Гәүһәр Камалова

Камалова Гәүһәр Габдулла кызы (29.9.1922, Ташкәнт — 6.4.1990, Казан) - татар драма артисты. 1976 елда ТАССРның халык (1976), РСФСРның атказанган артисты (1983).

Гәүһәр Камалова
Туган телдә исем КАМА́ЛОВА Гәүһәр Габдулла кызы
Туган 29 сентябрь 1922(1922-09-29)
Ташкәнт, Сырдәрья өлкәсе, Төркестан АССР, РСФСР байрагы
Үлгән 6 апрель 1990(1990-04-06) (67 яшь)
Казан, ТССР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ
Әлма-матер Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d]
Һөнәре драма актрисасы
Җефет Дилүс Ильясов
Бүләк һәм премияләре ТАССРның халык (1976), РСФСРның атказ. (1983) артисты.

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1922 елның 29 сентябрендә Төркестан АССР Сырдәрья өлкәсе Ташкәнт шәһәрендә (хәзерге Үзбәкстан башкаласында) татар театр артистлары туа. Әтисе - актер һәм режиссер Габдулла Камал (1893-1933), әнисе Фатыйма Камалова (1903-74) — РСФСРның атказанган артисткасы.

1949 елда Мәскәүдә Дәүләт театр сәнгате институты каршындагы Татар театр студиясен тәмамлый. 1949–50 елларда Казан яшь тамашачы театрының татар төркеме артисты булып эшләсә, 1950 елдан Татар академия театрында уйный.

1990 елның 6 апрелендә Татарстанның Казан шәһәрендә вафат була.

Уйнаган рольләре

үзгәртү

Беренче рольләре - Васса Железнова, (М.Горькийның пьесасы); Кунакай — «Козы көрпеш һәм Баянсылу» (Г.Мөсрәпов).

  • Соколова, Софья, Полина («Соңгылар», «Дошманнар», М.Горький),
  • Галиябану (М.Фәйзинең шул исем. пьесасы),
  • Гайнавал, Ханзафа («Ташкыннар», Т.Гыйззәт),
  • Мәргидә («Хөррият», М.Әмир),
  • Камилә («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит),
  • Зөләйха («Әни килде», Ш.Хөсәенов), * Гашия («Ир-егетләр», Т.Миңнуллин), * Тулганай («Анам кыры» телевизион спектакле, Ч.Айтматов повесте буенча)
  • Хәят («Мәхәббәтең чын булса», Х.Вахит),
  • Диаконисса («Сукыр», Э.Альт).
  • Шәмсия, Бибигайшә («Күк капусы ачылса», «Ике килен-килендәш», Х.Вахит),
  • Фәүзия («Әнә килә автомобиль», Ф.Яруллин),
  • Гөлбану («Назлы кияү», К.Тинчурин),
  • Әйшә, Гөлбану («Зифа», «Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт),
  • Камилә («Кыз урлау», М.Кәрим).

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү