Төп менюны ачу

Мәчкәрә мәчете

Мәчкәрә мәчете1791 елда Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Татарстанның Кукмара районы) Мәчкәрә авылында салынган мәчет. 2005 елда төзекләндерү эшләре башланган.

Мәчет
Мәчкәрә мәчете
Мәчкәрә мәчете реконструкциягә кадәр
Мәчкәрә мәчете реконструкциягә кадәр
Ил Русия
Авыл ТР, Кукмара районы, Мәчкәрә
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре өч яруслы манаралы ике катлы таш мәчет
Нигезләүче Габдулла Габдессәлам улы Үтәмишев (?—1832)
Нигезләнгән 1791
Төзелеш еллары 17911793 еллар
Төп даталар:
1791 — төзелеш башланган
1793 — беренче намаз укылган
1930 — манарасы алынган
2005 — реконструкция башланган
Халәте төзекләндерелгән

ТарихҮзгәртү

Мәчетне 1791 елда беренче гильдия Малмыж сәүдәгәре Габдулла Габдессәлам улы Үтәмишев (?—1832) төзеткән[1]. Ике катлы Җәмигъ мәчете авыл үзәгендә, урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Заманында иң яхшы шәһәр мәчетләре дәрәҗәсендә йөргән мәчетнең бинасы классицизм стиле элементлары кушылган «Петербург бароккосы» һәм татар декоратив сәнгате стилендә төзелгән. Манараның кыйбласын галим Габденнасыйр Курсави күрсәткән (Г. Курсавиның бертуган сеңлесе Мәрхәбә — Габдулла Үтәмишевның хатыны). 1793 елда мәчеттә беренче намаз укыла.


  Габдулла (Үтәмишев) илнең олы байларыннан булып, дәүләтенең зурлыгы, юмартлыгы, гыйлем һәм дингә мәхәббәте, галимнәргә дуслыгы белән шөһрәт казанган. Яхшылык һәм изгелекнең истәлеге итеп йөз иллеләп мәчет салдырды. Кукмара заводындагы рус кешеләрен епископ белән куркытып мәчет һәм пулатлар төзү өчен ала торган була[1]
 

Мәчетнең Сатыш, Иж-Бубый белән бер дәрәҗәдә торган мәдрәсәсе дә булган. Шәкертләр Казан, Сембер, Уфа, Нократ губерналарыннан, Урта Азия төбәкләреннән килеп укыганнар. Мәдрәсәдә булачак зур шәхесләр — бөек акыл иясе Каюм Насыйриның әтисе Габденнасыйр, тарихчы-галим Хөсәен Әмирхан (18141893), дин белгече Габденнасыйр Курсави, галим-фәлсәфәче Ш. Мәрҗанинең бабасы Сөбхан әл-Мәрҗани (17471834) гыйлем алган. Мәдрәсәдә мәгърифәтче, «Фазаиле-ш-өһүр» дәреслеге авторы Җамалетдин Бикташи (18321873) укыткан[2]..

Мәчет манара белән 139 ел, манарасыз 79 ел торган. Мәчетенең манарасы 1930 елда киселә. 1971 елга кадәр бинада ындыр табагы урнаша. Аннары буш тора.

Яңа тарихҮзгәртү

2005 елда авылның имамы Мөнир Фәтхетдин улы Йосыпов җитәкчелегендә төзекләндерү эшләре башлана. Гади кешеләрдән 3 миллион 300 мең сум җыела. Наил Шакиров (Кукмара районының элеккеге башлыгы), Равия Кәримуллина, Флера Зыятдинова («Мирас» фондыннан), Рөстәм Миңнеханов (1998-2010 елларда ТР Премьер-министры) ярдәм итә.

ӘдәбиятҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К.: ТКН, 1989 ел, 387нче бит. ISBN 5—298—0009—6
  2. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 221нче бит. ISBN 5-298-01052-0