Казан шәһәр Думасы

Казан шәһәр Думасы — Казан шәһәр муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органы, 5 елга сайлана торган 50 депутаттан тора. Думаның төп эш формасы — сессия. Дума сессияләре Казан Ратушасында, 3 айга бер тапкырдан да ким булмаган күләмдә уздырыла[1]. Казан шәһәр Думасы законнар кабул итә һәм Мэрны сайлый, барыннан да ешрак ул җиңүче партия лидеры була.

Казан шәһәр Думасы

IV чакырылыш

Герб Казани

Тип
Тип

однопалатный

Җитәкчелек
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы - шәһәр Думасы рәисе

Илсур Рәис улы Метшин, Бердәм Русия
17 ноябрь 2006 ел көненнән

Структура
Әгъзалар

50

фракцияләре
Сайт

https://kzn.ru/

Формалашу үзгәртү

Депутатлар кушма система буенча сайлана: партия исемлекләре буенча 25 депутат һәм бер мандатлы округ буенча 25 депутат.

Сайлаулар үзгәртү

III чакырылыш үзгәртү

2015 елның 13 сентябрендә Казан шәһәр Думасының III нче чакырылышына сайлаулар узды[2]. Казан шәһәре Думасына сайлаулар фальсификация турында хәбәрләр белән үрелеп барды[3].

IV чакырылыш үзгәртү

2020 елның 13 сентябрендә Казан шәһәр Думасына чираттагы сайлаулар узды[4]. Аларда җиңүне Бердәм Россия яулады.

Депутатлар үзгәртү

Бердәм сайлау округы буенча үзгәртү

IV чакырылыш (2020 — 2025)
Исем Туган көне Округ Төп эш урыны
Вәлиев Альфред Рәкыйб Улы 1964 елның 13 апреле 1 "Россия коммунистлары" партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге комитетының беренче секретаре; "ТК"Уңыш"" ҖЧҖ директоры
Галиуллин Марат Ядкаревич 1963 елның 10 мае 2 "7нче номерлы Балалар шәһәр клиник хастаханәсе" ДАССОның баш табибы
Бакулина Лилия Тәлгать Кызы 1972 елның 29 гыйнвары 3 Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты деканы
Сәгыйтова Гүзәл Рәмзил Кызы 1982 елның 13 марты 4 Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры
Дуженков Руслан Виктор Улы 1972 елның 14 марты 5 Казан шәһәре Киров районының 182 нче политехника лицее директоры
Гыйльметдинова Мәликә Рәфкать Кызы 1963 елның 10 мае 6 «Ярдәм» инвалидларны укыту-тернәкләндерү үзәге директоры
Кузнецов Михаил Владимирович 1985 елның 5 ноябре 7
Калимов Олег Викторович 1974 елның 18 ноябре 8 Казан шәһәр Думасы депутаты
Беляков Владимир Геннадьевич 1970 елның 11 апреле 9 Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе «16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе» баш табибы
Закиров Камиль  Ильдарович 1974 елның 3 гыйнвары 10 "Шәһәр төзекләндерү" директоры
Гайнанова Далия Ильгизовна 11
Кутдусов Булат Фатихович 08 март 1977 12 Казан шәһәр Думасы депутаты
Гайнетдинов Айрат Фархетдинович 1981 13
Новоселов Сергей Александрович 1979 елның 15 гыйнвары 14 «ТАТЭЛЕКТРОМОНТАЖ» АҖнең Икенче Казан монтаж идарәсе башлыгы
Глухарёва Елена Владимировна 1971 елның 16 феврале 15 Казан шәһәре Идел буе районының 35-нче номерлы лицей директоры
Мухамедшина Рима Жамиловна 1971 елның 8 марты 16 Казан шәһәренең «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры
Шавалиев Рафаэль Фирнаялович 1974 елның 12 мае 17 Дәүләт сәламәтлек саклау автоном учреждениесе «Республика клиник хастаханәсе» баш табибы
Хайруллин  Адель Айратович 1992 елның 24 июне 18 «Красный Восток» генераль директоры
Ганиев Марат Фирдинатович 1988 елның 31 октябре 19 ПСО «ФОРС» директоры
Закиров Марат Фархатович 1985 елның 31 декабре 20 «Казан Парклары һәм скверлары дирекциясе» директоры
Чекашов Евгений Андреевич 1982 елның 9 июле 21 Казан шәһәр Думасы депутаты
Салимгараев Радик Ваккасович 22 октябрь 1985 22 «"Устрой" идарә компаниясе» генераль директоры
Ахметгараев Булат Ринатович 23
Сеньковский Евгений Владимирович 1981 елның 29 октябре 24 ҖЧҖ «Вежари» башкарма директоры
Юсупов Руслан Рафаилевич 1975 елның 23 декабре 25 Казан шәһәр Думасы депутаты

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү