Сания Әхмәтҗанова

татар шагыйре, популяр җыр текстлары aвторы

Сания Әхмәтҗанова, Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова (1962 елның 20 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Курса-Почмак) — татар шагыйре, популяр җыр текстлары aвторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2009 елдан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2012); Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале (2009), Һади Такташ исемендәге (2016), Саҗидә Сөләйманова исемендәге (2020) әдәби премияләр, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2017), "Фидакарь хезмәт өчен" ("За доблестный труд") медале (2022) иясе.

Сания Әхмәтҗанова
Тугач бирелгән исеме: Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова (кыз фамилиясе Шәрәфиева)
Псевдонимнар: Гәрәбә
Туу датасы: 20 апрель 1962(1962-04-20) (62 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Курса-Почмак
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: мәгариф ветераны, шагыйрь
Юнәлеш: шигърият
Иҗат итү теле: татар теле
Премияләр: Һади Такташ исемендәге әдәби премия (2016),
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия (2020)
Бүләкләр:
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2022Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - 2012
«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2017);
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2017)

Тормыш юлы

үзгәртү

Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туган.

Сания сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлый, Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә югары белем ала. Сания Юныс кызы хезмәт юлын Казанда башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. Балалар бакчасында тәрбияче, соңрак татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Мәктәп эшеннән журналистика-язу хезмәтенә күчә: укытучылар журналы булган “Мәгариф”тә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.

Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары – мәктәптә укыганда “Яшь ленинчы” (хәзер “Сабантуй”) газетасында басыла. Педучилищеда белем алган елларында язучы Радик Фәизов җитәкләгән “Тукай якташы” әдәби түгәрәгенә йөреп, иҗади чыныгу ала, шигырьләре һәм булачак укытучылар тормышыннан кызыклы язмалары белән район һәм республика газеталарында даими катнаша башлый.

Сания Әхмәтҗанова 1990 елларда популяр җыр текстлары aвторы буларак халыкка таныла. Ул чорда аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Закиров, Айдар Галимов,[1], Алсу Хисамиева, Эльвира Хәйруллина, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар башкара.

Иҗади эшчәнлеге. Танылу

үзгәртү
 
«Белем җәүһәрләре» XIII Бөтендөнья интернет-проектлар конкурсына йомгак ясау тантанасында
  • 2009 ― Казан шәһәренең әдәби һәм мәдәни үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәте өчен, "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнә.
  • 2009 ― Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.
  • 2012 ― Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗановага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.
  • 2016 ― "Гәрәбә" китабы һәм "Арча йолдызлыгы" триптихы ("Арча капкасы", "Арча поезды", "Арча сулары" лиро-эпик цикллары) өчен, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗановага ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе бирелә.
  • 2017 ― Мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
  • 2017 ― Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте"нә ия була.
  • 2020 ― «Язмышлар такыясы» шигырьләр, поэмалар, лиро-эпик цикллар җыентыгы өчен шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була[2].
  • 2020 ― "Язмышлар такыясы" җыентыгы "2019 ел китабы" бәйгесендә җиңүче (III премия иясе) була.
  • 2022«Фидакарь хезмәт өчен» медалетатар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен[3].

Төп басма китаплары

үзгәртү
  1. Оч иреккә, җырым: шигырьләр / Сания Әхмәтҗанова. – Казан: “Идел-Пресс” нәшр., 2002. – 96 б.
  2. Пар алма: шигырьләр / Сания Әхмәтҗанова; кереш сүз авт. Г.Морат. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 159 б.
  3. Гәрәбә: шигырьләр, поэма, тарихи цикллар / Сания Әхмәтҗанова; кереш сүз авт. М.Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 351 б.
  4. Русча-татарча аңлатмалы сүзлекчә: Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартларында киң кулланыла торган терминнар / төз. һәм русчадан тәрҗ. С.Ю.Әхмәтҗанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 39 б.
  5. Язмышлар такыясы: шигырьләр, поэма, тарихи цикллар / Сания Әхмәтҗанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 271 б.
  6. Балачак баланнары: шигырьләр / Сания Әхмәтҗанова. – Казан: “Сүз” нәшр., 2021. – 144 б.
  7. Күчеш дәвере: шигырьләр, лирик цикл / Сания Әхмәтҗанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2022. – 175 б.

Библиография

үзгәртү
  • Фәйзуллин Р. Җыр канатлары сынмасын! – Китапта: Оч иреккә, җырым: Шигырьләр. – Казан: ГУП ПИК “Идел-Пресс”, 2002. – 5 б.
  • Гарипова Х. Җыр канаты – сөюдән // Шәһри Казан. – 2003. – 14 март. – 14 б. С. Әхмәтҗанованың “Оч иреккә, җырым” китабы чыгу уңаеннан.
  • Мостафин Р. Шигъриятькә кызлар килә // Татарстан яшьләре. – 2004. – 15 гыйнвар. Мәкаләдә С. Әхмәтҗанова иҗаты турында әйтелә.
  • Госман Садә. Офыгында – кояш нуры // Ватаным Татарстан. – 2004. – 23 гыйнвар. С. Әхмәтҗанова шигырьләренә кереш сүз.
  • Мөхәммәдиева Л. Туган якта очрашу // Арча хәбәрләре. – 2004. – февраль. Мәктәптә укучылар белән очрашудан соң язылган мәкалә.
  • Гәрәев М. Син йөрәктә ... // Мәдәни җомга. – 2004. – 19 март. – 8 б. Арчада булып узган хезмәт һәм сәнгать бәйрәме турындагы язмада С. Әхмәтҗанова иҗаты искә алына.
  • Сәлахова Э. Укытучы булып туганмын ... // Ирек мәйданы. – 2004. – № 19. – 5 ноябрь. – 4 – 6 б.б. С. Әхмәтҗанованың иҗаты һәм тормышы турында.
  • Хитлар ничек туа? // Кәеф ничек?– 2006. – № 5. – март. – 10 б. А. Юнысова, М. Әгъләм, С. Әхмәтҗанова сүзләренә язылган җырлар турында.
  • Гаташ Р.// Ватаным Татарстан. – 2007. – 6 апрель. – 6 б. С. Әхмәтҗанова шигырьләренә кереш сүз.
  • Туган нигез җылысына төреп... // Мәдәни җомга.– 2007. – 20 апрель. – 7 б. Шигырьләреннән соң кыскача белешмә.
  • Моратов Г. Пар алмадай идек, багалмадай. – Китапта: Пар алма: Шигырьләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2008. – 5 – 6 б.
  • Вәлиева Д. Мин бәхетле булыр өчен тудым // Ватаным Татарстан — 2009. — № 13. — 24 гыйнвар. — 8 б. «Пар алма» китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе турында мәкалә.
  • Гыйззәтуллин Р. Җырың очсын биектә // Мәдәни җомга. — 2010. — 20 август. —16 б. “Пар алма” китабына рецензия.
  • Галиев М.Гәрәбә – диңгез бүләге. – Китапта: Гәрәбә: шигырьләр, поэма, тарихи цикллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 351 б.
  • Локманова Л. Сания Әхмәтҗанова: “Мин яңадан тудым бу дөньяга” // Безнең гәҗит. – 2012. – № 15 (18 апрель). Шагыйрәнең 50 яшьлек юбилее уңаеннан әңгәмә.
  • Галиев М. Гәрәбә – диңгез бүләге // Мәдәни җомга. – 2012. – 20 апрель. – 14 б. “Гәрәбә” китабы чыгу уңаеннан мәкалә.
  • Язучыларыбыз. Сания Әхмәтҗанова. // Мәйдан.– 2012. – № 5 (май). – 31 – 67 б.б. Иҗат үрнәкләре, шагыйрә турында каләмдәшләре, aвтор архивыннан фотографияләр тупланмасы.
  • Рәшит Әхмәт. Күңелемнән – күңелеңә // Мәдәни җомга. – 2012. – 30 ʜоябрь. – 16 бит. “Гәрәбә” китабы турында аналитик язма.
  • Садыйкова Р. Шигырь дәвасы // Мәдәни җомга. – 2014. – 31 гыйнвар. – 16 бит. “Гәрәбә” китабы турында аналитик язма.
  • Юсупова Н. Шигърият дөньясы: 2014 ел / Н.М.Юсупова // Казан утлары. – 2015. – № 4. – Б. 132–140
  • Юсупова Н. Татар шигъриятенең үсеш-үзгәреш юллары: 2014 ел /  Н.М.Юсупова //  Казан утлары. – 2014. – № 3. – Б. 127–135.
  • Рәшитова Н. Милли бәхет лирикасы // Мәдәни җомга. – 2017. – 3 март. – 11 б. “Гәрәбә” китабы турында галимә-укытучы фикере.
  • Әхмәтҗанова С. Пар алмадай идек, багалмадай... // Сөембикә. – 2017. – № 4 (апрель). – 38 – 39 б.б. “Пар алма” җырының язылу тарихы.
  • Хуҗахмәт Ф. Моңнан яралган иҗат // Сәхнә. – 2017. № 5 (май). – 6 – 8 б.б. Шагыйрәнең татар җыр сәнгатенә керткән өлеше турында танылган журналист фикере.
  • Рахман  Р. Кирәксә, ханбикә, кирәксә, өммәт анасы Гайшә булабыз! // Идел. – 2019. № 11 (ноябрь). – 2 – 6 б.б. Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән яңа заман әдәбияты һәм тәнкыйть турында әңгәмә.
  • Фазлыева Ф. Сания Әхмәтҗанова: “Үзем хәл итә алырлык максатлар гына куеп яшим” // Миллион татар. – 2020. № 2. – 9 – 12 б.б. “Әдәби марафон” проектында катнашучыларны күренекле шәхесләр белән якыннанрак таныштыру максатыннан әңгәмә.
  • Мингатина С. Сания Әхмәтҗанова хикмәте // Интертат. – 2020. – 21 апрель. Сания Әхмәтҗанова иҗатына күзәтү.
  • Мозаффарова Э. Сания Әхмәтҗанова: ”Шигырьдә алдашканым юк” // Ирек мәйданы. – 2021. – 21 гыйнвар. Сания Әхмәтҗанова белән аның хәзерге иҗат торышы турында әңгәмә.
  • Батталова Г. Күңеле нәфис, каләме – корыч. – Мәйдан. – 2022. № 4. – 63 – 66 б.б. Чордаш һәм фикердәш, әмма яшьтәш булмаган ике шагыйрь әңгәмәсе.
  • Ганиева А. Сүз – сүрәңнән балкыр милләт йөзе. – Мәйдан. – 2022. № 4. – 77 – 82 б.б. Сания Әхмәтҗанова шигъриятенә бер караш.
  • Әхмәтҗанова С. Җыр булса, шундый булсын. – Сәхнә. – 2022. № 4. – 19 – 21 б.б. “Моңаймагыз, шомыртларым” җырының язылу тарихы.
  • Галимуллин Ф. Чырагында Арча уты көйри // Мәдәни җомга. – 2022. – № 14 (15 апрель). – 14 б. “Язмышлар такыясы” китабындагы әсәрләргә мөнәсәбәтле, шагыйрә иҗатына галим карашы.
  • Галимуллин Ф. Чырагында Арча уты көйри (ахыры) // Мәдәни җомга. – 2022. – № 15 (22 апрель). – 11 б. “Язмышлар такыясы” китабындагы әсәрләргә мөнәсәбәтле, шагыйрә иҗатына галим карашы.
  • Мостафина Ф. Сания Әхмәтҗанова: “Өлгерәсе иде” // Безнең гәҗит. – 2022. – № 15 (20 апрель). – 8 бит. Шагыйрәнең 60 яшьлек юбилее уңаеннан әңгәмә.
  • Гыймадова Г. Сания Әхмәтҗанова: ”Телебез – хаста Тукай хәлендә” // Ватаным Татарстан. – 2022. – № 63 (6 май). – 18 бит. Татар теле, иҗат әһеленең бүгенге хәл-торышы хакында әңгәмә.  

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү