Шәфикъ Әпсәләмов

СССР сәясәт эшлеклесе, БК(б)Фнең Кукмара (1937) һәм Югары Ослан (1939) район комитетларының беренче сәркатибе, ТАССР игенчелек халык комиссары (19

Шәфикъ Әпсәләмев (Шәфикъ Гафиятулла улы Әпсәләмев, 1906, Чистай, Казан губернасы, Россия империясе1942, Козельск, Смоленск өлкәсе, РСФСР, СССР) — СССР сәясәт эшлеклесе, БК(б)Фнең Кукмара (1937) һәм Югары Ослан (1939) район кәмититләренең беренче сәркатибе, ТАССР игенчелек халык комиссары (1937).

Шәфикъ Әпсәләмов
Туган 1906
Чистай, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1942
Козельск, Смоленск өлкәсе, РСФСР, СССР
Күмү урыны Козельск
Яшәгән урын Островски урамы, 9[1]
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

1906 елда Чистайда туган[2]. Икенче мәгълүмат буенча, Пермь губернасының Чусовой бистәсендә туган[3]. Чистай балалар йортында тәрбияләнгән.

1922 елда ВЛКСМ сафларына керә, 1926 елдан — ВКП(б) әгъзасы. 1928-1931 елларда РКК сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәтеннән соң Татар коммунистия университетын тәмамлый, Саба машина-трактор станциясенең Полит бүлеге башлыгы булып эшли.

1937 елның апреленнән ноябренә кадәр ВКП(б) Кукмара райкомының беренче секретаре. 1939 елда - Югары Ослан райкомының беренче секретаре. 1937 елда Татарстан АССРның игенчелек халык комиссары вазыйфасына билгеләнә.

1937 елның 12 декабрендә (Чистай округы буенча) сайлаулар нәтиҗәсендә Татарстан АССРдан 1 нче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Бер үк вакытта Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

1938 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенең зооинженерлар факультетына укырга керә.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Казанның Мәскәү районы Хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла; 12 нче ат-артиллерия дивизиясенең өлкән политругы вазыйфасында эшли. 1941 елның 29 декабрендә авыр яраланып, 1942 елның башында вафат була. Козельскида, шәһәр скверында туганнар каберлегендә җирләнгән[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.gossov.tatarstan.ru/fs/site_documents_struc/Binder16.pdf
  2. 2,0 2,1 Книга памяти о воинах, павших на земле Калужской в годы Великой Отечественной войны. Козельский, Медынский и Мещовский районы. — Калуга, 2006. — Т. 11.
  3. Наши кандидаты в депутаты Верховного Совета СССР: (кандидаты в депутаты Верховного Совета СССР, выдвинутые трудящимися Татарии и зарегистрированные окружными избирательными комиссиями). Казань, 1937. С. 72.

Чыганаклар үзгәртү