Пошалым чаналары
Пошалым чаналары («Пошалым чаналары» җыр фестивале) — 2004 елдан башлап Арча районында узучы республика татар җыр фестивале. 2024 елда республикакүләм дәрәҗәсен яулаган бәйге булып санала. Бәйгедә Татарстанның – Арча, Балтач һәм Әтнә районнары катнаша[1].
Пошалым чаналары | |
Жанрлар | |
---|---|
Үткәрү еллары |
2004 — х.в. |
Ил | |
Шәһәр | |
Тел |
Тарих
үзгәртү- 2004 елда Татарстанның халык артисты җырчы Рөстәм Закиров нигез салган һәм үз хисабына уздырган.[2]
- Пошалым авылы турында язылган «Өч Пошалым-өч игезәк» җырын (Сания Әхмәтҗанова сүзләре, Илфат Дәүләтшин көе) тәкъдим итү кичәсе «Пошалым чаналары» җыр фестиваленә әверелә.
Рөстәм Закиров: «Пошалымнар Арча районында өчәү – Югары, Урта, Түбән Пошалымнар. Шуңа күрә дә минем берсен генә аерып аласым килмәде, калган икесе үпкәләр кебек тоелды. Өчесенә дә багышлап җыр яздырасым, гомер буе аралашып яшәгән бу өч авылны җырга кертәсем килде. Шулай тырыша торгач, Арча төбәгендә туып-үскән шагыйрә Сания Әхмәтҗанова мин теләгән шигырьне иҗат итте, Илфат Дәүләтшин аңа көй язды, һәм 2004 елда ярыйсы гына җыр туды».[3]
- Җыр фестивале беренче елны ук ул халыкта зур кызыксыну уята — җырчылар бәйгесендә 40 ка якын кеше катнаша.
- Илназ Баһавиев (Баһ), Рафил Җәләлиев, Дамир Гасыймов[4], Илнур Мозаффаров (2012 ел лауреаты[5]) кебек җырчылар өчен «Пошалым чаналары» тәүге баскычлардан санала.
Узу тәртибе
үзгәртү- Конкурста яшь чикләве юк, җырлый белә икән, бишектән төшкәне дә, ак сакаллысы да катнаша, үзен күрсәтә ала. 2012 елда 79, 2014 елда 47 кеше бәйгедә катнаша.[6]
- Репертуар мәсьәләсендә таләпләр: катнашучы Арчага багышланган җыр, халык җыры, 70-90 нчы елларда иҗат ителгән ретро-җырлар тәкъдим итәргә тиеш.
- Конкурс 3 көн дәвам итә. Фестивальнең төп өлеше Урта Пошалым авылы мәдәният йортында уза. Беренче көнне иртән һәм көндез һәвәскәрләрне тыңлап, кичке концертка 20 ләп кеше сайлап алына. Кичен шулар арасыннан 12 се сайлана. Икенче көнне алар Арча мәдәният сараенда ярымфиналда чыгыш ясый һәм шунда җиңүчеләр игълан ителә, акчалата бүләкләр тапшырыла. «Пошалым чаналары»ның җиңүчеләре Казанда гала-концертта (2014 елда филармония концертлар залында) катнаша.
Жюри
үзгәртүЖюри әгъзалары ел да алышына. Чыгышларга һәр ел саен танылган, хөрмәтле җырчылар бәя бирә. Элекке елларны Миңгол Галиев, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимова, Фирзәр Мортазин, 2014 елда конкурсантларны ИлСаф, Резидә Шәрәфиева, Алмаз Хәмзин, Люция Мусина, Сания Әхмәтҗанова, Илфат Дәүләтшин бәяли.
Бүләкләү
үзгәртү- 2007 елдан бирле бәйрәм өчен чаналарны Урта Пошалымнан Рәдиф Нигъмәтуллин һәм аның кызлары ясый.
- Урта Пошалымдагы кичке концертка узган конкурсантларга Салават Фәтхетдинов җибәргән истәлекле бүләкләр тапшырыла.
- Соңгы елларда фестивальнең иганәчеләре пәйда була башлаган.
- Акчалата бүләкләр: беренче лауреатка 10 мең, икенче лауреатка 7,5 мең, өченче лауреатка 5 мең, 9 дипломантка 2,5 меңәр сум тапшырылган (2014).[7]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. «Пошалым чаналары» җыр фестивале 2024: «Телевизордан мондый концертларны күрсәтмиләр». Интертат, 19.02.2024
- ↑ Ирек мәйданы, 2014, 21 февраль, archived from the original on 2015-08-15, retrieved 2015-06-12
- ↑ Мәдәни җомга, 2014, 1 февраль(үле сылтама)
- ↑ Интертат.ру сайтында(үле сылтама)
- ↑ Артистлар базасы сайтында
- ↑ «Арский вестник», 2014, 14 февраль(үле сылтама)
- ↑ Арча муниципаль районы порталында(үле сылтама)
Сылтамалар
үзгәртү- Э. Сираҗи. Пошалым чанасыннан төшкән егет(үле сылтама)
- Э. Җәлилова. Рөстәм Закиров: «Тәм табып эшлим» 2015 елның 15 август көнендә архивланган.
- Р. Зиннәтова. «Пошалым чаналары–2014» яңа талантлар ача(үле сылтама)(рус.)