«Сарман»татар халык җыры. XX гасырның 1930-еллар ахырында татар радиосыннан Усман Әлмиев башкаруында яңгырый башлый, зур популярлык казана һәм татар халык җыры булып таныла.

«Сарман»
Җыр
Язылган 1938 ел
Көй авторы Заһид Хәбибуллин
Сүзләр авторы Усман Әлмиев

Тарих үзгәртү

Беренче башкаручы — Усман Гафият улы Әлмиев (19152011).

Җыр беренче мәртәбә 1938 елда Мәскәүдә Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясенең йомгаклау концертында яңгырый. Концертта татар халык җырын да җырларга мөмкин була. Заһид Вәлиулла улы Хәбибуллин (19101983) үз роялендә Усман Әлмиевка «Сарман» көен эшкәртеп бирә.


  Безнең якта (Казан губернасы Чуел өязе Кавал волосте Акъгет авылы) ул җырны мин үсмер чакта «Әрә» көе дип җырлыйлар иде. Әрә елгасы кечкенә — арык кебек кенә елгачык. ...Җырга исем эзләгәндә, без «Сарман» исеменә тукталдык, мин сүзләрен яздым.
 


  Сугышның соңгы еллары иде. Миңа концерт бригадасы белән... Сарманга концертлар белән барырга туры килде. Сарманга Әлмәттән (ул вакытта авыл гына) җигүле атлар белән көне буе барырга туры килде. Иртән торып урамга чыксам, хәйран калдым: Сарманда бер агач, бер тирәк юк. Ә бит җырның сүзләрен «Сарман буйларында яшел алан, печәннәре җитәр бер заман» дип язган идем. Шунда нигә үз ягым турында язмаганмын икән, дип уйладым.
 

Татар халык көйләрен китап итеп чыгарганда (китапны төзүче ТАССР композиторлар берлеге сәркатибе Шишкин), ялгышлык белән җырның авторы итеп Әхмәт Ерикәй күрсәтелгән.

Башкаручылар үзгәртү

 
Җырның сүзләре авторы Усман Әлмиев
 
Җырның көен эшкәртүче Заһид Хәбибуллин

Җыр Усман Әлмиев, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев, Габдулла Рәхимкулов, Мингол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Радик Гәрәев, Идрис Газиев, Гомәр Әбделмәнов, Филүс Каһиров һ. б. бик күп күренекле җырчылар репертуарында урын алган.

Җырның сүзләре үзгәртү

Сандугачлар гына кайда сайрый,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.

Сарман буйларыннан китә алмыйм,
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын.
Күзләреңне тутырып карарсыңмы?
Зәңгәр таудан яулык болгармын.

Сарман буйлары ла бик киң алан,
Печәннәре җитәр берзаман.
Кавышулары ла бик аз вакыт,
Әмма аерылышу бик яман.[1]

Әдәбият үзгәртү

  1. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Казан: ТКН, 1987.
  2. Усман Альмеев. Еллар һәм җырлар. Казан: ТКН, 2007, 60нчы бит. ISBN 5-298-04044-6
  3. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 4-5нче битләр. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Җырның соңгы ике юлы «Кавышулары, иркәм, бик күңелле, Әмма аерылышуы бик яман» дип җырлана