 г
  3. «Гасырлар авазы», 2004 ел, № 1
  4. Әнәс Камал. Март бураннары (төзүчесе Рәис Даутов). Искәрмә һәм аңлатмалар. К.: ТКН, 1988, 268—269нчы бит.