Хәдичә Ямашева
Хәдичә Ямашева (Хәдичә Зариф кызы Ямашева (кыз фамилиясе Бадәмшина, икенче ире буенча Таначева), 1881[1], Чистай, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1] — сентябрь 1950[1], Эстәрлетамак, Абан районы, Красноярск крае, РСФСР, СССР[1]) — инкыйлаб хәрәкәтендә катнашучы, табибә. Ире Хөсәен Ямашев белән бергә «Урал» гәҗитен нәшер итә, аның рәсми мөхәррире була. 1912-1937 елларда Казанда, Мәскәүдә һәм Урта Азиядә теш табибәсе. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917-1918).
Хәдичә Ямашева | |
---|---|
Туган | 1881[1] Чистай, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1] |
Үлгән | сентябрь 1950[1] Эстәрлетамак, Абан районы, Красноярск крае, РСФСР, СССР[1] |
Күмү урыны | Эстәрлетамак[2] |
Һөнәре | инкыйлабчы |
Җефет | Хөсәен Ямашев[2] һәм Вәлитхан Таначев[2] |
1939 елда «инкыйлабка каршы оешма әгъзасы» дип 8 ел лагерьгә (Ухтижемлаг) хөкем ителә. 1949 елда кабат кулга алынып, сөргенгә хөкем ителә; сөргендә вафат була. Кабере Эстәрлетамак авылы зиратында.[3]
1957 елның 7 декабрендә аклана.
Шулай ук карагыз
үзгәртү- Мәхмүтфуат Туктаров[4] (җиян)
- Гариф Бадәмшин[4] (абзый)
- Үзбәк Богданович (бертуганның оныгы)
Җиян (баш. ейән, үзб. җиян, сах. сиэн) — урысча: племянник[5].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 Татар энциклопедиясе — 2002.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 https://www.business-gazeta.ru/article/533114
- ↑ http://moyaokruga.ru/krasnoeznamia/Articles.aspx?articleId=82571
- ↑ 4,0 4,1 Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Рифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К.:ТКН, 2001, 72нче биттә. ISBN 5-298-01004-0