Төп менюны ачу

Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина (1956 елның 20 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — җырчы, Татарстанның халык артисты (1997).

Зөһрә Шәрифуллина
З.Н.Шәрифуллина.jpg
Туган телдә исем Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина
Туган 20 декабрь 1956(1956-12-20) (62 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре җырчы
Балалар ике улы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Татарстанның халык артисты - 1997«Фидакарь хезмәте өчен» медале - 2016

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1956 елның 20 декабрендә Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында күп балалы гаиләдә туган. Сарман урта мәктәбен, «Баян» һәм «җыр» белгечлекләре буенча Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка укуханәсен тәмамлаган.

Тормыш юлыҮзгәртү

Сарман урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, беренче мәртәбә Түбән Камага барып, музыка укуханәсенә укырга керә, ләкин укуын тәмамламый кала. Туган авылына кайтып, «Татарстан» күмәк хуҗалыгында эшли, кич белән укып, Сарман урта мәктәбен тәмамлый. Икенче тапкыр Түбән Кама музыка укуханәсенә укырга керә һәм аны тәмамлап чыга.

Уку йортын тәмамлагач, бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, аннары Татар дәүләт филармониясендә эшли. Татар халык җырларын һәм татар эстрада (Шамил Шәрипов, Зифа Нагаева һ. б.) әсәрләрен башкарып, киң таныла.

ҖырларыҮзгәртү

  • «Сарман»
  • «Талы, талы»
  • «Күк күгәрчен»
  • «Их, дускаем, кил әле»
  • «Су буеннан әнкәй кайтып килә»
  • «Нигә яна йөрәгем»
  • «Су буенда учак яна»
  • «Мәхәббәт чишмәләре»
  • «Балакаем»
  • «Бер вакыт кына»
  • «Мин бәхетсез түгел»
  • «Аккош канат кагына» һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин). 1 нче китап. Яр Чаллы: «Идел йорт», 2000.
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 346нчы бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. «Сөембикә», 2017 ел, 1нче сан, 15нче бит