Фатыйма Камалова
Фатыйма Камалова (12 декабрь 1903, Ырынбур, Ырынбур губернасы, Россия империясе — 9 гыйнвар 1974 (70 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — актриса. ТАССРның халык (1954), РСФСРның атказанган (1957) артисты. Сәхнә эшчәнлеген 1919 елда Ырынбур шәһәрендәге «Шәрекъ театры»нда башлап җибәрә. Әстерхан татар (1923-1925), Ташкәнт үзбәк музыка-драма (1925-1927), Ырынбур татар драма (1933-1936) һәм Татар академия (1922-1923, 1927-1928, 1939-1963) театрларында хезмәт итә.
Фатыйма Камалова | |
---|---|
Туган | 12 декабрь 1903 Ырынбур, Ырынбур губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 9 гыйнвар 1974 (70 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Горький урамы, 13[1] |
Җефет | Габдулла Камал |
Балалар | Гәүһәр Камалова |
Рольләре: Җиһан — «Аршин мал алан» (Гозәер Хаҗибәков), Гөлбикә — «Наемщик» (Таҗи Гыйззәт), Мәрфуга — «Зәңгәр шәл» (Кәрим Тинчурин), Гөлҗиһан — «Банкрот» (Галиәсгар Камал), Вазыйфабикә — «Мулланур Вахитов» (Нәкый Исәнбәт) һ. б.[2]
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртү- Галиәкбәр Камалетдинев (биата)
- Галиәсгар Камал (биага)
- Камал II (биага)
- Зәйнәп Камалова (биапа)