Габдулла Камал, сәхнә псевдонимы Камал I, тулы исеме Габдулла Галиәкбәр улы Камалетдинов, рус. Габдулла Галиакберович Камалетдинов (Камал I)татар режиссеры, актер, татар драматургиясе һәм театрына нигез салучыларның берсе. Татар драматургы Галиәсгар Камалның бертуган энесе, татар сәхнәсе артистлары — Камал II, Зәйнәп Камалованың бертуган абыйсы, Гәүһәр Камалованың әтисе.

Камал I
Габдулла Камал
Туган телдә исем Габдулла Галиәкбәр улы Камалетдинов
Туган 1 ноябрь 1893(1893-11-01)
Казан губернасы, Казан шәһәре
Үлгән 1933(1933)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре театр эшлеклесе
Җефет I Фатыйма Камалова (1903-1974)
II Фатыйма
Балалар кызы Гәүһәр (1922-1990)
Ата-ана
Кардәшләр Зәйнәп Камалова

 Камал I
Габдулла Камал
Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Габдулла Камал 1893 елның 20 октябренда (1 ноябрьдә) Казанда туа. Кече яшьтән үк байларда хезмәт итә. 17 яшендә инде Габдулла приказчик була. 1910 елда Казанда «Шәрык клубы» ачыла. Шунда режиссер булып эшләүче Галиәсгар Камал энесе Габдулланы да театрда уйнарга җәлеп итә. Шулай итеп, читек-кәвеш кибете приказчигы 17 яшендә сәхнәгә чыга һәм бер-ике елдан профессиональ артист булып китә.

1912 елдан «Сәйяр» труппасында Габдулла Кариев кул астында 8 ел эшләп чыныгу алган Габдулла Камал үзенең иҗатын төрле шәһәрләрдә дәвам иттерә. 1918 елда Газиз Айдарский белән Буа театрында (хәзерге Буа дәүләт драма театры) бер сезон эшли. Ташкәнт шәһәрендә үзе татар театры оештыра, үзбәк халкының театр сәнгатенә юл яра, таҗик, төрекмән театрларына да булыша. Новосибирск, Әстерхан, Ырынбур, Царицын шәһәрләре театрларында да хезмәт куя. Татарстан АССР хөкүмәте чакыруы буенча Камал I, 1931 елда Казанга кайтып, радиодрама коллективының баш режиссеры була һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шунда эшли.

1933 елда вафат.

Уйнаган рольләре үзгәртү

  • Идрис — «Ачлык кушты» (Я. Вәли)
  • Дикой — «Яшенле яңгыр» (А. Островский)
  • Осип — «Ревизор» (Н. Гоголь)
  • Константин — «Ванюшин балалары» (С. Найденов)
  • Хөсәен — «Надир шаһ» (Н. Нариманов)
  • Ильяс — «Беренче чәчәкләр» (К. Тинчурин)
  • Әлмансур — «Әлмансур» (Һ. Һейне)
  • Исмәгыйль — «Галиябану» (М. Фәйзи)
  • Президент — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф. Шиллер) һ.б.

Куйган спектакльләре үзгәртү

  • «Җинаятьче гаиләсе» (П. Джакометти)
  • «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф. Шиллер)
  • «Комарбазның хәяте» (В. Дюканж)
  • «Фәрхад вә Ширин» (Хөршид)
  • «Өйләнү» (Н. Гоголь)
  • «Канлы урман» (А. Каушутов) һ.б.

Гаиләсе үзгәртү

I хатыны Фатыйма Камалова (1903-1974), РСФСР атказанган (1957), ТАССР халык артисты.

II хатыны Фатыйма

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү