Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы

Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1940 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 1717 кеше (1997).[1]

Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы
Ил Татарстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Татарстан Президенты
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Бүләкләүләр саны 1717 кеше (1997)
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан белгечлекләре буенча кимендә 10 ел эшләүче югары профессиональ укытучыларга, мөгаллимнәргә, тәрбиячеләргә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең, барлык төрдәге гомуми белем бирү учреждениеләренең, өстәмә (мәктәптән тыш) белем бирү учреждениеләренең, балалар йортларының, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең, югары педагогик белем бирү учреждениеләренең, мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтларының, мәгариф идарәсе органнарының, мәгариф системасы фәнни-тикшеренү институтларының башка хезмәткәрләренә укучылар һәм тәрбияләнүчеләр тарафыннан тирән белем алуны, аларның иҗат куәтен үстерүне һәм камилләштерүне тәэмин итә торган педагогик һәм тәрбияви эшчәнлектәге, инновацион укыту-методик ярдәмлекләр, программалар, автор методикалары булдырудагы, белем бирү процессын фәнни-методик тәэмин итүдә катнашудагы казанышлары өчен бирелә.[2]

Ияләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү