Чистай
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Чистай | |
рус. Чистополь | |
Байрак | Илтамга |
![]() | ![]() |
Нигезләнү датасы | XVIII гасыр |
---|---|
Рәсми тел | татар теле һәм Рус теле |
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Чистай районы |
Административ-территориаль берәмлек | Чистай районы, Чистай кантуны һәм Чистай өязе |
Халык саны | 60 172 кеше кеше (1 гыйнвар 2018)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Мәйдан | 19,24 км² |
Почта индексы | 422980 |
Рәсми веб-сайт | chistopol.tatarstan.ru |
Җирле телефон коды | 84342 |
![]() |
Чистай (лат. тат. Çistay, рус. Чистополь) — Татарстан Республикасының үзәк өлешендәге шәһәр, Кама елгасының сул ярында урнашкан. Норлат тимер юлы станциясеннән төньякка 125 км ераклыкта урнашкан (Сембер-Уфа юлы).
Казаннан 144 км. Автомобиль юллары үзәге. Аэропортлы шәһәр. Мәйданы 16,8 км². Халык саны 60 703 (2010).
ТарихҮзгәртү
XVIII гасыр башында Архангельск бистәсенең Чистое Поле авылы барлыкка килә. 1781 елда Казан өязенең шәһәр статусын һәм хәзерге Чистай исемен ала. 1920-30 елларда – кантон, 1930 елдан башлап Чистай районы үзәге була.
Чистай шәһәренең һәм районының мәдәни мирасы уникаль – биредә 144 мәдәни мирас объекты, 250 археология һәйкәле бар, А.М.Бутлеров, В.М.Мол чанов, Б.Л.Пастернак, А.А.Фадеев, К.А.Фе дин, Л.М.Леонов, В.Ф.Боков, М.В.Исаковский, Е.А.Долматовский, К.А.Тренев исемнәре шәһәр тарихына язылган. Чистайны «Мәдәни Афина» дип атаулары юкка түгел. Бөек Ватан сугышы елларында бирегә 200дән артык язучы һәм мәдәният эшлеклесе эвакуацияләнеп, совет язучылары берлеге ачылган. Чистайдагы Әдәби фонд интернатында 500ләп язучы баласы, шул исәптән Т.Гайдар, А.Баталовлар яшәгән.
1952—1953 елларда ТАССРның Чистай өлкәсе үзәге булып торган.
ХалыкҮзгәртү
1840[2] | 1856[3] | 1897[4] | 1913[3] | 1926[3] | 1939[3] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
6 805 | ~9 900 | 20 104 | ~30 800 | ~18 000 | ~32 000 | 51 864 | 60 005 | 64 285 | 65 468 | 63 029 | 60 703 |
Милли состав (2002): татарлар — 32,8%, руслар — 62,6%, чуашлар — 2,3%.[10]
СәнәгатьҮзгәртү
- "Восток" сәгате заводы
- суднолар ремонтлау заводы
- "Автоспецоборудование" заводы
- автомобильләр ремонтлау заводы
- "Вектор" конструктор-технология бюросы
- агач эшкәртү комбинаты
- җиһаз фабрикасы
- тегү фабрикасы
- трикотаж фабрикасы
- аяк киеме фабрикасы
- аракы-шәрәб заводы
- кондитер фабрикасы
- балык заводы
- ит комбинаы
- сөт комбинаты
- ипи заводы
МәгарифҮзгәртү
- Казан техник университетының филиалы "Восток" ВТУЗы
- Чистай педагогия училищеcы (1915-2015)
- медицина училищеcы
- Чистай совхоз-техникумы
- Чистай күппрофильле көллияте
МәдәниятҮзгәртү
- "Чистай өяз шәһәре" музее
- Чистай сәгать заводы тарихы музее
- Б. Л. Пастернакның мемориаль музее
- халык театры
ДинҮзгәртү
ХристианлыкҮзгәртү
ПравославиеҮзгәртү
ИсламҮзгәртү
Мәгълүмат чараларыҮзгәртү
МатбугатҮзгәртү
Шәһәрдә туган күренекле шәхесләрҮзгәртү
- Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова - журналист, укытучы, мәгърифәтче, публицист, мөхәррир, татар феминизм эшлеклесе.
- Мөхәммәтзакир Камалов - күренекле дин белгече, ишан, Нәкышбәндия суфи тәрикатының Чулман-Урал төбәгендәге мөршиде (вәкиле). Гаяз Исхакыйның (1878-1954) мәдрәсә мөгаллиме.
- Сөләйман Гафиятуллин (1905-1983), ТАССР ХКШ рәисе (1940-1943), Казакъ ССР халык комиссары (1945-1946).
- Гомәр Усманов, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе, КПСС ҮК сәркатибе.
- Софья Гобәйдуллина, композитор.
- Рәшит Солтанов (1898-1940 елдан соң), ТАССР Югары мәхкәмәсе рәисе (1925-1927).
- Гомәр Бакиров, ТАССР халык мәгарифе халык комиссары (1937).
- Палладий (Кафаров, 1817-1878), рус рухание, Кытайны өйрәнүче.
- Илдус Әхмәтҗанов, Чистай районы башлыгы (2010-2014), РФ сенаторы (01.10.2014).
- Виктор Маринин (1923-1943), Советлар Берлеге Каһарманы (1943)[11].
- Петр Никоноров (1923-1983), Сәвитләр Берлеге Каһарманы.
- Шәфикъ Әпсәләмов (1906-1942), ТАССР игенчелек халык кәмисәре (1937).
- Наил Вәлиев (1949), әдәбият галиме, академик.
- Резеда Галимова (1966), җырчы (лирик сопрано), РФ атказанган артисты.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/chistopolj/index.html
- ↑ Населенныя места Россійской имперіи въ 500 и болѣе жителей, Санкт-Петербург, 1905
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы
- ↑ Герой Советского Союза Маринин Виктор Иванович