Азат (газета)

(«Азат» газетасы битеннән юнәлтелде)

«Азат» газетасы 1906 елда Казанда чыккан татар милли-демократик газетасы. Ул ябылгач, аның дәвамы буларак, шул ук елда «Азат халык» газетасы нәшер ителә башлый.

«Азат»
«Азат халык»
Tөр

милли-демократик газета


Гамәлгә куючы

Габдулла Апанаев

Нәшер итүче

Габдулла Апанаев

Баш мөхәрир

Галиәсгар Камал

Нигезләнгән

1906

Сәяси тараф

милли-демократик

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

30. 05. 1906 («Азат»)
12.09.1906 («Азат халык»

Төп офис

Казан

Тарих үзгәртү

«Азат» үзгәртү

Беренче саны 1906 елның 1 февралендә басыла. Аның нашире һәм матди яктан тәэмин итүчесе, ягъни һимаячесе Габдулла Апанаев, ә мөхәрире Галиәсгар Камал булган. Газетада Гафур Коләхмәтов, Нәҗип Думави, Мәҗит Гафури, Миргазиз Укмаси кебек әдипләр языша. Чыккан чорында газета үзендә урнаштырылган материаллар аркасында берничә тапкыр кисәтү ала һәм ике санын цензура конфискацияли. Ниһаять, 56 нчы саны чыкканнан соң, 1906 елның 30 маенда ул чыгудан туктый

«Азат халык» үзгәртү

«Азат»ның дәвамы буларак, шул ук елның 4 июненнән «Азат халык» газетасы чыгарыла. Аның да мөхәрире Г.Камал була. Бу басмада элеккесенә караганда сул материаллар күбрәк урнаштырыла һәм бу, әлбәттә, цензура каршылыгына очрый. 15 саны чыкканнан соң, 12 сентябрьдә ул ябыла, ә Галиәсгар Камал мәхкәмә алдында җавап тотарга мәҗбүр ителә.

Чыганак үзгәртү

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Азат» газетасы, «Азат халык» газетасы // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.