Гафур Коләхмәтов

татар драматургы

Гафур Коләхмәтов — дөньяви карашлары һәм гамәли эшчәнлеге, әдәби иҗаты белән татар тарихында сизелерлек эз калдырган күренекле татар драматургы.

Гафур Коләхмәтов
Туган телдә исем Габделгафур Коләхмәтов
Туган 5 май 1881(1881-05-05)
Пенза шәһәре
Үлгән 1 апрель 1918(1918-04-01) (36 яшь)
Йенә авылы
Яшәгән урын Коләхмәтов урамы, 16[1]
Габдулла Тукай урамы[2]
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре драматург
Ата-ана
  • Юныс Коләхмәтов (әти)
  • Газизә (әни)

 Гафур Коләхмәтов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Габделгафур Коләхмәтов 1881 елның 5 маенда Пенза шәһәрендәге сабын, шәм, хушбуй һәм бизәнү-ясану әйберләре заводы хуҗаларыннан берсе Юныс Коләхмәтов һәм хатыны Газизә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.

Гафурга җиде яшь чагында Юныс Коләхмәтовның завод эшләре бөтенләй таркала, һәм ул, гаиләсе белән Сарытау губернасына күченеп, 1897 елга кадәр алпавыт утарларында управляющий, бакчачы булып тора, соңыннан, Казанга килеп, Үтәмешевләрнең сабын заводына баш мастер булып урнаша.

Гафур энесе Каюм белән башта Пенза губернасының Түбән Ламу өязе Ятмис авылында мәдрәсә белеме ала, аннары Казан шәһәрендәге Учительская школада (Укытучылар мәктәбендә) укый. Мәктәптә укыган елларында (1898—1902) марксистик яшерен түгәрәккә йөреп, революцион әдәбият белән таныша, беренче татар большевигы X. Ямашев, социал-демократ Г. Сәйфетдинов кебек революционерлар белән якыннан аралаша.

1902 елда Укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г. Коләхмәтовны Казанның Пороховой бистәсендәге өч класслы рус-татар училищесына мөдир һәм укытучы итеп билгелиләр. Анда ул 1911 елның җәенә кадәр эшли. 1911 елның сентябрендә Казандагы «Касыймия» (Апанай мәчете) мәдрәсәсе каршында оештырылган рус классларына укытучы һәм мөдир булып күчә һәм бу хезмәтен 1916 елның ноябренә кадәр дәвам иттерә.

Мәктәптә укыту белән бергә, Г. Коләхмәтов халык арасында күп төрле иҗтимагый, мәдәни һәм революцион пропаганда эшләре алып бара. 1905 елгы беренче буржуаз-демократик революциягә кадәр үк ул политик хәзерлекле, марксизм теориясе белән таныш һәм аны эшчеләр арасында актив пропагандалаучы партия агитаторы буларак таныла. 1905 елның тарихи октябрь көннәрендә, кулына корал тотып, Казан урамнарында патша гаскәрләренә һәм карагруһчыларга каршы сугыша һәм шуның өчен төрмәгә ябыла.

Даими полиция күзәтүе астында яшәвенә карамастан, Г. Коләхмәтов реакция чорында да революцион эшчәнлеген киметми, бөтен легаль һәм яшерен мөмкинлекләрдән файдаланып, халык арасында марксизм идеяләрен пропагандалау буенча армый-талмый эшли: революцион прокламацияләр тәрҗемә итә, яшерен түгәрәкләрдә рефератлар, докладлар белән чыгышлар ясый, Пороховой бистәсе эшчеләре арасында большевистик «Урал» газетасын таратуда, татарча спектакльләр куюны оештыруда актив катнаша, публицистик мәкаләләр, русча басма материалларга таянып, тарих, хокук һәм политэкономия фәннәре буенча брошюралар, мәкаләләр яза. 1909 елда аның «Тарих сәхифәләре» исемле өч кисәктән торган китабы басылып чыга. Ул шулай ук арифметика укыту алымнарына өйрәткән «Ысулы тәгълиме хисап» (1911) исемле методик кулланма китабы бастырып чыгара.

Г. Коләхмәтов, язучы-драматург буларак, «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» драмалары белән данлыклы. Коләхмәтовның 1902—1912 еллар арасында иҗат иткән кайбер әдәби әрләре—дүрт пәрдәле «Әбүҗәһел» исемле тарихи һәм биш пәрдәле «Кем гаепле?» дип аталган драмалары, татар һөнәрчеләре тормышыннан алып язылган «Талак» исемле хикәясе, шигъри әсәрләре, вакытында матбугатта басылмау сәбәпле, сакланып калмаган. Ләкин «Ике фикер», «Яшь гомер» драмалары белән дә әдип татар әдәбияты тарихында иң мөхтәрәм урыннарның берсен били. Аның бу ике әсәре, әдәби иҗатта яңа бер юнәлеш ярып, Октябрьдән соңгы татар әдәбиятының социалистик реализм нигезендә формалашуына зур уңай йогынты ясады.

Озак еллар үпкә авыруы көчәюе сәбәпле 1916 елдан ул күбесенчә сеңлесе, табибә Суфия Агиева (Ф. Агиев хатыны) янында, Пенза губернасындагы Краснослободск өязе, Енә авылында тора. Гафур Коләхмәтов 1918 елның 1 апрелендә Краснослободск өяз больницасында вафат була. Кабере Енә авылы зиратында.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү