Мөхәммәтзакир Камалов

Мөхәммәтзакир Камалов―Чистави, Мөхәммәтзакир Габделваһап улы Габделваһапов[1] (Камалов[2]) (1815 ел, РИ, Казан губернасы, Малмыж өязе, Сасна1893 елның 28 мае, Казан губернасы, Чистай) — күренекле дин белгече, ишан, Нәкышбәндия[d] суфичылык тәрикатының Чулман―Урал төбәгендәге мөршиде (вәкиле). Күренекле татар язучысы Гаяз Исхакыйның (1878-1954) мәдрәсә мөгаллиме. 1846 елның 17 сентябреннән Чистайда мулла, имам-хатыйб. 2нче гильдия сәүдәгәр булып язылган.

Мөхәммәтзакир
Камалов-Чистави
Туган телдә исем Мөхәммәтзакир Габделваһап улы Габделваһапов
Туган 1815(1815)
РИ, Казан губернасы, Малмыж өязе, Сасна
Үлгән 28 май 1893(1893-05-28)
РИ, Казан губернасы, Чистай
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре имам-хатыйб, шәех
Балалар Өммегөлсем Камалова-Акчурина

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Чистайда Мөхәммәтзакир Камаловның мәчете

1815 елда[2] Казан губернасы Малмыж өязе (хәзерге Татарстанның Балтач районы) Сасна авылында туган. Дини белемне Казан өязе мәдрәсәләрендә һәм Бохарада, Риза Фәхретдин мәгълүматы буенча, шулай ук билгеле татар дин белгечләре Мәчкәрә мәдрәсәсе мөдәррисе Габдулла бине Яхья Чиртушида һәм Таҗетдин Габделрәшит әл-Иштирәкидән алган[2].

1846 елның 17 сентябрендә Чистайның «Нур» мәчетенең имам-хатыйбы итеп билгеләнә. Үзе имам булган мәчет мәхәлләсендә җәдит мәдрәсәсенә нигез сала (әлеге мәдрәсә аның хөрмәтенә «Камалия мәдрәсәсе» дип йөртелә, билгеле шәкертләреннән берсе — Гаяз Исхакый).

XX гасыр башында Зәйнулла Рәсүлев эшчәнлеге нәтиҗәсендә Чулман - Урал төбәгендә татарлар һәм башкортлар арасында киң таралыш алган Нәкышбәндия тәрикатының төбәктәге күренекле вәкиле (мөршиде) була. Мөхәммәтзакир хәзрәт мөселман гыйлеме өлкәсендәге тирән гыйлемле булуы һәм шәригать күзлегеннән караганда, бер хилафсыз яшәү рәвеше алып баруы белән Казан губернасыннан читтә дә таныла, изге (әүлия) дәрәҗәсендә хөрмәтләнә.

Шәхси тормышы

үзгәртү

Кайнатасы Хәсән бай Якупов, сәүдәгәр. Кайнатасы вафатыннан соң Камалов кулында бөтен мал-мөлкәт туплана. 2нче гильдия сәүдәре булып язылып, чит төбәкләрдән арзан бәягә чәй һәм алтын әйберләр кайтару һәм шуларны табыш белән сатуны җайга сала. Әстерханга сал агызудан да керем кертә. Чистай базары янында төзегән йортын арендага биреп тә табыш ала. Мулланың тагын бер мөһим керем чыганагын сәдака тәшкил итә[2].

Хатыны Бибигасимә белән никахтан дүрт баласы дөньяга килгән. Бу никахтан туган бердәнбер улы Мөхәммәтнәҗип 1881 елда хаҗ сәфәрендә вафат булган. 1869 елны, никахлап, 15 яшьлек Бибифатыйма исемле кызны икенче хатынлыкка алган. Бу никахтан 14 бала туган, шуларның дүртесе сабый чакта вафат булган[2].

Чистай байларына матди яктан бәйле булмыйча, гаиләсенә яңа йорт җиткергән, утарын киңәйткән, мәчетне дә үз хисабына кайгырткан, өч бинасы кирпечтән, бер бинасы агачтан салынган мәдрәсә комплексын төзү һәм карап тотуны да үзе башкарган[2].

1882 елда үз хисабына таштан икенче җәмигъ мәчете төзеткән. Мәчеткә мулла итеп мәдрәсә хәлфәсе, 26 яшьлек Мөхәммәтшаһидне сайлаттырган. Аңа йорт төзеп, тол калган кызы Бибигандәлибне кияүгә биргән, сәүдә эшләре буенча аркадашы иткән. Мөәзин итеп шулай ук «Камалия» мәдрәсәсендә укыган 22 яшьлек Мөхәммәтзакир Хәйретдинов билгеләнгән. 1893 елда үзе янына икенче мулла итеп Казан шәһәре имамы Хөсәен Әмирханның улы Мөхәммәтнәҗипне куйдырткан, аңа икенче никахтан туган Камиләтинниса исемле кызын кияүгә биргән. Кайнатасы Хәсән бай үзен ничек кайгырткан, яшь киявенә дә шундый ук кадер-хөрмәт күрсәткән[2].

Хакимият, Мөхәммәтзакир хәзрәтне Россия дәүләте өчен куркыныч шәхес дип атап, чит төбәккә сөрү турында карар әзерләгән. 1893 елның 28 маенда вафат булуы ишанны сөргеннән коткарган[2].

  • 2013 елның августында Чистай зиратындагы каберенә истәлек тактаташы куелган.
  • Чистайның «Әнәс» мәчете башлангычы белән, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарате һәм район башлыгы химаясендә, «Нәкышбәндия-халидия тәрикатының күренекле шәехе Мөхәммәтзакир хәзрәт Камалов исемендәге укулар» (рус. Чтения имени известного шейха тариката Накшбандия-халидия Мухаммадзакира хазрата Камалова) оештырыла.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 120нче бит.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Илдус Заһидуллин. Чистайның мәшһүр ишаны. «Татарстан», 2024 ел, № 6, 62-65нче бит.

Әдәбият

үзгәртү
  • Ислам на Урале: энциклопедический словарь. М.- Н. Новгород: ИД «Медина», 2009. ISBN 978-5-9756-0054-7

Сылтамалар

үзгәртү