Сатыш мәдрәсәсеXVIII гасыр азагында Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Сатыш авылында ачылган дини уку йорты. 1800 елдан 1918 елга кадәр эшли. Заманында төбәкнең иң эре кадими мәдрәсәләренең берсе (биредә 300 шәкерт укыган) буларак, XIX гасырның җитмешенче елларында Казан губернасында игътибар үзәгендә торган мәктәп булган. Мәдрәсә бинасы — XIX гасыр азагы — XX гасыр башы шәһәртөзүчелек һәм архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты, районның тарихи һәйкәле булып тора. 20172018 елларда төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, бинада динне өйрәнү тарихы музее ачыла[1].

Сатыш мәдрәсәсе
Эшләү еллары 1800 ел1918 ел
Адрес Русия империясе Русия империясе
Казан губернасы,
Мамадыш өязе, Сатыш
Мәдрәсә бинасы. Хәзерге күренеш
Тышкы рәсемнәр
Мәдрәсә бинасы.
Тышкы рәсемнәр
Динне өйрәнү тарихы музееннан фотолар.

Тарих үзгәртү

Мәдрәсә Сатыш авылының ике мәхәлләсенең беренчесендә ачылган. Бер катлы кирпеч бинасы (хәзерге Кукмара районы) Зур Сәрдек авылыннан итек басу фабрикасы хуҗасы Хаҗи Насыйбуллин акчасына төзелгән. Х. Насыйбуллин Сатышта йон саклау склады тоткан. Биредә ялланып эшләүчеләрнең балаларын укыту өчен мәдрәсә төзеткән. Кадими мәдрәсәдә нигездә дин дәресләре укытылган, дөньяви фәннәрдән бер генә дәрес тә бирелмәгән. Әмма шәкертләр үз белемнәрен арттыру, әдәби әсәрләр уку, гәҗит-журналлар белән танышып бару җаен тапканнар. Сатыш мәдрәсәсенә шәрекъ – мөселман илләреннән шәкертләр укырга килгән[2].

Уку йорты белән имамнар җитәкчелек иткән. Исемнәре мәгълүмнәрдән, Мөбәрәкша Яруллин (1864 елдан имам-хатиб), Мөхәммәт Мөхәммәтвәлиев (икенче мулла, указы 1872 елның 2 мартыннан), аның улы Габдерәхмән Мөхәммәтов (1903 елның 26 августыннан имам-хатиб), Габдулла Яруллин (1915 елда имам)[3].

Бина үзгәртү

 
Рәүф Сабиров, мәдрәсәдә укыган

Бер катлы кирпеч бина. Мәдрәсә бинасы татар торак йорты сыман итеп — үзәктә кәҗәнкәсе һәм аның ике ягында да көйләнгән зур, яхшы яктыртылган уку бүлмәләре белән салынган. Фасадларының эшләнешендә классицизм(рус.) архитектурасы белән бергә татар халык төзү сәнгате алымнары кулланылу күзәтелә.

Мәдрәсә бинасы — XIX гасыр азагы — XX гасыр башы шәһәртөзүчелек һәм архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты, районның тарихи һәйкәле булып тора.

Мәдрәсә шәкертләре үзгәртү

XIX гасыр азагында — XX гасыр башында мәдрәсәдә күренекле шәхесләр белем алган.

  Бу мәдрәсә заманында Арча, Тәкәнеш, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе яклары өчен шәм-лампа ролен үтәгән. Монда шагыйрь Миргазиз Укмаси (1884-1946), язучы һәм әдәбият белгече Мөхәммәт Гали (1893-1952), шулай ук минем газиз әтием – булачак имам-хатыйб Сөнгатулла укыган. Болар әле мин белгәннәре генә. Бу мәдрәсәдә белем алган шәкертләр камил рәвештә гарәп телен белеп чыккан[5]
 

Архив документы үзгәртү

Казан губернасы Мамадыш өязе Сатыш авылы халкының мәдрәсәдә рус телен укытуга каршылыгы турында

Мамадыш өязенең Сатыш авылында 75 ел дәвамында татар мәктәбе эшли. Ул мәктәптә рус теле өйрәтелмәгән. 1873 елның 29 сентябрендә өяз земствосында кабул ителгән карар буенча, Мамадыш өязе, шушы вакыйгага игътибар биреп, татар мәктәпләрендә рус телен кертү өчен 300 сум акча җибәрде һәм аны өязнең өч әһәмиятле — Сатыш, Түбән Ошма, Түбән Яки мәктәпләренә бүлде. Мәдрәсәдә рус грамотасын укытуга Сатыш авылындагы җирле халык тарафыннан каршылык күрсәтелде. Мәдрәсәләрдә рус телен укытуны гамәлгә кертү турында 1870 елның 25 март карарын үтәү буенча һәм мөселманнарның моңа каршы килү очраклары өчен аерым карар булмаганлыктан, авыл халкына мәдрәсәдә рус телен укыту халык исәбенә түгел, ә бәлки земство бүлгән акчага икәнлеген аңлатырга. 1874 елның 20 ноябрь карары нигезендә, халык училищелары белән сак эш итәргә кирәклеге билгеләнде.

Эчке эшләр министры иптәше А. Б. Лобанов-Ростовскийның(рус.) Казан губернасы башлыгына мөрәҗәгатеннән. 1875 елның 10 июне.

Әдәбият үзгәртү

  1. Салихов Р., Хайрутдинов Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало ХХ веков). — Казан: ФЕСТ, 1995.
  2. Т. Нәҗмиев, М. Хуҗин. Яшә, Саба-Йорт! Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 1999, 25нче, 124-126нчы битләр. ISBN 5-89120-073-2
  3. Ф. Габдрахманов, С. Гыйльмиев. Сатыш – гасырлар аша. 1170—2017 еллар. 2017 елның 13 декабрь көнендә архивланган. К.: Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, 2017.

Сылтамалар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Искәрмәләр үзгәртү