Миргазиз Укмаси

татар драматургы, шагыйрь, дин әһеле
(Миргазиз Укмасый битеннән юнәлтелде)

Миргазиз Каюм улы Укмасый (чын фамилиясе Зәбиров) — татар драматургы, шагыйрь, дин әһеле

Миргазиз Укмасый
Туган телдә исем Миргазиз Каюм улы Укмасый
Туган 14 июнь 1884(1884-06-14)
Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылы
Үлгән 7 август 1948(1948-08-07) (64 яшь)
Казан
Әлма-матер Сатыш мәдрәсәсе һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

 Миргазиз Укмасый Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Миргазиз Зәбиров 1884 елның 14 июнендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында мулла гаиләсендә туа. Башта үз авылларында башлангыч мәктәптә, аннан Мамадыш өязендәге Иләбәр, Сатыш авыллары мәдрәсәләрендә укый. Соңыннан, Казанга килеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаша. Каюм Насыйрины күрү бәхетенә ирешә, мәдрәсәдә Фатих Әмирхан, Зариф Бәшириләр белән аралаша. 1908 елга кадәр шунда укып, бер үк вакытта һөнәр мәктәбенә дә йөреп, столярлык эшенә өйрәнә. Аннары төрле урыннарда мөгаллимлек итә, халык арасында эшли, сугышка алына. Сарату губернасындагы Татар Кынадысы авылында укытучылык иткәндә, хөкүмәткә зарарлы фикерләр тарата, дип, укытучылыктан читләштерәләр.

Инкыйлабтан соң кабат балалар укыта башлый, туган авылында мулла булып тора. 1931 елда М.Укмасый, советка каршы эшчәнлектә гаепләнеп, гаепсезгә кулга алына һәм сигез елга сөргенгә хөкем ителә.

М. Укмасыйның яза башлавы 1903 елга туры килә. 1904 елда аның беренче шигырләрь җыентыгы басыла. 1906 елда “Хатирә, яки Дусларыма сүзләрем” китабы, бер елдан "Алданма кызыл алмага” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Поэзиядә ул Тукай шигъри мәктәбе традицияләрен дәвам иттерүче буларак таныла.

Педагогик тәҗрибәсенә таянып, балалар өчен “Алтын таҗ” (1912, 1915) дигән китап бастыра.

Матбугатта әдәбият-тәнкыйть мәкаләләре белән дә чыгышлар ясый.

М. Укмасыйның “Наместник урыны өчен көрәш” исемле пьеса язуы мәгълүм. Әлеге әсәр 1917 елда «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәләштерелә.

Төрмәдән азат ителгәч, әдәбият дөньясында ул кабат 1945 елда яңа шигырьләре белән күренеп ала. 1945 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1948 елның августында Казанда вафат була. Кабере Яңа бистә зиратында. 1959 елда каберенә Мәдәният министрлыгы кабер ташы урнаштыра. Ташландыкка әйләнү куркынычу булганга, 2023 елның 14 июнендә, шагыйрьнең туган көнендә Миргазиз Укмасыйның авылдашы, танылган журналист Флюра Абдуллина тырышлыгында каберенә яңа таш һәм чардуган куелды.