Рөстәм Закиров
Рөстәм Закиров – популяр эстрада җырчысы, Татарстанның халык артисты (2014 елның 6 маеннан)[1]
Рөстәм Закиров | |
Р. Закиров бүләк чана белән. 2014 | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Рөстәм Раиф улы Закиров |
Туу көне | |
Туу урыны |
Татарстанның Арча районы, Урта Пошалым авылы |
Эшчәнлек еллары |
1988 - х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар |
эстрада |
Бүләкләр |
|
Рөстәм Раиф улы Закиров Арча районының Урта Пошалым авылында 1967 елның 11 маенда дөньяга килгән. Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлый.
1988 елда «Татар җыры» бәйгесендә катнашып, Казан сәхнәсенә беренче мәртәбә аяк басты. 1993 елда ике җыр: «Иске Карурман» һәм«Агыла да болыт агыла» җырларын башкарып, Гран-при яулый. 1993 елда Илсур Хөснетдинов сүзләренә Ганс Сәйфуллин язган «Ташлама син мине, ташлама» җыры белән популярлык казана.
Туган авылында 2004 елдан башлап, кыш уртасында һәр елны “Пошалым чаналары” җыр фестивале уза. Рөстәм Закиров фестивальгә нигез салган, үз хисабына үткәрә башлаган бу чара Арчада гына түгел, бүген Татарстанда да билгеле.
Гаиләсе
үзгәртүӘтисе — Раиф (вафат), әнисе — Разия, бертуган абыйлары — Рафис, Расих.
Гаилә хәле: хатыны — җырчы Люция Мусина, балалары — Айрат, Миләүшә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Айгөл Закирова. Рөстәм Закиров: «Халык артисты исемен соранып алмадым» 2016 елның 26 август көнендә архивланган.. «Безнең гәҗит», 24.09.2014
Чыганаклар
үзгәртү- Рөстәм ЗАКИРОВ: “Гөнаһым юк” // Бердәмлек (Самара). № 23 (1098), 4 июнь 2011 ел(үле сылтама)