Чистай педагогика көллияте
(Чистай педагогика укуханәсе битеннән юнәлтелде)
Чистай педагогика көллияте, рус. Чистопольский педагогический колледж — 1915-2015 елларда Татарстанның Чистай шәһәрендә эшләп килгән урта махсус һөнәри белем бирү оешмасы.
2015 елда Чистай педагогика көллиятен Чистай политехника көллияте белән берләштереп, яңа уку йорты — Чистай күппрофильле көллияте ачыла.
Чистай педагогика көллияте | |
Нигезләнү датасы | 1915 |
---|---|
Дәүләт |
Россия империясе СССР Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Чистай районы һәм Чистай |
Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Гамәлдән чыгу датасы | 2015 |
Адрес | 422980, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Чистай шәһәре, Карл Маркс урамы, 15/1 йорт |
Рәсми веб-сайт | chisped.ru |
Нигә кушылды | Чистай күппрофильле көллияте |
Тарих
үзгәртү- 1915 елда, Беренче Балтыйк буе рус семинариясе Курляндиядән Чистайга эвакуацияләнгәч, нигез салынган.
- Россия империясендәге 171 Укытучылар семинариясенең берсе буларак, башлангыч укуханәләр өчен укытучылар әзерли.
- 1919 елда укытучылар семинарияләре педагогик курсларга яки халык мәгарифе институтларына үзгәртелә[1]
- 1919 елның 2 ноябрендә Чистай халык мәгарифе институты оештырыда (институт шурасы рәисе Ф.Ф. Советкин).
- 1920 елның августында институтка элекке руханыйлар училищесы бинасы тапшырыла. Мәктәпкәчә тәрбия бүлеге һәм мәктәптән тыш тәрбия бүлекләре ачыла.
- 1920 елда мәктәп укытучылары бүлегенең беренче чыгарылышы була.
- 1921 елның ахырында институт гамәли институт итеп үзгәртелә.
- 1922 елның 17 февралендә мөселман педагогик курслары белән берләшеп, исеме Рус-татар педагогика техникумы (1922 елның 6 мартыннан) итеп үзгәртелә[2].
- 1937 елда техникум Чистай педагогика училищесы итеп үзгәртелә. Балалар бакчалары тәрбиячеләре бүлегенең беренче чыгарылышы була.
- 1941 елда Буа педагогика училищесы белән Чистай педагогика училищесы берләштерелә.
- 2010 елда Чистай педагогика училищесы көллият итеп үзгәртелә.
- 2015 елда Чистай педагика көллияте ябыла, укытучылары һәм укучылары Чистай күппрофильле көллиятенә кушыла.
Белгечлекләр
үзгәртү- Мәктәпкәчә тәрбия
- Социаль педагогика
- Чит тел
- Гамәли информатика
- Өстәмә белем педагогы
- Мәгълүмат системалары
Бина
үзгәртүСәүдәгәр Чукашев утары (XIX гасырның I яртысы).
Төбәк (республика) дәрәҗәсендә әһәмияткә ия шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле[3].
Шәхесләр
үзгәртүДиректорлар
үзгәртүУкытучылар
үзгәртүТүбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Тәмамлаучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Чистай педагогика көллиятен тәмамлаучылар.
100 еллык тарихында уку йорты 25 мең белгеч әзерләп чыгарган.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | һөнәр төре | эш урыны | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Ибраһим Үзбәкев | 1902 | Карасу | «Ватаным Татарстан» Татарстан авыл хуҗалыгы |
1989-11-07 |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Постановлением Народного Комиссариата просвещения РСФСР от 9 июля 1919 г.
- ↑ Предписание Татарского отдела профобразования № 536 17.02.1922
- ↑ «Все дома России» порталында
Сылтамалар
үзгәртү- Чистопольский педагогический колледж
- Чистопольский педагогический колледж 2015 елның 12 май көнендә архивланган.