Ирек Миңнеәхмәтов

Ирек Миңнеәхмәтев (Ирек Җәүдәт улы Миңнеәхмәтев, 25 декабрь 1980(1980-12-25), Казан, РСФСР, СССР13 март 2020(2020-03-13) (39 яшь), Казан, Россия) — РФ эшмәкәре, «Татспиртпром» АҖ генераль директоры.

Ирек Миңнеәхмәтов
Туган 25 декабрь 1980(1980-12-25)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 13 март 2020(2020-03-13) (39 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Гаврилов урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Арча педагогика көллияте, Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре эшмәкәр

 Ирек Миңнеәхмәтов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Казанда туган.

Арча педагогика көллиятен, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003), Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. (2008).

2000-2010 елларда - «Чингисхан» ҖЧҖ генераль директоры.

2008-2010 елларда - Липатов бермандатлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасы депутаты[2].

2010 елның августыннан 2012 елның августына кадәр - «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары.

2012 елның 15 августыннан 20 октябренә кадәр - «Татмедиа» ААҖ генераль директоры.

2012 елның 20 октябреннән 2015 елның 14 гыйнварына кадәр - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

2015 елның 15 гыйнварыннан 2020 елның 15 гыйнварына кадәр - «Татспиртпром» АҖ генераль директоры (2016 елның 14 июленә кадәр - "Татспиртпром" ААҖ»)[3][4][5][6].

2016 елның 24 октябреннән 2020 елның 13 мартына кадәр — Татарстан Республикасы Пейнтбол федерациясе рәисе[7].

2020 елның 13 мартында тренажер залында дәресләр вакытында 40 яшендә вафат була. Үлемнең якынча сәбәбе - йөрәктә өзелгән тромб[8]. 15 март - Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында җирләнгән[9].

Сәяси амбицияләр үзгәртү

2008-2010 елларда Ирек Миңнеәхмәтов Липатов бермандатлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасы депутаты булып тора[2]. Шуннан соң бары тик коммерция эшчәнлеге белән генә шөгыльләнә, сәяси активлык күрсәтми, һәм сәяси темаларга нинди дә булса әһәмиятле белдерүләр ясамый.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://jytely.info/kazan
  2. 2,0 2,1 Владимир Казанцев, Ринат Билалов, Малик Арсланов, Адель Гайнудинова, Анна Кузнецова (15 августа 2012). Медиахолдингу Татарстана прислали Чингисхана. Бизнес Online.
  3. Кто есть кто в Республике Татарстан: Миннахметов Ирек Джаудатович. tatcenter.ru.
  4. УСТАВ И ВНУТРЕННИЕ ДОКУМЕНТЫ АО "Татспиртпром". e-disclosure.ru (14 июля 2016).
  5. Миннахметов Ирек. Деловой квартал.
  6. Новым гендиректором «Татспиртпрома» стал Руслан Максудов. Бизнес Online (2020-01-15). 2020-01-15 тикшерелгән.
  7. Гендиректор «Татспиртпрома» стал главой Федерации спортивного пейнтбола в Татарстане. Реальное время (24 октября 2016). әлеге чыганактан 2016-10-26 архивланды.
  8. Артем Кузнецов, Анастасия Гусева (2020-03-14). «Ходил и радовался жизни, ни намека на болезнь…»: не стало Ирека Миннахметова. Бизнес Online. 2020-03-14 тикшерелгән.
  9. Иван Скрябин (2020-03-15). Рустам Минниханов: «Он был одним из самых ярких руководителей в республике». Бизнес Online. 2020-03-16 тикшерелгән.