Усман Гафият улы Әлмиев – мәшһүр татар җырчысы (тенор). Татар операсына нигез салучыларның берсе. ТАССРның атказанган (1945) һәм халык артисты (1957). Музыкант-башкаручыларның Бөтенроссия конкурсы лауреаты (1944).

Усман Әлмиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Усман Гафият улы Әлмиев

Туу көне

24 апрель 1915(1915-04-24)

Туу урыны

РИ, Казан губернасы, Зөя өязе, Акъегет

Үлү көне

15 апрель 2011(2011-04-15) (95 яшь)

Үлү урыны

РФ, ТР, Казан

Эшчәнлек еллары

1938 — 2011

Дәүләт

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы (лирик тенор)

Моң

Тенор[d]

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

халык җырлары, опера

Бүләкләр

ТАССР халык артисты — 1957

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Усман Әлмиев 1915 елның 24 апрелендә Яшел Үзән районының Акъегет авылында туа. Зөя авылы балалар йортында тәрбияләнә. 1932-35 елларда Татар сәнгать техникумында, бер үк вакытта Казан музыка техникумында (Е. Ковелькова классы); 1935-38 дә Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Татар опера студиясендә (вокал буенча С. Друзякина классында, актёрлык осталыгына Ф. Каверинада) укый. 1938-58 дә Татар опера һәм балет театрында, 1958-68 дә Татар филармониясендә солист.

Татар композиторларының операларында төп партияләрне башкара: Җик һәм Урмай, Хәйдәр, Нияз Уралов, Канзафаров («Алтынчәч», «Намус», «Шагыйрь», «Җәлил», Н. Җиһанов), Бәдри («Галиябану», М. Мозаффаров), Самат (шул исем. опера, Х. Вәлиуллин). Популяр музыкаль комедияләрдә төп рольләрне башкара: Әскәр («Аршин мал алан», Г. Гаҗибәков), Кето («Кето һәм Коте», В. Долидзе), Галимҗан («Башмагым», Җ. Фәйзи). Артистның уңышы сәхнәдә үзен иркен тотуы, тавышының тәэсирле булуы, образларны ышандырырлык итеп тудыруы һәм ачып бирүе белән бәйле. Аның башкару стиленә тирәнтен индивидуальләштерү, характерларны төгәл сурәтләү, образларны оригиналь чагылдыру хас. Эстрада концертларында татар халык җырларын тирән хис белән башкарып, тамашачы күңелен яулый. Җырчы репертуары татар композиторлары һәм СССР халыклары җырларыннан тора. Ул — Җ. Фәйзинең «Урман кызы», Ф. Яруллинның «Соңгы көрәшкә», Р. Яхинның «Кил, чибәрем» җырларын беренче башкаручы. «Татарстан» ДТРК фондында аның башкаруында 90 нан артык җыр һәм арияләр язмалары саклана.

1945 елда ТАССРның атказанган, ә 1957 елда ТАССРның халык артисты исеменә лаек була. 30 елдан артык Татарстан театр әһелләре берлегендә эшли, 20 елын аңа җитәкчелек итә.

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны (1945 елдан) — музыкант, татар хатын-кызларыннан беренче махсус һөнәри белем алган флейтачы Разия Фәйзуллина (1913 елда Казанның Дары бистәсендә туган). Р. Фәйзуллинаның беренче ире — Татар дәүләт академия театрының 19361938 еллардагы баш режиссеры Гомәр Исмәгыйлов (19071983).

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Усман Альмеев. Еллар һәм җырлар. Казан: ТКН, 2007 ел, 52нче бит. ISBN 5-298-04044-6

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү