Аршин мал алан

«Аршин мал алан», «Аршин мал алан» музыкалы комедиясе — азәрбайҗан композиторы һәм драматургы Гозәер Хаҗибәковның 1913 елда язылган «Аршин мал алан» (әзери. Arşın mal alan / آرشین مال آلان) комедиясе буенча Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куелган спектакль (оперетта, музыкалы комедия). Казандагы премьерасы 1947 елда Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә була.

Аршин мал алан
әзери. Arşın mal alan / آرشین مال آلان
Юнәлеш:

оперетта

Башлану вакыты һәм урыны:

1916, Әстерхан

Чәчәк ату чоры:

1917-1947

Либреттоның беренче басмасы тышлыгы

ТарихҮзгәртү

 
Азәрбайҗанның почта маркасы
 
Әстерханда 2нче куелыш программасы. 1918

Гозәер Хаҗибәков опереттаны 1913 елда Петербургта укыган вакытта яза. Бакуда спектакль премьерасы 1913 елның 25 октябрендә була.

Татарчага 1916 елда Зәйни Солтанов тәрҗемә итә. Шуннан бирле күпчелек татар театрларының репертуарына керә. Беренче тапкыр татар телендә 1917 елда Әстерханда уйнала. Режиссеры — азәрбайҗан артисты Хөсәен Араблинский, рольләрдә Җәләл һәм Сара Байкиннар уйный.

  1916 елда тәрҗемә ителеп уйналган шушы музыкалы комедия — бездә (татарча) опереткалар тудыру хәрәкәтен башлап җибәрә, шуның өчен беренче үрнәк булып тора. Бу оперетканы татар сәхнәсенә китереп кертүчеләр дә — артист Җәләл Байкин белән артистка Байкиналар булалар[1]
 

1947 елгы куелышҮзгәртү

МәгълүматҮзгәртү

РольләрдәҮзгәртү

ЭчтәлегеҮзгәртү

I пәрдәҮзгәртү

Яшь бай улы Әскәр тирән сагышта. Апасы Җиһан моның сәбәбен беләсе килә. Хезмәтче Вәли, белсә дә, әйтә алмый. Әскәрнең дусты Сөләйман аңа өйләнергә киңәш итә. Әскәр риза, ләкин кызны күрмичә, холкын белмичә, өйләнәсе килми. Җиһан кыз яучыларга да риза. Сөләйман Әскәргә, киемен алыштырып, аршин малчы булырга киңәш бирә.

II пәрдәҮзгәртү

Бөлгән бай Солтанбәк кызы Гөлчәһрә күңелсез, кайгылы җыр җырлый. Кыз туганы Асия да, хезмәтче кыз Тәлли дә күңелсезлекнең сәбәбен аңламыйлар. Солтанбәккә 50 яшь, хатыны үлгәннән соң, үзен боек хис итә. Яңа хатынга өйләнергә акчасы юк. Бер тол хатын булса да ярар иде, дип чыгып китә. Урамнан «Аршин мал алан» дигән тавыш керә. Кызлар тауар карый. Аршин малчы (Әскәр) кызларны күзәтә, күзе Гөлчәһрәгә төшә. Алар арасында мәхәббәт уты кабына.

III пәрдәҮзгәртү

Җиһан, Әскәрнең күңеле Гөлчәһрәдә икәнен белеп, Солтанбәк белән сөйләшеп карарга була. Солтанбәкнең күзе Җиһанга төшә. Гөлчәһрәне Әскәргә сорагач, Солтанбәк Җиһанны куып чыгара: кызын аршин малчыга бирәсе килми. Солтанбәк Гөлчәһрәне аңа бирсә, Әскәр апасы Җиһанны Солтанбәккә бирергә риза. Солтанбәк ризалашмый. Солтанбәк янына күптәнге танышы булган Сөләйман китә, исемен әйтмичә, бай дустына кызын сорый. Солтанбәк аңа ышана, Гөлчәһрәне кияү йортына озату ягын карый. Сөләйманның Асиягә күзе төшә.

IV пәрдәҮзгәртү

Гөлчәһрәне кияү йортына ябып куялар. Ул нишләргә белми, хәтта үзен-үзе үтерергә дә риза. Чадрадан элмәк әзерли, шул вакыт «Аршин мал алан» дип әйтеп, Әскәр килеп керә. Гөлчәһрә Әскәргә: «Әйдә, качыйк», - ди. Әскәр: «Нигә качарга? Үз йортыбыз бит», - ди. Барысы да аңлашыла. Җиһан Солтанбәккә чыгарга риза була. Сөләйман Асиягә өйләнә. Вәли генә күңелсез. Тәллидән: «Син Вәлигә чыгарга ризамы?» - дип сорыйлар. Икесе бергә: «Без бер-беребезне күптән яратышабыз»,- диләр. Шулай итеп, барысы да парлашып бетә. Пәрдә шатлыклы җыр-бию белән ябыла.

 
«Аршин мал алан» фильмы постеры. 1945

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. У. Әлмиев. Еллар һәм җырлар. Казан: ТКН, 2007. ISBN 5-298-04044-6
  2. Татар театры (1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. 65-биттә. ISBN 5-7761-1316-4

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Китапта: Татар театры (1906-1926). Казан: Мәгариф, 2003. 65-биттә. ISBN 5-7761-1316-4