Чистай күппрофильле көллияте
(Чистай политехника көллияте битеннән юнәлтелде)
Чистай күппрофильле көллияте, «Чистай күппрофильле көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[1], рус. Чистопольский многопрофильный колледж — 2015 елдан Чистай шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче бюджеттагы дәүләт белем бирү оешмасы.
Чистай күппрофильле көллияте | |
Нигезләнү датасы | 28 июль 2015 |
---|---|
Нигезләүче | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Чистай районы һәм Чистай |
Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Адрес | 422980, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Чистай шәһәре, Карл Маркс урамы, 78 йорт |
Рәсми веб-сайт | edu.tatar.ru/chistopol/org6230/page2752250.htm |
Тарих
үзгәртү- 2014 елда Чистай педагогика көллияте[2] һәм Чистай политехника көллиятен (2008 елда ПУ-3, 2009 елдан көллият) берләштереп, Чистай күпппрофильле көллияте оештырыла[3].
- 2013 елда Кама Тамагы районында 72 нче санлы һөнәри-техник училищесы (рус. ПУ-72) нигезендә Чистай политехника көллияте филиалы ачыла (хәзер Чистай күппрофильле көллияте филиалы).
- 2015 елдан көллияттә MK NewLife «Күппрофильле көллият: Яңа тормыш» (рус. Многопрофильный колледж: Новая жизнь) студентлар газетасы чыгарыла[4].
Һөнәрләр
үзгәртү- Моторист (машинист)
- Судно электригы
- Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыру)
- Тегүче
- Матрос
- Парикмахер
- Повар, кондитер
- Сатучы, контролер-кассир
- Слесарь (механик җыю эшләре) (коррекция мәктәбен бетергән ир балалар өчен)
- Тегүче (коррекция мәктәбен бетергән кыз балалар өчен)
Белгечлекләр
үзгәртү- Мәктәпкәчә тәрбия
- Өстәмә белем педагогы
- Гамәли информатика (тармаклар буенча)
- Гомуми туклану продукциясе технологиясе
- Парикмахер сәнгате
- Суднолар йөртү
Филиал
үзгәртүКама Тамагы районында филиалы бар[5] (422826, ТР, Кама Тамагы районы, Затун эшчеләр бистәсе, Куйбышев ур., 4А). Уку-укыту биналары Тәмте авылында һәм Затун шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан.
Филиал җитәкчесе — Беляков Евгений Владимирович.
Филиалда белгечлекләр
үзгәртү- Судно мотористы
- Повар-кондитер
- Умарта корты караучы
- Авыл хуҗалыгы тракторист-машинисты
Шәхесләр
үзгәртүДиректорлар
үзгәртү- 28.07.2015-2024 — Еремеева Ольга Александровна
Укытучылар
үзгәртүТүбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Тәмамлаучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Чистай политехника көллиятен тәмамлаучылар.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Көллиятнең Устав буенча рәсми атамасы
- ↑ 1915 елда Беренче Балтыйк буе рус семинариясе Курляндиядән Чистайга эвакуацияләнгәч нигез салынган
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары N 98 02.12.2014
- ↑ Газета сайты
- ↑ «Татарстанның электрон мәгарифе» порталында(үле сылтама)