Илсур Метшин

(Илсур Мәтшин битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Илсур Рәис улы Метшин (1969 елның 24 апреле, Түбән Кама, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2005 елның 17 ноябреннән Казан мэры. Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы (1998—2005). «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Юридик фәннәр кандидаты.

Илсур Рәис улы Метшин
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 24 апрель 1969(1969-04-24) (54 яшь)
Туу урыны Түбəн Кама, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре сәясәтче
Башкарган вазыйфа мэр, БШҖХ рәистәше[d][1], рәис[d][2] һәм БШҖХ Президенты[d][3]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Академик дәрәҗә юридик фәннәр нәмзәте[d]
Активлык урыны Казан
Сәяси фирка әгъзасы Бердәм Русия
Намзәт булган сайлаулар 2019-2022 БШҖХ Президиумы сайлаулары[d]
Бүләкләр
орден Почёта орден «За заслуги перед Отечеством» IV степени "Qazannıñ 1000 yıllığı istälegenä" medal «Ватан алдындагы хезмәтләр» өчен III дәрәҗә ордены орден Александра Невского "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены «Дуслык» ордены "Фидакарь хезмәт өчен" медале «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале Памятная медаль «25 лет вывода войск из Афганистана» почётная грамота Президента Российской Федерации памятная медаль «XXII Олимпийские зимние игры и XI Паралимпийские зимние игры 2014 года в г. Сочи»
Рәсми веб-сайт metshin.com/en/
 Илсур Метшин Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Илсур Метшин 1969 елның 24 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә туа. Түбән Каманың 11 нче номерлы урта мәктәбендә белем ала. 1987—1991 елларда Казан Дәүләт Университетының юридик факультетында хокук белеме белгечлеге буенча укый. Университетны тәмамлагач, 1992 елда шул ук факультетның аспирантурасында укуын дәвам итә. Юридик фәннәр кандидаты. 1988—1989 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.

1993 елдан Казанда хакимият-хуҗалык эшендә. 1995—1997 елларда Казан шәһәре Совет районы администрациясе аппараты җитәкчесе. 1997—1998 елларда — Вахитов районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары, «Казанский посад» территориясе префекты.

1998 елдан Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы, Түбән Кама халык депутатларының берләштерелгән Советы рәисе. 2000 елдан башлап, II чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. 2005 елның 17 ноябреннән 31 декабренә кадәр — Казан шәһәре администрациясе башлыгы, 2006 елның 1 гыйнварыннан — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе. 2006 елның 12 мартында Казан шәһәре Думасы депутаты, 2006 елның 17 мартында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайлана. 2006 елның 28 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе политсоветы әгъзасы һәм аның секретаре итеп сайлана[4].

2006 елдан Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасының (БШһҖХО, ингл. UCLG, рус. ОГМВ) Ауразия бүлеген җитәкли. 2013 елда икенче мөддәткә җитәкче (президент) итеп сайлана[5]. 2018 елның 5 октябрендә БШһҖХО Ауразия бүлегенең (ингл. CEMR) Чабаксарда узган Генераль ассамблеясендә өченче мөддәткә оешманың Ауразия бүлеге җитәкчесе (президенты) итеп сайлана[6].

2010 елның 27 октябрендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайлана[7]. 2015 елның 21 сентябрендә яңадан Казан шәһәре мэры итеп шәһәр Думасы тарафыннан сайлана[8].

2014 елда Илсур Метшин мәктәпләрдә Чарльз Дарвинның эволюция теориясен укытуга каршы чыга[9].

2015 елның сентябреннән 2017 елның 31 маена кадәр — «Рубин» футбол клубы президенты[10].

2019 елдан — БМО каршындагы җирле хакимият органнарының консультатив комитеты президенты.

 
Илсур Метшин гаиләсе белән

2021 елдан ― Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы президенты.

2022 елдан ― Берләшкән Милләтләр Оешмасының Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты [11].

Бүләкләр үзгәртү

  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2019 елның 28 марты) — шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[12];
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2014 елның 23 гыйнвары) — 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыруга зур өлеш кертүе өчен[13];
  • Почёт ордены (2009 елның 7 мае) — ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[14];
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2005);
  • «Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 25 ел» истәлекле медале[15];
  • «Дуслык» ордены (2015) — Казанда 2015 елда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткәне өчен[16];
  • «Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале (2016)[17];
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2018);
  • «ТАССРның 100 еллыгы» медале (2020).
  • 2022 ― Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы [18]
  • 2022 ― Александр Невский ордены [19]

Гаилә һәм шәхси тормыш үзгәртү

Эшче гаиләдә үскән, әтисе — инженер, әнисе шәфкать туташы булып эшләгән. Илсур Метшинның ике абыйсы бар: Айдар МетшинТүбән Кама мэры һәм Айрат Метшин — «Түбән Кама нефтебазасы» ҖЧҖ директоры[20].

Өйләнгән, хатыны — Гөлнара Метшина. Дүрт баласы: өч улы (Тимур, Таһир, Радмир) һәм кызы (Алия) бар[20].

Яшь чактан Илсур Метшин хоккей һәм футбол уены белән мавыга.

Гаиләсе белән Петровский бистәсендә яши[21].

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.uclg.org/sites/default/files/Press%20release%20Mexico%20November%202010.pdf
  2. https://enb.iisd.org/events/world-congress-united-cities-and-local-governments-and-world-summit-local-and-regional-4
  3. https://mobile.twitter.com/uclg_org/status/1461065387064373253
  4. Ильсур Метшин избран секретарем Казанского отделения «Единой России». әлеге чыганактан 2007-07-06 архивланды. 2007-09-16 тикшерелгән.
  5. Халыкара башкалалар һәм эре шәһәрләр ассамблеясе рәсми сайты, archived from the original on 2016-04-19, retrieved 2015-06-15 
  6. Ильсура Метшина переизбрали президентом Евразийского отделения ОГМВ.(үле сылтама) kzn.ru, 05.10.2018
  7. Казан мэры итеп Илсур Метшин сайланды, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2010-10-27 
  8. Видео: Сергей Елагин. Ильсур Метшин переизбран мэром Казани. БИЗНЕС Online. 2016-10-07 тикшерелгән.
  9. Метшин эволюцияне кире кага
  10. Наблюдательный совет утвердил новым президентом клуба Радика Шаймиева. www.rubin-kazan.ru. 2017-06-01 тикшерелгән.
  11. Фәрит Мөхәммәтшин Илсур Метшинны БМОда комитет президенты итеп сайлануы белән котлады. Татар-информ, 14.10.2022
  12. Указ Президента Российской Федерации от 28 марта 2019 года № 132 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  13. Указ Президента Российской Федерации от 23 января 2014 года № 32 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». әлеге чыганактан 2015-04-13 архивланды. 2014-01-27 тикшерелгән.
  14. Указ Президента Российской Федерации от 7 мая 2009 года № 513 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  15. Ильсур Метшин награжден памятной медалью «25 лет вывода войск из Афганистана» (13 марта 2014). әлеге чыганактан 2014-03-13 архивланды. 2014-03-13 тикшерелгән.
  16. Пресс-служба Президента РТ, Елена Бритвина. Рустам Минниханов вручил орден «Дуслык». әлеге чыганактан 2016-10-09 архивланды. 2016-10-08 тикшерелгән.
  17. Рустам Минниханов вручил Ильсуру Метшину федеральную награду. www.kzn.ru (26 февраля 2016). 2016-10-08 тикшерелгән.
  18. Гөлнар Гарифуллина. Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 10.06.2022
  19. Путин Песошинны һәм Метшинны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 8.08.2022
  20. 20,0 20,1 Биография - Персональная страница Ильсура Метшина. metshin.ru. 2016-10-07 тикшерелгән.
  21. Где живёт мэр Казани. әлеге чыганактан 2012-05-13 архивланды. 2012-05-26 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү