Урал (газета)

марксистик газета, 1907 ел
(«Урал» газетасы битеннән юнәлтелде)

УралРоссия империясендә беренче татарча марксистик гәзит.

Урал

«Урал»ның 15нче саны
Tөр

фирка басмасы

Формат

А3


Гамәлгә куючы

Хөсәен Ямашев

Нәшер итүче

Тимерша Соловьев

Баш мөхәрир

Хәдичә Ямашева

Нигезләнгән

1907

Тел

татар теле

Төп офис

Ырынбур

«Урал» газетасы 1907 елның 4 гыйнварында Хөсәен Ямашев тырышлыгы белән Ырынбурда аваз бирә. Гәзитне башта Уфада чыгарырга уйлыйлар. 500 сум акчаны РСДРП Үзәк комитетының секретаре И.Саммер тапшыра. Ләкин Уфа полициясе эшкә чик куя. Полициянең күзәтүе астында торуы аркасында, мөхәрир вазифасын рәсми рәвештә Хәдичә Ямашева башкара. Гәзитнең нашире итеп партиясез Тимерша Соловьев күрсәтелә. Гәҗит Ырымбур, Уфа губерналарында, Чиләбе, Мәскәү, Казан, Әстерхан шәһәрләрендә абунәчеләргә җиткерелә.

Редакциядә берничә тапкыр тентү үткәрелә, гәзит саннары һәм кушымта буларак басылган брошюраларга арест салына. Мартта гәзитне тыярга боерык килә. Соңгы саны 1907 елның апрелендә күрә. Барлыгы 31 саны чыкты.

«Урал»да Ленинның «Думага кемне сайларга?» дигән мәкаләсе басыла. Ямашев язган мәкаләләр «Кызыл» һәм «Сул» тәһәллүсләре белән имзалана. Эшчеләр тормышын яктырткан мәкаләләр басыла. Гәзиттә чыккан материалларда җәмгыятьнең сыйныфларга бүленгәнлеген күрсәтүгә игътибар бирелә. Аның битләрендә хезмәт ияләре өстен катлауларның хакимлеген көч куллану юлы белән тартып алырга, барлык җитештерү чараларына, икътисадка һәм сәясәткә хуҗа булырга тиеш дигән караш якланды.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Ю. Узиков. Сто лет газете "Урал" // «Башвестъ» 4.01.2007