Илдус Сәгъдиев

укытучы, колледж директоры (Арча, Татарстан, Россия)

Илдус Сәгъдиев, Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев (1936 елның 25 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Урал) – педагог, Арча педагогика көллиятенең директоры (1981―2002 елларда), Арчада «Әлифба» музеен оештыручыларның берсе [1], РСФСР Халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы.

Илдус Сәгъдиев
Туган телдә исем Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев
Туган 25 декабрь 1936(1936-12-25) (87 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы , Урал
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, көллият директоры
Җефет Флера Гомәр кызы, көллият укытучысы
Балалар кызы Лилия, уллары Роберт, Тимур
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган укытучысы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
1981-2002 елларда И. Г. Сәгъдиев директоры булып эшләгән Арча педагогика көллияте бинасы.
Арча, Вәгыйзовлар ур,, 14

1936 елның 25 декабрендә Татарстан АССР Биектау районы Урал авылында (1976 елда юкка чыккан авыл[2]) алты балалы гаиләдә туган. Әтисе сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә һәм Смоленск янында (хәзер Калуга өлкәсе) һәлак була[3]. «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча читтән торып укулы Казан педагогия училищесын (1956, бик яшы билгеләргә), Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын (1963, үзгә дипломга) тәмамлаган. 1956-1959 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән.

Хезмәт юлы үзгәртү

1963-1974 елларда – Арча педагогика училищесының математика һәм математика методикасы укытучысы.

1974-1981 елларда – Арча педагогика училищесының укыту эшләре буенча директор урынбасары.

1981-2002 елларда – Арча педагогика училищесы (көллият) директоры. Укучылары арасында җырчы Раяз Фасихов, шагыйрәләр Флера Тарханова, Сания Әхмәтҗанова, әдәбият галиме Рифә Рахман, агентлык җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов, журналист Данил Гыйниятов һәм башкалар бар.

2002-2007 елларда – «Бердәм Россия» партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе, әйдәп баручы белгече.

2007 елдан – ТР Арча муниципаль районының Ветераннар советы рәисе.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

  • Башлангыч сыйныфларда математика дәресләрендә телдән исәпләүләрне оештыру методикасы.
  • Башлангыч сыйныфларда математика буенча класстан тыш эш.

Басылган хезмәтләре үзгәртү

  • Хикмәтле математика: Укытучылар эчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2004.
  • Организация внеклассной работы в начальных классах // Преподавание математики в педагогических училищах. – Москва: Просвещение, 1983. – С.71-85.
  • Телдән исәпләү // Мәгариф. - №10, 11. – 2003.
  • Мәгърифат учагы // Мәгариф. - №5. – 2000.
  • «Совет мәктәбе» («Мәгариф») журналында басылган мәкаләләр (төрле елларда).

«Әлифба» музеен нгезләүче үзгәртү

 
«Әлифба» музеена керү юлы
 
«Әлифба» музее күренеше

1998 елның октябрь аенда Арча педагогика көллиятендә Сәләй Гататович Вәгыйзовның 90 яшьлек юбилее уңаеннан кичә үткәрелә. Татарстанның ул вакыттагы мәгариф һәм фән министры Фарис Харисов үз чыгышында «Әлифба» китабы авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзовның иҗат мирасына багышлап музей оештырырга тәкъдим итә. Арча педагогика көллиятенең ул вакыттагы директоры Илдус Сәгъдиев көллиятнең пенсиядәге тарих укытучысы Хөсәен Фатыйх улын янә эшкә чакырып, әлеге уку йорты тарихы һәм «Әлифба» музейларын оештыру һәм төзү вазифасын тапшыра. Музейның барлыкка килүенә Арча педколледжы укытучылары Вәгыйзов Сәләй Гататович һәм Вәлитова Рәмзия Гиляҗевнаның педогогик һәм фәнни эзләнүләре нигез була[4][5]. 1999 елның 6 октябрендә музей ачыла. Әлеге музейлар Татарстанның кыйммәтле ядкарьләреннән санала, Россиядә беренче һәм бердәнбер булган «Әлифба» музее (хәзер Казан арты музееның филиалы[6]) исә илкүләм танылу ала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • РСФСР Халык мәгарифе отличнигы
  • ТАССРның атказанган укытучысы
  • Арча районының Мактаулы гражданины
  • Татарстан Республикасының Мактау грамотасы
  • Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты
  • «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» билгесе
  • 2021 ― «Мактаулы остаз» билгесе ― озак еллар нәтиҗәле эшләве, мәгариф өлкәсендәге уңышлары, яшь укытучыларга һөнәри яктан үсәргә булышканы өчен һәм 85 яшьлек юбилее уңаеннан[7]

Журналист Фәния Әхмәтҗанова катнашында әзерләнгән «Күңел яктысы» китабы И. Сәгъдиевның тормыш юлына багышланган.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Флера Гомәр кызы, көллият укытучысы, халык мәгарифе отличнигы; кызы Лилия, уллары Роберт, Тимур[8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Дамир Таҗиев. Чишмә башы // «Арча яңалыклары», 28.10.2021
  2. Урал. Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Шамиль Багаутдинов. Наш долг – вернуть воинам доброе имя. 2022 елның 20 сентябрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 20.07.2020
  4. Арча. Татарская энциклопедия TATARICA
  5. Руфия Фазылова. Дөньяда бердәнбер әлифба музее кайда урнашкан. 2022 елның 20 сентябрь көнендә архивланган. «Татарстан», 29.11.2019
  6. «Әлифба» музее филиалы. Казан арты музее рәсми сайты
  7. Ветеран-педагог Илдус Сәгъдиев “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде. «Арча яңалыклары», 24.12.2021
  8. Ф. Файзрахманова. Вы словно теплый островок... 2022 елның 20 сентябрь көнендә архивланган. Арский муниципальный район, 23.12.2011

Әдәбият үзгәртү

  • Ринат Солтанов. «Әлифба» музеен оештыручы. «Мәгариф», 2010 ел, № 5, 86нчы бит.
  • Р. Саттарова. Арча «Әлифба»ның Ватаны булсын // «Арча хәбәрләре», 3 октябрь, 1998 ел.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү