Түбән Кама музыка көллияте

Түбән Кама музыка көллияте, Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте, рус. Нижнекамский музыкальный колледж имени Салиха Сайдашева1969 елдан ТАССР (1991 елдан Татарстан) Түбән Кама шәһәрендә музыка сәнгате өлкәсендә урта һөнәри белем бирүче уку йорты (көллият), ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт мөхтәриятле һөнәри белем бирү оешмасы. Музыка көллияте Түбән Кама шәһәренең һәм районның музыка үзәге булып тора.
Көллият директоры (2012 елдан) — Альфред Нәзһәт улы Гыйләҗев.

Түбән Кама музыка көллиятее
Элеккеге исемнәр Түбән Кама музыка училищесы (1969-2008)
Нигезләү елы 1969
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Түбән Кама
Адрес 423570, Татарстан, Түбән Кама шәһәре, Н.В. Лемаев мәйданы, 12.
Сайт https://edu.tatar.ru/nkamsk/org6221/page1365775.htm
Логотип
Көллият бинасы

Тарих үзгәртү

Директорлар үзгәртү

Белгечлекләр үзгәртү

Көллият балалар музыка мәктәпләре укытучылары, хор, ансамбль җитәкчеләре, оркестр артистлары хәзерли. Көллияттә 3 ел 10 ай торып укыйсы.

  • Фортепиано.
  • Оркестр өчен кыллы уен кораллары: эскрипкә, альт, виолончель, контрабас.
  • Оркестр өчен тынлы һәм бәрмә уен кораллары: труба, тромбон, валторна, туба, флейта, гобой, кларнет, саксофон, фагот, курай.
  • Халык уен кораллары оркестры өчен уен кораллары: баян, аккордеон, домра, балалайка, гитара.
  • Вокал сәнгате: академик һәм халык.
  • Хор белән дирижерлык итү.
  • Музыка теориясе.
  • Эстрада музыка сәнгате (эстрадада җырлау)[4].

Көллиятне тәмамлаучылар үзгәртү

45 ел эчендә 1,5 мең белгеч әзерләнгән[5].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Түбән Кама шәһәр шурасы башкарма комитеты карары № 167 27.06.1968
  2. ТР мәдәният министрлыгы фәрманы № 53 20.02.2006
  3. Көллият Уставы буенча(үле сылтама)
  4. Алабуганың 2нче музыка мәктәбе сайтында(үле сылтама)
  5. Түбән Кама телерадиокомпаниясе(үле сылтама)